стихи
Вложение | Размер |
---|---|
niyaznyn_shigyr_lre.docx | 16.41 КБ |
Әни хәйләсе
Яңа компьтерым булды-
Мин гел шуның алдында.
Иртән уйныйм ,кичтән уйныйм,
Белмим эшне,ялны да.
Ашавы да онытылды,
Йокым качты күземнән .
Эндәшсәләр дә ишетмим,
Сөйлим тик үз-үземә.
Беркөн мине хәсрәт басты:
“Җан дускаем” ватылган.
Анда басам,монда басам,
Уңга, сулга атылам.
Туктап калды кебек тормыш,
Яме китте көнемнең.
Аптырап-йөдәп беттем,
Нишләргә дә белмимен.
Эчем пошканнан утырдым
Дәресемне карарга.
Әти-әни эшләп йөри.
Булыштым мин аларга.
Энем Айназ алып чыкты
Уйнарга саф һавага.
Күрше әби утын кертә,
Ярдәм иттем аңа да.
Хәзер минем көннәрем
Үтә шушы чамада.
Анда чабам,монда чабам
Юк бер минут ара да.
Аның каравы дәфтәрдә
Бишлеләрем арттылар.
Әтием мактап туялмый,
Энемә дә иптәш бар.
Аппетитым да яхшырды,
Тәмләп йоклыйм төннәрен.
Табигатьнең бик тә матур
Мизгелләрен күрәмен.
Компьютерсыз шундый рәхәт!
Шәп малайга әйләндем.
Рәхмәт инде әниемә,
Таба белгән хәйләне.
Кирәк булып яшик кешеләргә
Мин тормышны әле бик аз беләм,
Тик шулай да уйлыйм, уйланам.
Як-ягыма карап,янәшәмдә
Матурлыклар күреп куанам.
Игелекләр тулып ята җирдә,
Изгелекләр кыла кешеләр.
Бер-берсенә ярдәм кулы сузып,
Бик күп саваплар да эшлиләр.
Ләкин күбрәк, никтер, әйтә алмыйм,
Терәк була терәк кирәкләр.
Рамил абый кебек эчкерсезләр,
Яруллиндай олы йөрәкләр.
Бәлки, алар күбрәк аңлыйлардыр
Кемгә яшәү авыр дөньяда.
“Кимсетмәгез безне, - дияләрдер,-
Кыерсытылган без болай да”.
Әйтәләр күк гүя: “Күрегез сез,
Булдырабыз без бит барын да,
Шигырь язып, игенен игәбез.
Үстерәбез хәтта малын да.
Тик файдабыз гына булсын безнең
Кирәк булып яшик кешеләргә!”
Ә сәламәт булып, үзе өчен генә
Яшәүчегә ниләр әйтергә?
Үрнәк алып яшик әле, дуслар,
Киң күңелле, изге җанлылардан.
Олы йөрәк һәркемгә дә кирәк
Андыйларга бары хөрмәт һәм дан!
Авылым
Туган авылым йөзен
Бизи яңа йортлары.
Тәрәзләрдә балкып яна
Якты матур утлары.
Ямь өстенә ямьнәр бирә
Айлы биек манара.
Моңлы азан канат җәя
Авылымда һәр җомгада.
Иман нуры күңелләрен
Сафландыра һәркемнең,
Шуңадырмы, мәрхәмәтле
Авылым кешеләре минем.
Мин дә алар үрнәгендә
Телим КЕШЕ булырга
Тормышымда игелекләр,
Изгелекләр кылырга.
Минем гаиләм
Әти, әни, мин һәм энем-
Бу безнең тату гаилә.
Безнең гаилә белән сез дә
Таныш булыгыз, әйдә.
Минем әтием Фәнил-
Укытучы мәктәптә.
Малайларны хезмәтнең
Серләренә өйрәтә.
Минем әти бик ягымлы,
Тора елмаеп - көлеп.
Көн дә безне иркәли ул:
"Минем улларым",-диеп
Әтиемнең кулы алтын -
Һәр нәрсәгә җан өрә.
Мине дә хезмәт сөяргә
Өйрәтә шуңа күрә.
Минем әни иң әйбәте,
Исеме аның Гөлнур.
Күзе көләч, йөзе якты,
Күңелендә балкый нур
Мәктәптә ул белем бирә
Татар теле фәненнән.
Чисталыкка, төгәллеккә
Мин өйрәнәм әнидән.
Табышканнар, кавышканнар
Алар безнең бәхеткә.
Бергә корган оялары
Тиңдер алтын тәхеткә.
Мәхәббәтнең җимеше -
Мин туганмын дөньяга.
Кояш үзе килеп кергән
Нур балкыган ояга.
Беренче тәпи басулар,
Мәми тоткан нәни кул.
Балалар бакчасы, аннан
Мәктәпләргә илтә юл.
Энем дә бар әле минем,
Айназ була исеме.
Җырлый да ул, бии дә ул,
Шаярырга дисеңме...
Бик яратам мин аны,
Уйныйбыз бергә-бергә.
Энем булгач, бик күңелле,
Моңсуланмыйбыз бер дә.
Әти-әни янда булса,
Курыкмыйбыз бернидән.
И Ходаем, аера күрмә
Безне Әти - Әнидән!
Флейта и Ветер
Злая мать и добрая тётя
Заповеди детства и юности
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей