Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясендә укучым "Борынгы китаплар һәм истәлекләр" темасы буенча чыгыш ясады һәм II урынга лаек булды. Ул иҗади эшендә борынгы китапларның үзенчәлеген һәм тарихын тикшерде. Шулай ук аларны саклау мәсьәләсен дә күтәрде.Эш бик уңышлы булды.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_ivanova_e.a.doc | 51.5 КБ |
Борынгы китаплар һәм истәлекләр
Иванова Эльза Анатолий кызы
Саба районы Шәмәрдән лицееның
6 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Әүхәдеева Алсу
Вәгыйз кызы
Иҗади эшемнең темасы: “Борынгы китаплар һәм истәлекләр”. Фәнни
эшемнең максаты- элекке язмалар һәм язылу үзенчәлеген тирәнтен өйрәнү, борынгы
язмаларның кулланылыш һәм саклау мәсьәләсен үстерү. Кулланылган әдәбият
исемлеген слайдта күрәсез.
Без – китаплы халык. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән борынгы китаплар шул хакта сөйли. Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Шуңа күрә дә без китап галиҗәнәпләренә чиксез рәхмәтле. Халкыбыз гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән борынгы китаплар шул хакта сөйли. Ул китапларны махсус күчереп язучы осталар барлыкка килгән. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем өстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Алар шул рәвешчә милләтебезнең мирасын үстергәннәр, хәзерге буыннарга дәвам иткәннәр. Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез. Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз.
Борынгы әдәби әсәрләрнең төрле күчермәләре әле дә табылып тора. 1787 нче еллар тирәсендә казна хисабына гарәп хәрефләре белән Коръән басыла. Төрки-татар телендә нәшер ителгән беренче матур әдәбият әсәре-“Сәйфелмөлек кыйссасы”. 1980 нче еллар ахырында үткәрелгән археографик сәфәр вакытында Чүмбәли саласында табылган бер кулъязма читендә олуг шәех турында “мөбарәк кадәмен (аягын) Мәдәнә авылына басты, анда бераз торып, Чүмбәлигә юнәлде”, дигән сүзләр язылган. Шул исәптән, алар арасында Ханморза әл-Болгари исемле кешенең Казан арты Бәрәскә авылы мөселманнары белән якын элемтәдә булганлыгы шулай ук кулъязмалардан билгеле булды. Аерым табышларга килгәндә, Камка авылында атаклы фарсы шагыйре Сәгъдинең “Гөлстан” поэмасы барлыгы ачыкланды. Нижгар якларында да XIX–XX йөз башы гарәп язулы кабер ташлары, ягъни эпиграфика истәлекләре бик күп түгел. Моның сәбәпләрен төгәл генә атау кыен. Ул тарафларда кабер ташлары кую традициясе бик үк тамырлы түгел, чөнки Темников тирәләрендә XVII гасыр кабер ташларының табылып торуы мәгълүм. Әлегә, Нижгар төбәгендәге мөселман авылларында ташлар куелган очракта да, алар озакка чыдамый торган материалдан ясалган, дигән фаразга килергә туры килә. Шулай ук кабер таш язмаларының әһәмияте зур. Мәсәлән, Шәмәрдән бистәсендә һәм Саба районында элекке язмалы кабер ташлары бар, әмма аларның берничәсен генә туганнары аркылы белергә мөмкинлек булды. Алар гарәп телендә шигъри юллар белән язылганнар һәм элекке китаплардагы истәлекләргә охшаганнар. Бу каберлекләр Шәмәрдәннең иске зиратында сакланыла. Без борынгы язулы берәр иске китап күрсәк, аны Коръән китабы дип уйларга күнеккән. Әмма ул алай гына түгел. Борынгы китаплар тарихы Әгерҗе, Кукмара, Саба, Теләче, Лениногорск районнарында берникадәр өйрәнелгән. Мәсәлән, Шәмәрдән бистәсендә яшәгән Нәзирә әбинең элекке китаплары өйрәнелеп, хәзерге көнгәчә туганнарына барып иреште. Бу дини темага язылган китаплар иде. Табылган китаплардан Шәйхелислам әл-Тәкви тәрҗемәсендә “Либабел-хикәят” төрки телгә тәрҗемә ителмәгән, Мөхәммәтгәрәй Мозаффар угылы әл-Мәстабиның “Хуҗа сәлим” хикәяте китаплары аеруча кызыклылардан. Әтнә районы Ташчишмә авылы мәчете чормасыннан алынган кулъязма истәлекләрдән ХVII гасырга нисбәтле “Кыйссаи Йосыф”, “Каһарман катыйл” әсәрләренең нөсхәсе табылган. Оренбургта яшәгән тарихчы Петр Рычков борынгы китаплар белән кызыксынган, андагы мәгълүматларны хезмәтендә файдаланган. XVIII гасырның беренче чирегендә швед галиме Ф.И.Табберт-Страленберг Әбелгази Баһадир ханның “Шәҗәрәи төрек” әсәренең кулъязмасын табып, рус теленә тәрҗемә итә. Фәимә Мусинадан алынган кулъязмада “Бабай”, “Ятим Сабир, “Җәй, “Сукачы”, “Сукачы белән атчы”, “Бала сүзе”, “Эшләп тапкан акча”, “Бер хат”, “Мәктәпкә барганда”, “Ятим кыз” әсәрләре дә язма мәдәниятебезне баеталар. Оренбургта яшәгән тарихчы Петр Рычков кулъязма тарихи китаплар белән кызыксынган, аларның мәгълүматларын үзенең хезмәтендә файдаланган. XVIII гасырның беренче чирегендә швед галиме Ф.И.Табберт-Страленберг Әбелгази Баһадир ханның “Шәҗәрәи төрек” әсәренең кулъязмасын татарлар арасында табып, рус теленә тәрҗемә итә.
XIX гасыр башына кергәч, татар кулъязмалары белән кызыксыну, аларны туплау һәм өйрәнү эшенә Габдерәхим Утыз Имәни, Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Әмирханов, Шиһабеддин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддинов, Нигъмәтулла Кармышев һәм башка язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Рус галимнәреннән бу өлкәдә хезмәт күрсәткән К.Фукс, И.Н.Березин, А.Казембек, В.Вельяминов-Зернов, Н.Ильминский кебек исемнәр мәгълүм. Исемнәре китерелгән галимнәрнең барысы да кулъязма китапларны эзләп тапканнар, туплаганнар һәм еш кына борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан эшләп, бастырып та чыгарганнар.
Казан үзәкләрендә бүгенге көнгә 25 меңләп татар кулъязма китаплары саклана.“Коръән” тәфсире язган Садыйк Иманколый гаиләсендә биш кулъязма табыла, ләкин аның язмышы хәзерге көндә билгесез. Г.У.Имәнинең үзе күчереп язган китаплары, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил кебек әдипләрнең кулъязмалары да сакланып килә.
Казандагы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1939 нчы елны оешып, шул вакыттан бирле язма мирасыбызны туплау урынына әйләнә. 1968 нче елдан башлап, Институтта археографик экспедицияләр юлы белән кулъязма китаплар туплау җанланып китә. Әгәр 1968 нче елга кадәр тупланган кулъязма китапларның саны 83 булса, 1969 нчы елда 38 һәм Сәет Вахиди гаиләсеннән яңадан 111 кулъязма килеп өстәлә, Археографик экспедицияләр вакытында Мөнир Юсупов, Камил Дәүләтшин, Шакир Абилов, Фазыл Фасеев, Ләйлә Мәхмүтова, Дөррия Рамазанова, Тәнзилә Хәйретдинова, Нигъмәт Ваһапов, Мәсгуд Гайнетдинов, Әнвәр Шәрипов, Марсель Әхмәтҗанов, Нил Юзеев, Рафис Әхмәтов, Рәшит Ягъфәров, Нәҗип Исмәгыйлов, Фәрит Яхин һәм башкалар төрле экспедицияләр вакытында кулъязма китаплар туплауда катнаштылар. Бүгенге көндә Мирасханәдә 200 меңнән артык берәмлек гарәп графикасындагы басма һәм ташбасма китаплар бар. Әлбәттә, бер өлеш кулъязмалар Институтта аерым хезмәткәрләрнең шәхси архивларында сакланып килә. Кулъязма китапларыбызны туплау бүгенге көндә дә дәвам итә, ел саен яңалары табылып тора.Казан университеты китапханәсендәге язмалар документаль каталогларга кертелгәннәр һәм хәзерге көнгәчә сакланып килә.
Борынгы язмаларыбызны өйрәнүнең әһәмияте бик зур, чөнки алар аша без тарихыбызны, мәдәниятебезне, әби-бабаларыбызның мирасын тулырак күз алдына китерәбез. Анда язылган һәр җөмлә аерым мәгънәгә ия. Ядкәрләр аркылы хәзерге чор кешесе белемгә, гомерне заяга уздырмаска өйрәнсен иде. Мирасыбызны өйрәнү һәм саклау нәтиҗәсендә, рухи байлыгыбызны, йолаларыбызны, горурлыгыбызны да саклап киләбез әле. Ләкин моны барлык кеше дә аңламый шул, аны искелек итеп кенә күрәләр. Әмма без моңа юл куймаска тиеш. Шушы өйрәнү аркылы борынгы язмалар күбрәк табыла һәм фәнни эшләр эшләнелә, элекке хезмәтләргә кызыксыну хисләре дә арта бара. Ә бу язмалар мәңге онытылмаячак. Шуның өчен мирасыбызны саклыйк һәм югалтмыйк!
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Кто чем богат, тот тем и делится!
Сочини стихи, Машина
Сказка на ночь про Снеговика
Нечаянная победа. Айзек Азимов