"Хакимиятне акчага сатып алучылар аннан файда алырга гына күнегеп бетәләр" (Аристотель)
Вложение | Размер |
---|---|
rishvt_sochinenie.docx | 22.66 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова” Ютазинского муниципального района Республики Татарстан
Сочинение-эссе Нуруллиной Лилии Раисовны, 9 класс
“Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из неё прибыль” (Аристотель)
Учитель: Котдусова Гузалия Расимовна
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Вилданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Нуруллина Лилия Рәис кызының сочинение-эссесе, 9 нчы сыйныф
“Хакимиятне акчага сатып алучылар аннан файда алырга гына күнегеп бетәләр” (Аристотель)
Укытучы: Котдусова Гүзәлия Рәсим кызы
Көч куеп тапкан мөлкәт кенә бәрәкәтле була, ди миңа әти-әнием. Бу сүзләр белән ул бездә, балаларында, әхлаклылык тәрбияли, киләчәктә тыныч күңел белән яшәргә әзерли. Әхлаклы булу хәзерге чор өчен аеруча кирәкле һәм мөһим сыйфат, чөнки тормыштагы иң матур сыйфатлар көннән-көн югала бара.
Кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтә үз-үзеңне тиешле дәрәҗәдә тоту, кеше хәленә керү, якыннарыңа ярдәм итү кебек буыннан- буынга килгән матур гореф-гадәтләр нигә арткы рәткә күчә бара соң? Ни өчен кешелек кыйммәтен билгеләүче сыйфатлар югала? Шул сорауларга җавап эзлим. Мөгаен, моның бер һәм төп сәбәбе - байлыкка, акчага табынудадыр. Хәзер бит барысы да- белем дә, хезмәтнең кайбер төрләре дә, эш урыннары да сатыла. Бу сатып-алу икенче төрле ришвәтчелек дип йөртелә. Бүгенгесе көнне ришвәтнең нәрсә икәнен белмәүче юктыр ул. Бу сүзнең мәгънәсенә тирәнрәк төшенү максатыннан, Зур энциклопедиягә мөрәҗәгать итәм. Анда түбәндәгечә аңлатма бирелә: “Ришвәтчелек - сатып-алу, хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану. Латин сүзе. Ул - куркыныч социаль күренеш”. Ничек кенә булмасын, ришвәтчелек- ул авыру, ә аны дәвалау бик авыр.
Каян барлыкка килгән соң ул ришвәтчелек? Ничек үзеңне бу упкыннан саклап калырга? Мин бу сорауларга җавап табарга тырышам һәм тарихка күз салам. Ә аның тарихи тамырлары бик тирәндә икән. Электән үк бу сүз эш урынына җайлап урнашу өчен бүләк бирү дигәнне аңлаткан. Бу түбәнчелек, сатылу турында язучылар әдәби әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Г. Камалның “Банкрот”, Н. Гогольнең “Ревизор” комедияләре моңа мисал булып тора. Соңгысында шәһәр чиновниклары эшләрендәге җитешсезлекләрне күрсәтмәсеннәр, вазыйфаларыннан азат итмәсеннәр өчен, ревизорга акча бирәләр. Ә бу ревизор бөтенләй “ялган” ревизор икәнен алар башларына да китермиләр. Шул рәвешле, ришвәт алучы түрәләр икеләтә көлкегә кала.
Имтиханнардан котылырга теләп, укытучыларга акча тәкъдим иткән укучылар турында видеоязмалар караганым бар. Мондый видеоларда укучылар иң акылсыз, надан затлар булып күренәләр, аларның “замана колына” әйләнүләре күңелләрне борчый, шундый түбәнчелеккә төшүләре нәфрәт уята. Чыннан да, коррупция- ул явызлык. Бу күренешкә нәфрәт белән карарга кирәк.
Социалогик мәгълүматларга караганда, агымдагы елда 10200 ришвәт алынган, шуларның 200 гә якыны зур суммада бирү-алу очраклары. Бу явыз “чир” белән көрәшү максатыннан, Татартан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләрен өйрәнү Идарәсе бар. Идарә әгъзалары фикере буенча, икътисад никадәр баерак, шуның кадәр коррупция өчен мөмкинлекләр дә зуррак икән. Димәк, ришвәтчелек үсү өчен безнең Татарстанда җирлек бар. Шулай булгач, аңа каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Бездә көрәш бара, ләкин, минем уйлавымча, законнар кырыс түгел. Япониядә, мәсәлән, ришвәтне бирүче дә, алучы да бердәй җәзага тарттырыла икән.Ә бездә, ришвәт алып, рәхәт көн итүчеләр җәмгыятьтә яшәүләрен дәвам итәләр. Хезмәтләреннән алынсалар да, башка урында эшләүләрен дәвам итәләр, үзләрен уңайсыз хәл итмиләр, намуссыз булуларын аңламыйлар. Ә акчалы конвертлар, кыйммәтле бүләкләр- болар берсе дә яшәү өчен төп шарт түгел, ә күңелнең тынычлыгын, тормышның ямен җибәрүче ваклыклар гына..
Рәсәйнең коррупция сазлыгына батуында ерак тарихлардан килгән илнең билгеле хуҗалары гаепле дип уйлыйм. Мәсәлән, Перт 1 “Урманчыларны хезмәт туендырырга тиеш”, ди . Бу- төптән хаталы фикер. Урманчы тиешле хезмәт хакы алырга, ә урман - халык байлыгы, табигый байлык булырга тиеш.
Статистик күзәтүләр шуны билгели : иң күп ришвәт алучылар - юл хезмәте инспекторлары, 2 нче урында медицина хезмәткәрләре. Хәтта врачларга бирәсе тарифлар да билгеле икән. Ә без ак халатлы шәфкать ияләренә зур өмет - ышанычлар белән барабыз, аларның безне терелтүләренә ышанабыз. Ләкин алар да әхлакый яктан сәламәт булып чыкмый бит.
Шулай шул. Хәзер ришвәт алу хәтта гаеп эш булып саналмый, ә яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Ныклап чаң кагар вакыт җиткән. Соңга калырга һич ярамый. Гадел яшәү рәвешен пропагандалау өчен барлык көчне куярга кирәк. Телевидение, интернет, масса-күләм чаралар аша әхлаклылык турында күбрәк тапшырулар күрсәтергә, элеккеге матур һәм тәрбияви киноларны, әдәби әсәрләрне кире кайтарырга кирәк, ә ришвәтне ничек тәкъдим итәргә, ничек алырга өйрәтә торган мәгънәсез чаралардан баш тартырга вакыт, бик вакыт. Акчасыз яшәп булмый, ләкин ул тырыш һәм намуслы хезмәт белән эшләп тапкан акча булырга тиеш.
9 нчы декабрьне халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итү яхшы күренеш. Бу көнне булса да, бөтен җәмәгатьчелек барлык игътибарын ришвәтчелек мәсьәләсенә юнәлдерә. Бер көн булса да, уйланырга, үзеңнең эш - гамәлләреңә нәтиҗә ясарга вакыт бирелә. Бу көнне “Гадел яшәү өчен көрәш” көне дип тә атарга мөмкин.
Хәдисләр җыентыгындагы “Изгеләр бакчасы” дигән бүлектә шундый юллар бар : ”Ришвәт алучы һәм бирүченең урыны тәмугъта”. Дөрес яшәргә өйрәтә торган тирән мәгънәле фикер бу. Безне, 21 нче гасыр яшьләрен, тормыш мәгънәсезлекләре , аның каршылыклары сындырмасын, киресенчә, рухыбыз ныгысын, яшәү рәвешебез уңай якка үзгәрсен иде. Һәр кеше матур яшәү өчен дөньяга килә. Акчага, байлыкка кызыкмыйча, кеше дигән горур исемгәлаек булып яшәсәк иде.
О чем поет Шотландская волынка?
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Барсучья кладовая. Александр Барков
Лепесток и цветок
Где спят снеговики?