Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә. Питрәч төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Эзләнү эше шушы максаттан чыгып эшләнде. Якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Табигатьне саклау проблемасы үзенчәлекләрен белү максаты белән берничә язучы иҗатына тукталырга булдык. Үз алдыбызга язучылар иҗатында табигатьне саклау темасының чагылышын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатларын куйдык.
Вложение | Размер |
---|---|
yaktash_dibem_tabigatne_saklau_turynda_yaza.docx | 26.86 КБ |
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы
МБГББУ “Питрәч икенче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе”
Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза
Вараксин В.О., 9 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Вараксина М.А., татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Эчтәлек.
I. Кереш................................................................................................................
II. Төп өлеш.
III. Йомгаклау........................................................................................................
IV. Кулланылган әдәбият.....................................................................................
Кереш.
Кеше белән табигать аерылгысыз. Язучыларыбыз ниндидер фаҗигале яки шатлыклы вакыйгаларны, кешенең күңел халәтен, кәефен сурәтләгәндә табигатькә мөрәҗәгать итәләр. Табигать күренешләре кеше кичерешләренә я тәңгәл китереп, яисә капма-каршы куеп тасвирлана.
Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге дип әйтер идем мин.
Туган як, туган җир дибез. Бу сүзләрнең никадәр кыйммәтле булуын аңлыйбыз. Минем дә туган ягым бик матур. Ә туган якның матурлыгы, әлбәттә, ул аның табигате.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә. Питрәч төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Эзләнү эше шушы максаттан чыгып эшләнде. Якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Табигатьне саклау проблемасы үзенчәлекләрен белү максаты белән берничә язучы иҗатына тукталырга булдык. Үз алдыбызга язучылар иҗатында табигатьне саклау темасының чагылышын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатларын куйдык.
Төп өлеш.
1.2017 нче ел –Рәсәйдә Экология елы.
2017 ел- Рәсәйдә экология һәм киңлекләр елы дип игълан ителде. Мәктәптә дә, аеруча татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә, табигатьне саклау турында бик күп чараларда катнашабыз, төрле конференцияләр, диспут-дәресләр үткәрәбез, видеолар карыйбыз. Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән. Әмма кеше барыбер үзенекен итә. Табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. Әйе, аңлы рәвештә, чөнки Аллаһы Тагәлә тарафыннан кешегә, хайваннардан аермалы, акыл, зиһен бирелгән. Шуңа күрә кеше табигатьне аңлы рәвештә һәлакәткә илтә дип әйтер идем мин.
Аннан башка яши алмаганын да белә ул. Чөнки адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. Табигать-безнең яшәү чыганагыбыз.
Елдан-ел суларыбыз пычрана, очсыз-кырыйсыз урманнарыбыз бер мәгънәсезгә киселә, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабыз бозыла. Болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянының бер өлеше генә. Без-киләчәк буын. Ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле. Табигатьне, туган йортыбызны, зарарланудан без туктатмасак, ни булыр соң? Уйлавы да куркыныч. Берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп, чүл уртасында калмабызмы? Менә шул турыда, һичшиксез, һәрбер кешегә уйларга кирәк, минемчә. Адәм баласы иртәгә нәрсә буласы турында уйламаганга күрә, табигатькә карата шундый рәхимсез мөнәсәбәт тә барлыкка килә.
2.Якташ әдипләрем иҗатында табигать һәм табигатьне саклау темасы.
Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Минем якташ әдипләрем иҗатында да элеге тема яктыртыла.
Танылган татар шагыйре Ринат Рәхимовның бөтен хезмәт һәм иҗат юлы Питрәч районына бәйләнгән. Үзенең бөтен иҗат юлын ул туган җиренә, авыл хезмәтчәннәренә багышлый. Татарстанның халык шагыйре 70 еллар башында ук Ринат Рәхимовны “Туган җир шагыйре”, дип атый. Ә аның шигырьләрен “Туган туфрактан шыткан җырлар”, дип әйтә.
Ринат Рәхимов шигырьләрендә кешеләрне уянырга, уйланырга чакыра. Җир- су язмышы кеше кулында булуын эйтә.
Кемгә кирәк сон: киексез урман,
Балыксыз инеш, чәчәксез болын,
Табигать кешем, синең кулыңда,
Акылыңа кил, югалтмас борын, -дип өнди.
Шагыйрь тауларны –акыл ияләре белән, кырны Ана белән чагыштыра. Алар мәңге, ә без вакытлыча килгәнбез, ди ул.
Урман шавы, чишмә чылтыравы,
Кош сайравы, бөҗәк кыштырдавы.
Табигатьнең тынмас симфониясенә
Үз аһәңе белән сыйган бары.
...Ә күпмедер авазларның югалганы, дип табигатьтәге авазларны симфониягә тиңли. Ләкин бу авазлар елдан- ел кими бара икән бит. Моңа, әлбәттә, кешеләр гаепле...
Ә егет мәчене дә “олактырган”, ташбака кабырчыгыннан төпчек савыты да ясарга өлгергән, керпе белән дә уенчык кебек кенә уйный, явызлыклар кыла. Әлеге егет шикелле кешеләр хәзер минемчә, күбәеп китте. Алар үзләренең табигать балалары икәннәрен онытып җибәрәләр. Ләкин бәхеткә каршы әсәрдәге кыз кебек кече туганнарыбызга мәрхәмәтле кешеләр дә байтак. Ул үз тормышын куркыныч астына куеп керпене коткара. Автор табигатнең бер өлеше – хайваннарны сакларга, якларга чакыра.
Язилә Абдрахимова да табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза. Ул ...19 китап авторы, шулар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан дидактик материаллар һәм шигырьләр да бар. “Инеш җыры” шигырендә автор суга мәдхия җырлый. Су аңа нәрсә сөйли икән?
Су аны суын эчәргә, аннан шифа табарга чакыра.. Ләкин шифасы булсын өчен суын чиста тотарга кирәк.
- Суны пычратмагы-ы-ыз!
Чүпләр ыргытмагы-ы-ыз!
Һәркем тәэсирләнеп,
Җырны тыңлап уза.
Әйтә: “Пычратмабы-ы-ыз!
Чүпләр ыргытмабы-ы-ыз!, дип судан башка яшәеш тә тереклек тә булмавына басым ясый.
3.Йомгаклау.
Әйдәгез туган табигатебезне саклыйк! Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. Агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк. Бер-беребезнең сүзләренә колак салып, изге эшләргә тотынсак, табигатебез дә безгә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде. Өлкән, урта, яшь буын кешесеме син, барыбер. Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик. Пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны. Киресенчә, яшь буын яшәргән кебек матурайсын, чистарсын гүзәлләнгәннән гүзәлләнсен иде ул. Бер-беребезне туктатмасак, моңа ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә уйланыйк һәм саклыйк!
Кулланылган әдәбият.
1.Гарипова-Абдрахимова Я. Бәхет таптым! Бәхе-е-т! Хикәяләр һәм шигырьләр җыентыгы.- Казан: РИО ГУ “РЦМКО”, 2012.-136 б.
2.Кәримов К.Ә. Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.- 207 б.
3.Рәхимов Ринат. Игелек. Шигырьләр.-Питрәч районы типографиясе, 2010, -50б.
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Весёлые польки для детей
Круговорот воды в пакете
Есть в осени первоначальной...