Конкурс эше (инша)
Вложение | Размер |
---|---|
bilet_v_budushchee.docx | 21.81 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Галим Вилданов исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе
Эшне башкарды: Котловский Динар, 8 нче сыйныф
Тема: “Булачак һөнәрем” (“Билет в будущее”)
Укытучы: Котдусова Гүзәлия Рәсим кызы
Хезмәтнең тире-ачы, җимеше-татлы.
(Мәкаль).
Дөньда бик күп төрле һөнәрләр бар. Алар арасыннан үзеңә ошаганын, сиңа бәхет һәм юаныч китерә торганын табу гына җиңел түгел,чөнки һөнәрне еш алыштырып булмый. Шуңа да аны сайлаганда бик җитди булырга,әти-әниең, якыннарың белән киңәшергә кирәк. Иң мөһиме- ул һөнәрнең җәмгыятькә кирәк һәм файдалы булуы. Һөнәрнең үзеңә туры килүе дә шарт. Соңыннан дөрес юнәлеш сайламавыңа үкенерлек булмасын.
Соңгы еллардагы илдә булган үзгәрешләр һөнәр сайлауга булган карашымны үзгәрттеләр. 5 нче, 6 нчы сыйныфта укыганда хыялым юрист булу иде. Алар турындагы тапшыруларны түземсезлек белән көтеп алып карый идем. Ләкин танышлар арасында юрист белгечлеге буенча эш таба алмаучылар булгач, уемнан кайттым. Белемең булып та эш таба алмый йөрсәң, гомерең заяга уза бит.
Нигә әллә нинди, үзебез дә нечкәлекләрен аңламаган һәнәр сайларга дигән сорау бирдем үземә. Күңелгә якыннары да бар бит. Шундыйларның берсе- авыл хуҗалыгында иң нык таралган, ләкин бервакытта да дәрәҗәсе югалмый торган һөнәр-терлекче һөнәре. Җитмәсә, булачак һөнәремнең барлык серләрен төшендерердәй кешем янәшәмдә генә. Ул- минем әтием.
2012 нче елда безнең өчен мөһим вакыйга булды: гаиләбезгә хөкүмәт тарафыннан шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан бирелә торган акчалата ярдәм күрсәтелде. Мал-туар асрау, җир эшкәртү кебек эшләр безнең Котловскийлар нәселенә бер дә ят түгел, шуңа да бу ярдәмнән соң тагы да дәртләнеп эшли башладык. Үрнәк алыр,киңәшердәй якыннарыбыз- янәшәдә генә яшәүче әби-бабаларыбыз. Алар гомерләре буе авылыбыздагы “Байкал” колхозында терлекче булып эшләгәннәр. Исемнәре алдынгылар рәтеннән бер дә төшмәгән. Бабам лаеклы ялга чыккач та, ун ел бозаулар тәрбияләгән. Эш стажы 50 елдан артып китә.
Бабамның терлек яратуы әтиемә дә күчкән. Аның мал-туар арасында мәш килүе, алар белән үзләренчә аралашуы әтиемдә зур кызыксыну уята. Мәктәптә укыганда ук ул бабамның уң кулына әйләнә: аның янына фермага ярдәмгә бара, мал ашатырга, сенаж таратырга булыша,ат җигәргә өйрәнә. Шул елларда кабына да инде әтиемнең авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәте. Бабамның, районда узган алдынгылар слётында катнашып, мактау кәгазьләре,бүләкләр алуы гади хезмәт кешесенең дә данга,мактауга лаек була алуы турында сөйли. Шуңа да әтием, урта мәктәпне тәмамлагач, мал врачы һөнәрен үзләштерү максатыннан, Буа авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Дипломлы белгеч булып,авылга кайта һәм шунда төпләнә .Бу вакытта бертуган абыйсы Илшат та, шул ук уку йортын тәмамлап,күмәк хуҗалыкта инженер булып эшли. Алар кулга -кул тотынып,бергәләп, бик матур эшлиләр. Килеп туган мәсьәләләрне хәл иткәндә, әтиләре- минем бабам киңәшләрен дә истә тоталар .
Озак та үтми, әтием гаилә корып җибәрә,туган нигезе янәшәсенә йорт тергезәләр. Менә шул йортта без: мин, абыем, апам әти-әниебез янәшәсендә яшибез. Ишек алдыбыз тулы кош-корт, мал-туар. Бүгенгесе көнне аздан гына башланган мал башы 160 ка җитте. Моның өчен күпме тырышлык салырга кирәклеген аңлыйм мин, шулай да моңардан курыкмыйм. Малларга җылы абзар,утар да кирәк бит. Монда да әтием аптырап калмады,зур итеп ферма салырга тотынды һәм тиз арада төзеп тә бетте. Мулдан ризык әзерләргә кирәк булганга, 500 га мәйдандагы сөрүлек җирен эшкәртеп,печән үстердек. Техникабыз да үзебезнеке. Урып-җыю эшләре вакытында машина, комбайн, тракторларыбыз өзлексез басуда.
Абыем зуррак булгач, ул-әтиемнең төп ярдәмчесе. Иртәнге якта авыл халкыннан сөт җыярга да абыем чыга. Бу халык өчен бик уңайлы,үзебезгә дә табыш китерә.
Мин әтиемә карап сокланам. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр аяк өстендә. Ул авырлыклардан бер дә курыкмый.Чөнки кечкенәдән хезмәттә ныгып үсә. Ул эшли алмаган эш юктыр кебек тоела миңа. Кирәк икән, техникага утыра, кирәк икән, аны төзәтә. Маллар авырыпкитсә,аларны дәвалый. Балта эшенә дә кулы ятып тора. Каралты-курабызның төзеклеге әтиемнең булганлыгын күрсәтеп тора. Ул бар нәрсәгә дә өлгерә һәм барлык башкарган эшләре яхшы килеп чыга. Кулында ут уйната, дигән мәкаль әтием турындадыр кебек.
Мин әтиемнән еш кына ни өчен авылда калганлыгы турында кызыксынам. Ул:”Без үскәндә әти-әниебез ишле итеп мал асрый иде. Мин аларны күзәтергә ярата идем. Аеруча тамаклары тук малларга карау рәхәтлек бирә иде.Шул чакта ук мал “җене”кабынып калды миндә,киләчәктә авылда калып, күпләп мал асрау уе белән яшәдем. Хыялым тормышка ашты”,-дип җавап бирә әтием.
Мин 8 нче сыйныфта укыйм.Терлекче һөнәренә үземне бүгеннән үк әзерли башладым.Тырышып укыйм.Техника серләрен өйрәнәм.Буш вакытымда хуҗалык эшләрендә булышам. Атлар янында булу бигрәк тә ошый.Мин аларга карап туялмыйм.Аеруча нәселле атлар янында булу кызыклы.. Аларны әтием сабан туйларында катнаштыру өчен, Әлмәт спорт мәктәбендә тәрбияләде.Шуңа да чабышкы атларыбыз ярышларда алдынгы урыннарны ала.
Минем инде ныклы карарым бар: әтиемнең эшен дәвам итеп, махсус белем алып,үзебезнең хуҗалыкка эшкә кайту. Моңа әби-бабаларым да риза,чөнки авылда үз хуҗалыгыңда эшләсәң,тамагың да тук,тормышың да җитеш булачак. Бары хезмәтне генә яратырга кирәк . Моның шулай икәненә безнең гаилә катнашлыгында мәктәптә узган ”Минем киләчәк һөнәрем” исемле очрашудан соң тагы да ныграк ышандым.
Лепесток и цветок
"Разделите так, как делили работу..."
Весёлая кукушка
Сила слова
Рисуем зимние домики