Шигырьләр, инша...
Вложение | Размер |
---|---|
kamil.docx | 14.05 КБ |
Мин, Ногманова Камилә Динар кызы, 2007 нче елның 5 нче гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә туганмын. Әтием Ногманов Динар эретеп ябыштыручы булып, әнием Ногманова Динара инглиз теле укытучысы булып эшлиләр, энем Камил балалар бакчасына йөри. Мин 32 нче гимазиянең 4 нче б сыйныфында белем алам. “4” ле һәм “5” ле билгеләренә генә укыйм. Бию түгәрәгенә бик яратып йөрим. Төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алам. Гимназиябездә, шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнашам. Буш вакытымда шигырьләр иҗат итәргә, җырларга яратам.
Безнең гаилә.
Сөйлә дигәч, сөйлим инде
Безнең гаилә турында.
Түкми-чәчми бернине дә
Әйтәм хәзер барсын да.
Безнең гаилә гади түгел
Бик кызыклы гаилә ул.
Пар канатлы әти-әни
Үстерәләр кыз һәм ул.
Минем әти Динар була,
Ә Динара – әнием,
Камилә булам мин үзем,
Камил исемле энем.
Әтиебез шахмат уйный,
Әни пешерергә ярата.
Халык биюләрен биим,
Энем уенчыкларын вата.
Әби белән бабам да бар минем,
Алар дус та миңа, сердәш тә
Гел яхшыга гына өнди алар
Кирәк булса, бирә киңәш тә.
Әби белән, бабай белән
Мин татарча сөйләшәм.
Бик тә оят бит ул, дуслар,
Туган телне белмәсәң.
Менә шундый безнең гаилә.
Без гөрләтеп яшибез!
Сезгә дә, дуслар, чын күңелдән
Матур гаилә телибез.
Көз.
Тәрәзәдән карыйм: нидер үзгәргән. Урман өстендә томан. Агачлар да серле. Тышка чыксам, һавада алма исе. Агачлардагы яфраклар саргаеп җиргә коела башлаган. Димәк, көз җиткән. Көз елның иң матур вакыты. Алтын яфраклар, кызыл миләшләр һәм татлы алмалар... Менә нинди гүзәл, серле ел фасылы ул көз.
Авылым
Бик сагынып кайтам һәрчак
Мин туган авылыма.
Безнең кайту зур сөенеч
Әбием һәм бабама.
Туган авылым бик тә матур,
Челтерәп чишмә ага.
Шуңа да күңелем ашкына
Туган ягыма таба.
Әбием һәм бабама мин
Бик тә теләп булышам:
Себеркесен дә бәйлим,
Бәрәңге дә алышам.
Авылымда уйныймын да
Монда миңа бик рәхәт.
Яратып каршы алучы
Әби, бабама рәхмәт!
Укытучыма.
Баласыдай якын күрә
Укучының һәрберсен.
Йөрәге аша кичереп,
Аңлата ул дәресен.
Укытучы кояш кебек
Тора һәрчак елмаеп.
Укытучы булган өчен
Аңа һәйкәл куярлык.
Ача безгә бу дөньяның
Бик күп яңа серләрен.
Гел тыңлыйсы килеп тора
Аның матур сүзләрен.
Гөлләр
Өйдә гөлләр үстерик без
Гөлләр – күңел көзгесе.
Шау чәчәктә утырган өй
Назлы хуҗа билгесе.
Ялгыз калган әбиләргә
Гөлләр була юаныч.
Чәчәк атса яраткан гөл
Кечкенә булса да – куаныч.
Дуслар, гөлләр үстерик без
Әйдә, өйләр яктырсын!
Өйне гөлләр нурландыра
Җыеп кояш яктысын.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Лягушка-путешественница
Дымковский петушок
Снежный всадник
Солдатская шинель