татар телендә әкият
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat.yaktylyk_hm_zhylylyk.doc | 27 КБ |
“Яктылык һәм Җылылык” әкияте.
Энергетиклар йортында яшәгән, ди, ике дус. Берсе –Җылылык исемле, икенчесе- Яктылык. Ә күрше бүлмәдә Җылылык белән Яктылыкның иптәшләре – Дуслык белән Өй нуры яшәгән. Алар үзара бик дус булганнар, бер-берсен яктыртып,җылытып, өйләрен нурга күмеп, татулыкта гына яшәгәннәр.
Бервакыт Җылылык авырый башлаган һәм Энергетиклар йортында шул хәтле суык булган, хәтта Яктылык туңа башлаган. - Терел инде тизрәк, дустым! Синсез йортыбызда бик салкын бит, синсез рәхәт түгел икән. Өебезне тизрәк җылыт инде! –дигән Яктылык.
-Менә күрдеңме, минсез ничек авыр. Өйдә җылы булмаса, барыгыз да катып үләсез! –дип, мактана башлаган Җылылык. Яктылыкның мондый җавапка бик нык ачуы чыккан. - Син ничек шулай әйтә аласың?! Өйдә син - Җылылык булмасаң, берничә кат җылы кием белән дә йөреп була. Ә менә мин - Яктылык булмасам, утырыр идегез шунда дөм караңгыда шәмнәрегезне тотып, ут яктысына тилмереп!-дип, кычкырган Яктылык.
Шулай итеп, бу ике дус -Яктылык белән Җылылык бер-берсе белән аралашмый башлаган. Дуслык боларны ташлап киткән. Җылылык йортны җылытмаган, Яктылык яктыртмаган. Үпкәләшеп, озак вакыт салкынлыкта һәм караңгылыкта яшәгәннәр.
Шулай озак кына җылысыз һәм утсыз яшәгәч, боларның йортлары гел төрмәгә охшый башлаган. Өйнең нуры, яме югалган.
Шунда Җылылык Яктылык янына килеп: - Карале, дустым, әллә дуслашыйкмы? Дуслыкны кире кайтарыйк. Күрдеңме, Җылылык белән Яктылык булмагач, өйнең нуры да юк, кәеф тә юк, яшәргә дә авыр.
- Әйе, дустым, салкын һәм караңгы өйдә яшәве бик авыр һәм күңелсез икән шул. Йортыбызга Дуслык белән Өй нурын кайтарыйк!-дигән Яктылык.
Шул көннән бирле Җылылык белән Яктылык бик тату яши башлаганнар. Бер-берсен кадерләп, саклап яшәгәннәр.Ә иң мөһиме-икесенең дә өйдә кирәклеген аңлаганнар. Мәңге яшәсен өйләрдә Яктылык һәм Җылылык!
Воздух - музыкант
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Девочка-Снегурочка
Прекрасная арфа