Хикәя өч яшь кешенең дуслыгы турында
Вложение | Размер |
---|---|
tannar_hrchak_matur_bula_hikya_salihova.doc | 53.5 КБ |
Таңнар һәрчак матур була
(Хикәя)
1
Сызылып ата безнең якларда таңнар... Күңелләргә җылысын бөркеп ата алар. Нәкъ шушы вакытта табигать шундый тыныч, шундый рәхәт!.. Бөтен җир тып-тын, бер җан иясе дә, тавышы да юк, тик зәңгәрле-аллы күктә беренче кояш нурлары беленә... Әнә, әнә, бөтен дөньяны нурга, җылылыкка бөркеп кояш чыга. Әйе, менә шушы җәйге таңнарны күзәтеп, дөньяның ямен, тәмен белеп була. Ләкин Нәфисә өчен аларның бөтенесе дә артта калды. Иртәнге чык исен инде ул туган якта иң татлы икәнен онытты: унсигез яше туларга өч көн калганда, дөньякүләм саташу, кан кою килде... Сугыш. Илнең барлык ерак һәм якын авылына сугыш килми, диеп уйламагыз. Килә ул, гомерләрне давыл кебек сыдырып кына ата. Ул кисәтми дә, вакыты җиткәч кенә мескен әниләргә, өзелеп көтүче кызларга “сәлам” хаты җибәрә.
Дус кызлары авылда абыйлары, сөйгән егетләренең үлем турында хатлар алып торганда, Нәфисә шул егетләр рәтендә йөри иде. Юк, яхшы тормыштан качмады ул; юк, патриотик хис кабынудан да сугыш упкынына сикермәде. Дөресен әйткәндә, сугышка кадәр тормыш оҗмах булган Нәфисәгә дә, бөтен халыкка да. Ичмасам тамак тук, күк йөзе аяз иде.
Нәфисә авылның урта бер җирендә әти-әнисе һәм энекәше белән агач йортта тора иде. Гадәтенчә сыеры да, аты да, тавыгы да бар иде. Мал карап, энекәше белән уйнап, кичләрен чишмә, су буйларына яшьләр белән җыелып көн күрә иде. Узе ябык та, таза да булмаган, уртача гына буйлы, битләре табигыйча алсу, кара күзле, яз-җәй буе борын тирәсен сипкел баскан, коңгырт озын чәчле кыз иде Нәфисә. Калган күп кенә кызлар кебек үз матурлыгына, егетләр күзләүгә исе китми иде. Башка кызлар егетләрнең күз кысып утыруларына таң калып чыкы-чыкы килгәндә, Нәфисә, бераз ачу белән кырын гына каранып, гел күрмәгән, гел булмаганга салышып утыра иде. Шушы үзенә бер кыланышы белән авылның иң шәп егетләрен – Филүс һәм Искәндәрне дус итте. Икесе да уңган егетләр. Филүс шәһәрдә агрономлыкка укып кайткан, ә Искәндәр - мулла малае, барлык эшне икесе дә эшли белә иде. Сабантуйда ат чабышларында беренче, икенче урынны алалар, хат яз дисәң, хат язалар. Филүс гармунда шәп уйный, ә Искәндәр – курайда. Яшьләр кич утыру мәҗлесләрендә бу ике дусны һәрчак уйнаталар иде, шулай итеп һәр очрашулар көй-моң белән бик күңелле үтә иде. Кыскасы, менә дигән егетләр. Күп кенә кызлар Нәфисәдән көнләшә иде. Үч итүчеләре дә булды. Кич утыру урынын да күчерделәр, аяк чалып та ектылар, ничек тә булса кимсетергә тырыштылар. Юк, бөтен кыз да түгел, ике-өче шундый иде. Ләкин алар үч иткән саен Филүс белән Искәндәрнең игътибары, ярдәмчеллеге, назы Нәфисәгә төшә иде. Кыз алар белән бик дуслашып китте. Кыз башы белән атта да йөри, уктан да ата белә иде. Бу хәл аеруча Энҗе апага ошамый, шуна күрә көн саен диярлек кызын шелтәләп тә ала иде:
Ә Муса абый, киресенчә, шушы шөгыльләрне яклый иде. Ләкин Нәфисә: “Фронтка китәм,” - дигәч түзмәде, кыскасы, бәхәсләшүләр күп булды. Нәфисәне өйдә бикләп тә тоттылар, сүктеләр дә. Филүс белән Искәндәр дә фронтка киткәч, бөтенләй сулды: агарынды, күзләре кызарды, шешенде. Төннәр буе сызылып таңнар атканда атта чапканы, җиләк җыеп, хуш исле чәчәкләрне җыйганнары исенә төшә. Авылда яшьләр арасында Нәфисә таш кебек иде, ә шушы иртәләрдә бөтен эчке дөньясындагы матурлык күренә иде. Бик ярата иде ул таң атканны, кояш баеганны карарга. “Усал” күзләре янып китә, май кояшыдай балкый иде ул.
Күз йомган саен буаның аръягында үсүче төз наратлар арасында ничек куышлы уйнап йөргәннәре хәтергә килә. Аеруча алмагачлыкта качышлы уйнау рәхәт иде. Вакыт көзгә таба булса, рәхәтләнеп алма кимерәсең. Кармаклар булса, бөтенләй төнгә генә кайтып керә иде алар... Сагына, өзелеп сагына иде шул вакытларны, әле хәзер дә...
2
Менә 1941 нче елның сентябрьләренә сугыштан “сәлам” хатлары кайта башлады. Яшьләрне һаман алып китәләр дә китәләр, ләкин кайтаручылар бик сирәк. Филүс һәм Искәндәр турында “сәлам “ хатлары килмәгәнгә Нәфисә чиксез шат иде. Ләкин тормыш көннән-көн авырая иде. Бөтен булган нәрсә фронтка китә. Кышы аеруча авыр булды. Ашарга җитми, тамак туймый, өйләр суык... Менә шулай ачлыкта бөрешеп үтте сугышның беренче кышы.
3
Кар әле эреп бетмәгән, кояш саран гына җылылык бөрки, ә Нәфисә май кояшыдай балкый... Кайттылар! Ике генә көнгә булса да кайттылар! Филүс белән Искәндәр бер отрядка эләккән иде. Кулга кул тотынышып сугышканнар. Командирлары рус, аларны “два сопага пара” дип йөрткән. Чыннан да, аларны чит дип булмый, алар икесе ике төрле, ләкин бергә булганда, башта бер уй.
Беренче көнне үк, атларга атланып, элеккечә шушы салкын айлар, сугыш булмагандай яр буена, наратлыкка, алмагачлыкка киттеләр. Филүс кармак салды, Искәндәр белән Нәфисә: “Наратлар тирәсеннән генә әйләнеп киләбез,” – дип киттеләр. “Абау! Баттылармы әллә? Кая киттеләр болар?” – дип, Филүс бик озак кармак тотып утырды. Инде курку хисе туды: сугыштагы сугышта калмаган шул, фашистлар монда килеп җитеп, инде Нәфисә һәм Искәндәр җансыз, җирне канга буяп яталардыр, дип уйлый башлады. Кармагын куеп, наратлыкка китте. Ләкин анда озак тормады. Ут кебек янып, янәдән яр буена чапты. Әмма һаман күз алдыннан һәм колак төбеннән, кулга кул тотынышып, Нәфисә һәм Искәндәрнең сөйләшеп торулары китми иде:
Юк, сизмәде дә, күрмәде дә Филүс, чөнки үзе дә ярата иде. Кыюлыгы фронтта булса да, шул тыныч таңнарда Нәфисәне култыкларга җитмәде. Тагын нәрсә турында сөйләшкәннәрдер – аңа билгесез булып калды. Иптәшләре килгәч, берни дә булмагандай, элеккечә көн үткәреп кайттылар. Икенче көнне егетләр гаиләләре белән бергә булды, өйләрендә ял иттеләр.
4
Иртәнге тугызларда кузгалырга булдылар. Нәфисә шушы төнне генә тыныч йоклады, чөнки дусларының җылы түшәктә исән-сау ятуларын белә иде. Якыннары рәтендә озатырга чыкты ул. Элеккечә кул кысып кочаклады ул Искәндәрне, колагына гына пышылдап: “Кайта гына күр, көтәм сине”, - диде.
Филүснең дә кулын кысып кочаклады, Филүс өстән:
Биш көннән егетләр тагын сугыш кырында иде.
5
Авылда хәлләр җәй көне дә яхшырмады. Нәфисә: “Файдам тияр,” - дип, фельдшер Гөлсем апага булышып йөрде. Җәй азакларына уколын да ясый, яраларны да бәйли белә иде. Үзе теләп фронтка китте. Аның шундый сәләтле булуы билгеле булгач, Нәфисәне кыр госпитальләренә җибәрделәр.
Әйе, эшен яхшы эшли иде ул. Рәсми рәвештә булмаса да, госпитальдәге табиблар белем бирде. Кыюлыгы өчен бүләкләүләр дә алды Нәфисә. Ләкин унтугыз яшьлек кызны окоплардан әле исән солдатларны дәвалау, нинди генә бүләк бирсәләр дә, авыр иде. Таңнар ату, кояш баюлар күренмәсә дә, көне буе бомба тавышы астында шуышып йөреп, ә төннәрен ыңгырашуларны тыңлап, өч ай үтте.
Нәфисәне кызганып, Алексей Федоров Карелия урманнарында урнашкан штабтагы коллегасына алмашырга тәкъдим итте. Кызык, ләкин үз сүзле Валентина Степановна ризалашты. Ике көннән соң самолет та килеп җитте. Нәфисә әйберләрен җыеп, шәфкать туташлары, табиблар, авырулар белән саубуллашты. Самолет янына килүе булды, кабинадан озын буйлы, өстенә шлем кигән Искәндәр төште. Ничә ай буе бер хәбәре булмаган кешене каршыңда күр әле син! Нәфисә Искәндәрнең кочагына ничек ташланганын да сизми калды. Китәр алдыннан бераз сөйләштеләр. Искәндәр очучылыкка өйрәнүен сер итеп тоткан икән.
6
Карелиягә юл озак булмады, ләкин бик куркыныч иде, Искәндәрнең самолеты менә-менә шартлардай кебек иде. Хуҗасы әйткәндәй: “Шәп самолет, моторы гына шартлый күрмәсен.”
Штаб тайга уртасында иде. Кечкенә рус авылы кебек: биш-алты агач йортта землянка кебек өйләр. Урам уртасында өч пушка тора: штабны саклау өчен, мөгаен. Килү белән Нәфисә бөтенесе белән танышты, Филүс белән сөйләшеп торды.
Рәхәт иде бу җир, тыныч иде. Көннәре җылы, төннәре салкын. Монда инде ике яшь йөрәк хисләрен яшермәделәр. Валентина Степановна үзем өйләндерәм дип тә йөрде. Тормыш ничектер җиңелрәк тоелды Нәфисәгә Искәндәр янәшәсендә.
7
Көннәрдән беркөнне Искәндәрне азык-төлек артыннан якын-тирәдәге авылга җибәрделәр. Бер бәла дә көтелмәгән иде. Самолет хуҗасы дөрес әйткән... Моңа кадәр бер немец пулясы тимәгән Искәндәр самолеты урманның икенче ягындагы авылга килеп җитмәгән... Урман кырыенда самолетның калдыкларын тапканнар. Искәндәрнең яшь гомере шулай итеп өзелде.
Менә шулай Нәфисә бу дөньяда ялгыз калды. Өстәвенә авылдан хәбәр килде: ачлыктан әнисе һәм энекәше үлгән, әтисенең йөрәге түзмәгән, ул йөрәк тотып җан биргән.
Менә шулай тайга уртасында руслар арасында бу дөньяда япа-ялгыз татар кызы калды. Филүс тә бик озак кайгырды. Нәфисәне юаткан саен, ул аннан читләште, тәмам кыргыйланды. Филүснең хисләрен аңлагач: “Аның үлеменә син шат кына!” – диде. Күпме генә тартышса да, Филүс янында булды, үзенә сиздермичә генә аны саклады. Штабка әйберләр килгәч, иң яхшысын аңа бирде, сәламәтлеген тикшерде, ләкин йөрәк утын күрсәтмәде.
Бер яңгырлы көнне Филүсне эш белән җибәрделәр. Егет җыенып утырды да очып китте. Ләкин бик тиз әйләнеп кайтты: фашистлар урманда качып штабны тапканнар иде. Ярты фашистны үтереп, яртысын пленга алганнар солдатлар. Шушы хәлдән соң да Филүс очарга булды. Самолетны штаб белән контрольдә тотарга булалар.
Иртә шатланганнар икән. Филүс урманнан чыгып та китәргә өлгермәгән, урманда исән калган берничә немец самолетны бәреп төшергәннәр. Шулай итеп Филүс тә үлгән...
Эпилог
Япа-ялгыз калган Нәфисә сугышны үтә. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. Шушы эшендә кала. Сугыштан соң Себергә китә, кияүгә дә чыкмый, тәрбиягә Паша исемле ятим малайны гына ала. Ул бүтән беркайчан да туган авылына һәм Карелия тирәсенә кайтмый. Себер суыкларына, еракта калган истәлекләргә риза булып яши.
Бөтен җирдә дә таңнар ата, бөтен җирдә дә бер кояш, ләкин шул ерак истәлекләрдәге таңнардан да ямьлерәге юктыр һәм булмас та...
Вода может клеить?
Мост из бумаги для Киры и Вики
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Кто грамотней?
Есть в осени первоначальной...