"Кышкы урман", "Минем песием" шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_urman.docx | 14.23 КБ |
Кышкы урман.
Карлы бураннары белән
Безгә ап-ак кыш килде.
Табигать бер төн эчендә
Дөньяны карга күмде.
Чыршылар шаулый урманда,
Җемелди ылыслары.
Баһадирдай горур булып,
Төз тора наратлары.
Ә каенны күр әле син,
Моңаеп карап тора.
Алтын яфракларын койган,
Шуңа баш иеп тора.
Әнә, куян йөгереп үтте,
Карда ул күренми дә.
Ул да бит ак тунын киде,
Салкынны ул сизми дә.
Ә аю кышны яратмый-
Өенә кереп качкан.
Салкын бураннардан куркып,
Татлы йокыга талган.
Ул йокыдан уянганда
Килер ямьле язлар да.
Урманны җанландырырга
Кайтыр сайрар кошлар да.
Айзат Дәүлиев.
7 нче сыйныф укучысы.
Минем песием.
Безнең песиебез бар.
Исеме -аның Мыр-Мыр.
Уйнаса да мырлый ул,
Йокласа да мырлый ул.
Энемә гел бәйләнә:
“Әйдә, көрәшәбез”,-дип.
Уйнап, арыгач кына,
Китеп бара “җитәр,”- дип.
Ит белән сөтне ярата,
Бәрәңге, кыяр ашый.
Минем белән кырын ятып,
Телевизор да карый.
Әгәр йокларга ятсам,
Куеныма ята кереп.
Йоклыйбыз без төшләр күреп,
Юрган белән төренеп.
Айзат Дәүлиев
7 нче сыйныф укучы
Бабочка
Пчёлы и муха
Кто грамотней?
Рождественский венок
Щелкунчик