Сочинение о папе.
Вложение | Размер |
---|---|
ti_minem_tormyshymda.docx | 12.5 КБ |
Әти минем тормышымда
Әти – нинди бөек исем. Шушы өч хәреф эчендә күпме мәгънә бар икән? Әти – һәрбер кыз бала өчен тормышта беренче ир – ат. Ул нинди генә кырыс, усал булмасын, үз баласы өчен, бигрәк тә, кечкенә кызчыгы өчен ул ягымлы да, сөйкемле дә, ярдәмчел дә. Әти кеше бер вакытта да ачуланмас, авыр сүз әйтмәс, башкалар үпкәләтсә дәһәрвакыт яклар да, саклар да.
Минем әтиемнең исеме Ирек. Ул – кыю, зирәк. Аның кулыннан килмәгән эше юк. “Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз” диләр. Әлеге мәкаль нәкъ минем әтием өчен әйтелгәндер мөгаен. Ул – оста тимерче дә, такта эшкәртүче дә,электрик та. Ул гына дп түгел, минем әти төрле техниканы да, компьютерларны да яхшы белә.
Минемчә, һәр кыз бала тормышында әти кеше аерым урын алып тора. Минем дә әти тормышымда зур роль уйный. Ул кирәк вакытта кисәтү дә ясый, кирәк икән иркәли, назлый, кирәк икән саклый да, яклый да
Минемчә, әтиләр кызларын ныграк ярата. Ир – ат өчен үз кызчыгыңны сөюдән дә кадерлерәк нәрсә бар икән? Без гаиләдә өч кыз. Әтиебез һәрберебез өчен дә кадерле, якын. Ул безнең өчен якын дус та, киңәшче дә, таяныч та. Әти безне беркайчан ачуланмас, башкалардан да тел – теш тидермәс.
Әйе, әле дә хәтеремдә, кечкенәрәк чагымда апамнар белән аның эштән кайтканын зарыгып көтә идек. Кем беренче әтине каршы алыр? Кем аны беренче барып кочаклар? – икән дип ярыша – ярыша капка төбенә йөгереп чыга идек. Ул бервакытта да буш кул белән кайтмый, капчык – капчык күчтәнәчләр, безгә бүләкләр алып кайта . Кич утырып шул бүләкләрне караудан,аннан барыбыз бергә : әти, әни, мин һәм ике апам тәмле бәлеш ашап, мәтрүшкәләп чәй эчүдән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар соң?
Әти безне булганына куанып, сөенеп яшәргә, җирдәге кечкенә генә матурлыкны да күрә белергә өйрәтә. Күңел төшенкелеге булганда да юата, кирәкле киңәшләрен бирә белә. Без аның белән табигатьтә ял итәргә: су керергә, җир җиләге, бөрлегән, гөмбә җыярга, балык тотарга яратабыз.
Әйе, апамнар инде хәзер зур, аларның үз тормышы. Ләкин шулай булуга да карамастан әти алар өчен беренче урында.
Әтием- син минем тормышымда иң кадерле, уңган, булган, һәрвакыт ярдәмгә әзер бердән – бер ир – ат. Син минем өчен иң – иң яхшысы. Мин сине бик яратам.
Растрёпанный воробей
Сочинение
Две лягушки
Три загадки Солнца
За чашкой чая