"Әнием", "Әтиемә", "Һәрчак күңелдә" шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
mdin.docx | 14.6 КБ |
Әтиемә.
Әтиемне бик яратам,
Эштән кайтуын көтәм.
Эштән кайтып керүгә,
Сорауга җавап көтәм.
Ник димен көннәр бик озын?
Нигә дим тала күзем?
Бигерәк озак эшлисең,
Әйдә булышыйм үзем.
Без тынычлап укысын дип,
Көн дә эшли ул янып.
-Кызларымны сагындым,- дип,
Кайта ул арып-талып.
Әтиемә саулык телим,
Мин аңа бик рәхмәтле.
Ходаемнан үтенеп сорыйм:
Була күр мәрхәмәтле!
Мәдинә Мәхмүдова.
7 нче сыйныф укучысы.
Һәрчак күңелдә.
Халкыбызның горурлыгы-
Бөек шагыйрь ул – Тукай.
Һәр шигыре күңелемдә
Балкып торган якты ай.
Ул күрсәткән туры юлдан
Без барабыз гел алга.
Аның язган шигырьләре
Маяк безгә ал таңда.
Тукай әкиятләре безгә
Юлдаш булды үскәндә.
Шигырьләрен һәркем сөйли
Тормыш юлын кичкәндә.
Мәдинә Мәхмүдова.
7нче сыйныф укучысы.
Әнием.
Җир йөзендә иң кадерле кешем,
Минем өчен син ул- Әнием.
Дөньяда яшәвем өчен дә мин
Сиңа рәхмәтлемен , Әнием.
Күктә кояш җирне җылыткандай,
Син мине җылытасың, Әнием.
Язның иң матур чәчәкләрен дә
Сиңа бүләк итәм, Әнием.
Күңелемдә авыр уйлар булса,
Син мине юатасың, Әнием.
Йөрәгем талпынып ашкынганда,
Киңәшләрең миңа юлдаш, Әнием.
Изге теләкләрең өчен рәхмәт
Яусын сиңа, газиз Әнием.
Кайгы-хәсрәтләрсез генә яшә
Мәрхәмәтле, гүзәл Әнием.
Мәдинә Мәхмүдова.
8 нче сыйныф укучысы.
Мать-и-мачеха
Одеяльце
Дымковский петушок
Кто самый сильный?
Кто должен измениться?