Туган җирнең кадере турында ирекле темага сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
muhametshina_gulnaz_sochinenie.docx | 16.23 КБ |
Сочинение
Беркайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә. ( Г.Афзал)
Их, туган як, бар бер хикмәт-серең:
Гомер узган саен тартасың.
Әллә нәрсә булды, сиңа хәзер
Бөтенләйгә килә кайтасым.
Л.Шагыйрьҗан
Бернинди афәт, бәла-каза, гыйсъян һәм заман теше үтмәстәй, суда батмас, утта янмас бер көч бар. Ул – туган-үскән җирең, кендегең каны тамган туфрак, әби-бабаларыбызның кабере. Болар хәтер хөкемдарыңдай гел үзең белән. Әйе, туган авыл, туган як, туган җир төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле. Кызганычка каршы, күпләребез, дөнья шаукымына ияреп, шәһәр ыгы-зыгысында яшәүне кулайрак күрә. “Иң шәп оҗмах – син югалткан оҗмах ул, “- дибез бит. Шул “оҗмахны” эзләп, тормыш юлларыбызны чит ил сукмакларында үткәрәбез, гаилә корабыз, дөнья артыннан куабыз. Ә күңелләр һаман туган туфракка тарта... Сагыну... Көннәрне ямансулата, төннәрне караңгылата икән ул. Туган җиреннән аерылганнар чәчәгеннән аерылган гөл кебектер.
Туган туфракта яшәүләренә сөенеп бетә алмаучылар да аз түгел. Алар һәр туган таңга куанып яши, күрше-күләнгә, туган-тумачага, авылдашларга ярдәм кулын сузарга ашкынып тора, җир җимертеп эшли. Хезмәте барның хөрмәте бар, ди безнең халык. Шуңа да кулыма каләмемне алып, ару белмәс хезмәт иясе, күршем Габдулхак абый һәм аның гаиләсе хакында язарга булдым. Алтын куллы балта остасы ул. Ачы язмыш җилләре аны төрлечә сынаган: дүрт яшендә аягына тимер төшеп, гомере буена аксак кала, ундүрт яшендә әтисе үлеп, дүрт туганы белән ятимлек ачысын да татый, туган яктан читтә яшәргә дә туры килә аңа. “1982 нче елны авылдан чыгып киттем. Казанда, Свердловск өлкәсендә яшәргә туры килде, аннан Казахстанга күчендем. Туган авылга җәйге ялларга гына кайта идем. Шул бер кунакка кайткач, Гөлнур апаңны очраттым. Озак та үтми, вәгъдәләр бирешеп, өйләнешеп тә куйдык, Казахстанга алып киттем. Анда тагын бәхет ишекләрен ачып, киң колачларын җәеп каршыламады. Байтак кына киңәшләшеп, Яр Чаллы шәһәрендә төпләнергә булдык. Ләкин әлеге шәһәр дә безне үзенеке итә алмады: фатир юк иде. Шулай Менделеевск шәһәренә килеп урнаштык. Монда улыбыз дөньяга килде. Без, тирән сулыш алып, яңа шәһәрдә эшкә чумдык. Тик туган як барыбер үзенә тарта икән шул. Ностальгия сагыну гына да түгел, ул әллә нәрсә... Башкача болай яши алмаячагыбызны аңлап, гаиләм белән Кукмарага әйләнеп кайттык,” – дип, Габдулхак абый гомер тукталышларының йомгагын сүтеп чыкты. Әйе, чит вокзаллар аның гомер тукталышлары булган. Вокзалларның ул ниндиен генә күрмәгән: җылысын һәм салкынын да, агач һәм кирпечтән салынганын да. Габдулхак абыйны һәрчак йөрәк әрнүләре белән шул вокзаллар сыендырган. Әлеге мөлаем йөзле, киң җилкәле ир һәр поезд кычкырткан тавышны үткәннәр кайтавазы итеп күз алдына китерә. Ул – иң бәхетле кешеләрнең берсе. Күпме кешеләргә өй, каралты-кура, капка-койма булдырырга булыша. Чыннан да, йөрәгендә иҗат утын саклый алганнар гына ирешә чын бәхеткә. Йөз кат ишеткәнче, бер мәртәбә күргәнең яхшы, дип озын юлга чыгып киткән Габдулхак абый туган җирне сагынуның ни икәнен белә. “Нихәл, балам?”- дип тә әйтүче, “Сабыем!” – дип тә дәшүче юк бит анда,” - ди үзе. Туган җирләргә җәйге ялларга гына кайтучыларның язмышлары күчмә кошларныкына тиң. Ә кайберәүләр туган якка бөтенләй дә кайта алмыйлар, чит җирләрдә сагынып – саргаеп яши бирәләр. Габдулхак абыйның тормыш юлын күз угыннан кичерәм дә шуны аңлыйм: туган җирдән китеп бәхетле булу мөмкин түгел икән.
Туган авылым Тәмәйгә кайтып барышым. Автобус тулы кеше. Барысы да бер-берсе белән гамьле әңгәмәләр коралар, хәл-әхвәл сорашалар. Ә мин инде әллә кайчан Тәмәйдә, әби-бабай кочагында.
Гаҗәеп авыл бу. Бер күрүдә аңа гашыйк буласың, һәм ул сине гел үзенә чакырып, тартып тора башлый. Әллә миңа гына шулай микән ул?! Һәр кешегә үз туган җире якын бит. Әкренләп туган нигезгә атлыйм. Шулчак Лена Шагыйрьҗанның күңелләрне айкарлык шигъри юллары хәтергә килә:
Чирәмеңә ятсам – чирем китә,
Кычытканың чакса – көч алам.
Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын
Кайтып бара сиңа үз балаң...
Туган нигеземә аяк басып, капка келәсенә кулым тиюгә, шул гади генә тимер салкынында әти-әни, әби-бабай җылысын тоям. Шушы йортның капка келәсе дә тере, үземне сагына, кайтканыма сөенә беләдер кебек. Капка тавышын ишетүгә, әби-бабаем кочак җәеп йөгереп чыкты. Күптәннән көткәннәр шул алар мине, сагынып беткәннәр. Әби самавырын куеп җибәрде, коймак пешерде. Барысы да әзер булгач:
Утырыйм әле яннарыңа,
Ял булыр җаннарыңа, -
дип җырлый-җырлый бабай янына чәй эчәргә утырды. Аларның әле дә бер-берсен сөеп, ихтирам итеп яшәүләре мине шулкадәр сөендерде. Шул бәхетле пар каршында коймак белән чәй эчкәндә мин иң бәхетле кеше идем. Әбием пешергән коймак, бабаемның җылы кочагы, шушы кечкенә генә йорт, тәрәзәдән күренеп торган Тәмәй болыннары, ерактагы Тарым агачлары, Бөр елгасы... Сагындырган шул, бик сагындырган алар. Тиздән шул болыннарга чыгып йөгердем:
Чирәмеңә ятсам – чирем китә,
Кычытканың чакса – көч алам.
Басуларың буйлап тиз-тиз атлап,
Иркен сулыш алып кем бара? –
Таныйсыңдыр, җирем, үзгәрсәм дә,
Тыштан гына, кабык кына ул,
Бик эзләсәм әле сабый чакның
Эзләрен дә табып була ул...
Күрше-күлән белән күрешеп чыктым. Бәхетле мизгелләр мәңгелек түгел шул, аерылышыр вакыт та килеп җитте. Бабаемның хәер-фатихасын, киңәшләрен, күчтәнәчкә әбиемнең тәмле коймакларын алып, кадерле кешеләремне кочтым да: “Көтегез, тиздән тагын кайтырмын, алла боерса,” – дидем. Кайтам!.. Озын юлларны шушы бер күрешү өчен үтсәң ярый икән лә! Күңелләр якын булганда, арадагы чакрымнар киртә түгел ул!
Мөхәммәтшина Гөлназ
Весенняя гроза
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
10 осенних мастер-классов для детей
Тигрёнок на подсолнухе
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари