Район башлыгы булуның бик җаваплы, дәрәҗәле вазифа икәнлеге турында
Вложение | Размер |
---|---|
salihova_aysylu.docx | 17.96 КБ |
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
“Биклән урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Сочинение
Әгәр мин район башлыгы булсам...
Эшне башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы
Салихова Айсылу Ришат кызы
Укытучы: Якупова Лилия Хәлим кызы
2017 нче ел
Халкымның сөекле шагыйре Г.Тукай үзенең “Туган авыл” шигырендә:
“Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем,” -
дип язган. Мин әлеге сүзләр белән килешәм. Хактан да, Туган җир - бервакытта да онытылмый торган бер могҗизалы урын бит ул! Туган җир диюгә, һәрвакыт Тукаебызның әлеге юллары хәтергә килә. Әле яшь булуыма карамастан, авылымның, туган җиремнең кадерле булуын бик нык тоемлыйм мин. Кайчакта: “Нишләп шулай икән?” - дип тә уйлап куям. Моңа җавабым берәү генә: авылыбызда, районыбыздагы тынычлык, дус-тату мөнәсәбәт. Телевизорлардан карап, радиодан ишетеп, әле хәзерге көннәрдә дә кайлардадыр сугышлар баруын, халыкның куркыныч тормышта яшәвен белеп, күңелләр тетрәп куя, күзләргә яшь килә. Ә без һәркөнне тыныч таңны каршылыйбыз, мәктәптә белем алабыз, якты киләчәк турында уйланабыз, үзебезгә максатлар куеп, алга таба барабыз. Тыныч иртәләрне каршылавыбызда, әлбәттә, ил башлыкларының, район җитәкчеләренең зур хезмәте ята. Күпмилләтле республикабызда бер-беребезне хөрмәт итеп яшәү халкымның толерантлылыгын чагылдыра.
Мин Татарстанның иң яшь районнарының берсендә – Тукай районында яшим. Безнең районыбызның башлыгы - Васил Хаҗиев. Минем аны төрле чараларда - авыл җыенында, районда үткәрелгән тантаналарда күргәнем бар иде. Ә быелгы уку елында ул безнең мәктәпкә Парламент дәресенә килде. Миңа аның күп белүе, гади генә итеп катлаулы мәсьәләләрне аңлатып бирүе, укучылар белән уртак тел табып аралашуы, гадилеге, татарча матур итеп сөйләшүе бик ошады. Бу дәрестән соң алган фикерләремне барлагач, районымның башлыгы шундый кеше булуына горурлык хисләре туды хәтта.
Үз туган җирен яраткан, аның киләчәге өчен битараф булмаган һәр кеше аңа файда китерергә тели, мин дә шундый кешеләрдән аерылмыйм.
Әгәр мин район башлыгы булсам, теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә, халыкның фикерен тыңлар идем, өлкән яшьтәгеләрнең киңәшләрен игътибарсыз калдырмас идем. Кешеләр белән аралашканда, гади, кешелекле һәм кече күңелле булып калырга тырышыр идем.
Үземнең эшләремә килгәндә исә, иң беренче чиратта әйләнә-тирәне, экологияне кайгыртыр идем. Һәр авылга төрле төстәге чүп савытлары куйдырып, һәрберсенә төрле чүп салырга күнекмә керттерер идем. Пыяла һәм пластмассаны махсус эшкәртсәң, яңа товар барлыкка килә бит.
Икенчедән, өлкән кешеләргә игътибарны тагын да арттырыр идем, аларның сәламәтлекләре турында кайгыртыр идем. Минемчә, ветераннарга - Җиңү көнендә, ә картларга Өлкән яшьтәгеләр көнендә генә түгел, ә ешрак барырга кирәк. Мәктәпләрдә һәр атна саен картларга ярдәм итү акциясен керттерер идем. Без аларга тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен бурычлы, алар ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ.
Яшьләрне кызыксындырырдай чараларны күбрәк булдырыр идем. Алар үзара аралашып, дуслашып яшәрләр иде.
Тагын шуны да әйтәсем килә: язга таба бөтен авыл урамнары этләр, мәчеләр белән тула. Аларны кайбер кешеләр урамга атып үтерергә дип чыгарып ташлыйлар. Шуңа күрә фермаларда махсус бүлек ясатыр идем. Аларны үтерү урынына, эт-песиләрне шунда урнаштырып, налогларның күпмедер өлешен шуларны тоту өчен бүләр идем.
Дөресен әйткәндә, мин үземә шундый җаваплылык ала алуыма шикләнәм, чөнки район башлыгы булу – бик авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәт. Кул астында эшләгән барлык хезмәткәрләрнең холык-фигылен белергә, катлаулы мәсьәләләрне дөрес чишәргә, халыкның мәнфәгатен хәл итәргә, төрле милләт кешеләренең бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре өчен шартлар тудырырга – боларның барысына җитешергә ару-талусыз хезмәт, ныклы белем, сабырлык, тырышлык кирәк. Бары тик эрудицияле, төрле өлкәләрдә белеме булган кеше генә район башлыгы була ала, дип исәплим мин. Районыбыз башлыгы – моңа үрнәк!
Шелковая горка
Филимоновская игрушка
Рисуем пшеничное поле гуашью
Разлука
В поисках капитана Гранта