Күренекле галимнәребез, язучы, шагыйрьләребез иҗаты ашатуган җирнең, ана теленең бөеклеген күрсәтү буенча проект эше.
Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшүсмерләрнең
фәнни-тикшеренү укулары
Татар филологиясе
Туган җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар теле.
(Күренекле галимнәребез, язучы, шагыйрьләребез иҗаты аша туган җирнең, ана теленең бөеклеген күрсәтү буенча проект эше)
Салахова Алсу
Тукай районы Комсомол урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы
Фәнни җитәкчеләр:
Галимова М.М. һәм Галимов Ф.З., 1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
2015
Проектның планы.
l Кереш.
l l Төп өлеш.
l l l Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият.
Нигезләмә.
Халыкның зур байлыгы – туган җире, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле.
Максат:
Туган тел, кешене шәхес иткән тылсымлы көч булган кебек, кешеләр төркемен халык иткән бөек көч тә ул. “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, “Иле барның теле бар”, “Телеңне сакла, дәүләт күрерсең” ... гасырлар буе дистәләрчә халыкларның, ил- мәмләкәтләрнең казанышлары белән дә, гыйбрәт – сабагы, ачы язмышлары белән дә олы бер нәтиҗә икәнен күрсәтү.
Бурычлар.
Кереш
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
Коръәннән: “Ул – җирне сезгә йөрергә уңайлы итеп яратты. Анда йөрегез, теләгән җирдә яшәгез һәм ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз.” (Мөлек сүрәсе 15 аять).
Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.
Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Төп өлеш.
Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Н.Фәттах, Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Әдипләр кеше һәм туган җир арасындагы элемтәнең мөһимлеген аңлап, бу элемтәне тагын да көчәйтүне һәм туган якка карата булган битарафлыкны булдырмый калуны күздә тоталар. Язучылар, билгеле бер төбәкне һәрьяклап тасвирлап, укучыларны үзләренең шунда яшәгән вакытта кичергән хисләре белән генә түгел, ә табигатьне һәм тирә-юньне сурәтләп, яңа авыллар, шәһәрләр белән таныштыралар. Мондый әсәрләрне укыган кеше берничек тә тыныч күңел белән кала алмый. Мәсәлән, Муса Җәлил үзенең “Ышанма” дигән шигырендә туган яктан аерылып киткәч, әсирлеккә төшкәч нинди кичерешләр кичерүе турында:
Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала? – дип яза.
Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.
Гөлшат Зәйнәшева да үзенең “Туган җирем – Татарстан” дигән шигырендә
Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда, - дип яза.
Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.
Зөлфәт тә “Туган тел турында” шигырендә:
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!” дип-
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!- дип яза.
Күргәнебезчә, язучылар үзләренең туган телләрен сөйгәннәре, Туган яклары, әти-әниләре белән бер рәткә куялар. Кеше бәхетле булсын өчен боларның барысы да бик кирәк. “Туган ил, туган тел сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр”, - дип яза Сибгат Хәким дә.
Безнең телебез дә, динебез дә борынгы болгар бабаларыбыздан килә. Без үткән ел Болгар җиренә сәяхәткә бардык һәм үзебезнең борынгы бабаларыбызның торган җирләрен, Икмәк музеен, мәчетләрне карап кайттык. Медицинага кагылышлы экспонатларны карагач, шаккаттык, күбесе үзгәрмәгән дә. Әле бер җирдә дә өйләрне пар белән җылытмаганда, мунчалар булмаганда безнең борынгы бабайларыбызда болар булган инде. Күн итекләр, беренче акчалар, сәүдә эшенең алга китүе дә болгар бабаларыбызның алдынгы фикер ияләре булуын күрсәтә. Экскурсиядән кайткач укытучыбыз Нурихат Фәттахның “Итил суы ака торур” дигән китабын укырга киңәш итте. Бу китапны укыгач, без Туган илебез турында тагын да күбрәк белдек. Күрән би, Котыйм бикә, Алмыш хан, Тотыш һәм башкаларның образлары аша Туган илнең киләчәге өчен көрәш сурәтләнә.
Тотыш – баш бирмәс, гореф-гадәтләргә дә каршы килә торган егет, ләкин Алмыш хан үзенең гаскәре белән килгәч, ул берүзе өч батырга каршы чыга. Үзенең тәвәкәллеген күрсәтә. Бу аның Туган җирен, туган телен, әти-әнисен, Акбүреләр ыруын яклауын, саклап калырга тырышуын күрсәтә. Әсирлеккә эләккәч, Алмыш ханның көчле, бердәм дәүләт төзергә теләгәнен аңлый. Шуңа күрә ул үз дәүләте – Акбүре ыруын да ислам динен кабул итәргә күндерә. Бер хан кулы астына җыелып, бер-береңә ярдәм итеп яшәгәндә генә үз илеңне һәм телеңне саклап калып була икәнлеген халыкка аңлатала. Язучы Тотыш образы аша (тарихта андый кеше булмаган) халыкның алга, билгесезлеккә атлавын күрсәтә. Әсәрнең исеменнән күренгәнчә, елга ага, яшәеш дәвам итә, су үзгәреп торган шикелле ситуацияләр дә үзгәрә. Берләшкән халык яши, шулай булгач тел дә яши.
Акъегет үзенең “Туган телем” дигән шигырендә:
Бик борынгыдан
бабалар аша
миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң,
бирдең белем.
Хәзер инде
Офыктагы маяк булып
алга чакыр,
татар теле,
Тукай теле,
туган телем!..-дип яза.
“Туган тел – Тукай теле, татар теле. Менә Тукай теле нинди киң дәрәҗәдә кулланыла бездә. Тукай иҗаты туган телнең чагылышы булып калды,”- дип яза Сибгать Хәким.
Бу чынлап та шулай бит. Аның “Туган тел” шигыре татар теленә гимн булып тора. Ә “Кәҗә белән Сарык” хикәясе балалар өчен язылган кебек кенә булса да, нинди киң эчтәлекле. Кәҗә белән сарык урман эченә керәләр. Урман - ул билгесезлек символы. Юлларында ут – өмет күренә. Алар шунда китәләр. Эчтәлектән күренгәнчә, 1905-1907 елгы җиңү вакытлыча гына ди Тукай. Икенче көнне Кәҗә белән Сарык юлларын дәвам итәләр. Алда аларны билгесезлек көтә, ә бүреләр куркып качтылар гына, алар кире кайтачаклар. Тукай бу әсәре белән үзенең халык язмышы өчен кайгырганын, җиңү юлында нинди киртәләр көтүен аңлата.
“Гыйлемле халык – үлемсез”,- диләр. Бу чынлап та шулай. Безнең галимнәребез телне, милләтне саклап калу өчен бик күп көч түккәннәр. Халык тәрбиясенең иң югары максаты – кешелекле, әхлаклы, һәрьяктан камил кеше тәрбияләү. Бу төшенчә бик күп мәгънәле. Ул – кешедә булырга тиешле барлык уңай сыйфатларның җыелмасы. Идеал, алга куйган максат ул күпкырлы үсешкә ия кеше тәрбияләүнең гомуми бурычларын берләштерә, укыту-тәрбиянең югары максатын билгели. Тәрбиянең эчтәлеген мәгърифәтчебез Каюм Насыйри бик тулы итеп аңлата: “...Тәрбия кылмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып – эчертеп үстермәк вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер...”
77 яшендә вафат булган бу изгелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. “Ул дауламый да, шауламый да, дәгълар да куймый, бәхәс конфликтка да керми, - халыкның нәкъ үзе кебек, меңәрләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан- шөһрәт тә мөһим түгел”, - дип яза Хатыйп Миңнегулов 1999 елда.
Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдәр була. Бик күп фәннәрдән дәреслекләр, татарча-русча, русча- татарча сүзлекләр язып калдыра. Аны олуг мөгаллим, бөек остаз, милләт педагогы “ дип атарга мөмкин. Әйтерсең Каюм баба гомере буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла. Ул тел, тәрбия, белем бирүне алгы рәтләргә куя һәм татар телен өйрәнүгә бик зур игътибар бирә. Мәсәлән, “Иҗек” (1895) – эчтәлеге белән бу китап “Әлифба”га тиң.
Каюм Насыйри тел, аны укыту мәсьәләләре турында гел исендә тота. Мәсәлән, математика, табигать фәннәре атамаларын татар телендә күрсәтүнең күп кенә үрнәкләрен бирә ( бүлүче, сан, калдык, хисаплык һәм башкалар). Каюм баба телебезнең кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен ныклап өйрәнергә, шуның ярдәмендә аны камилләштерергә чакыра.
Аның “Әбүгалисина кыйссасы” (1872) иң күренекле һәм киң таралган әсәрләрнең берсе. Ул аны төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә. Бу хыялый повесть. Төп каһарман Әбүгалисина үзенең белем-һөнәре, сәләте белән кешеләрдә әхлакны үстерүгә хезмәт итә.
Бу әсәрендә язучы һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу өстендә эшли. Эчтәлектән аңлаганча, бала ата-анасын хөрмәт итсә генә (Кадерле атабыз, сөекле анабыз, диделәр, безнең юллар йөреп, илләр күреп, төрле җирләрдә булып, гыйлем аласыбыз, бу дөньяның серләренә төшенәсебез килә. Безгә рөхсәтегезне бирегез, изге теләктә калыгыз), белемгә омтылса, туган телен онытмаса гына үз теләгенә ирешер.
Әсәр акыл көче, гыйлем куәтен раслый, аларның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтә. Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясен ачыклый. Каюм Насыйри үз гомерен дә шушы юлга багышлый һәм соңгы көннәренә кадәр шул юлыннан тайпылмый.
Туган нигез, туган туфрак, туган як шәхес формалашуда мөһим роль уйный. Һәр бала яшел бишеге булган туган ягыннан илһам алып үскәндә генә үз халкының таянычы була ала. Ә күренекле якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнү- тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез.
Татар милләте – кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы, дистә гасырларга сузылган кыйммәтле мәдәнияте, күркәм гореф-гадәтләре бар. Минемчә, шул гореф – гадәтләрне саклаганда гына туган телебезне саклап кала алачакбыз. Галим үзенең “Балаларга үгет- нәсыйхәт” дигән китабында Ватаныбыз вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз турында болай дип яза: “ ... ватандашлар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен кануннар бар, ә безнең вазифабызның берсе – бу кануннарны хөрмәт итүдер”, “... кешеләрнең уй-фикерләре вә ышанулары һәр заман үзгәрешсез дәвам итми. Һәр кеше үзенчә уйлый, фикер йөртә. Бөтен нәрсәне дә безнең кебек уйламаучы кешеләрнең фикерләренә дә хөрмәт белән карарга кирәк. Аларның дөрес булган фикерләре белән килешеп, әмма дөрес булмаган фикерләренә нигезле җавап биреп, һәр кеше өчен дә уртак булган хакыйкатьне аңлатырга кирәк”, - дип яза.
Бу юллар безнең бүгенге көнебезгә бик тә туры килә . Чөнки без Татарстанда яшәсәк тә, рус һәм татар телләре дәүләт теле булса да аны кимсетүчеләр әле дә бар. Мәсәлән, Түбән Кама шәһәредә берничә шундый очрак булганны мин интернет челтәре аша укып белдем. Безнең галимнәребез, язучыларыбыз Туган телебезне “Ана теле” дип атасалар да, бик күп фәнни эшләр язып калдырсалар да,
тел өйрәнү өчен этәргеч (мотивация) юк, чөнки урыс теле төрле милләтләрнең үзара аралашу теле диләр. Мин моның белән килешмим. Безнең мәктәп рус мәктәбе булса да, без бик күп чараларны татар телендә алып барабыз, күп кенә конкурсларда катнашабыз һәм “Татар телен авыл саклый” дигән сүзләр белән килешәбез.
Туган тел! Туган ягым- яшел бишек! Һәркем өчен нинди газиз сүзләр. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, Туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, безне тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Шуңа күрә Туган телебезгә, илебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!.
Йомгаклау.
Язма эшемне Гомәр Бәшировның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Язучы шушы ике җөмләсендә ана теленең бөеклеген әйтеп биргән.
...Халыкның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.”
Безнең борынгы бабаларыбыз
Безгә телебезне ачканнар.
Үзләренең әкиятләрен
Көйли-көйли сөйләгәннәр.
Кол Галиебез үрнәк итеп,
Бөеклеккә күтәргән.
Кандалыйлар дәвам итеп,
Яңа үрләр яулаган.
Каюм бабай озак еллар
Телебез дип тир түккән.
Дәреслекләрен беренче булып
Татарга язып биргән.
Бөек Тукай безнең телдә
Халыкка хезмәт иткән.
Галиәсгар шаян телдә
Сәхнәгә алып чыккан.
Ә Мусалар, Алишлар
Утлы еллар чорында
Туган телебез аша
Фашистларга ут сипкән.
Безнең гореф-гадәтләрне
Нуриханнар, Гомәрләр
Бик якты сүрәтләгән,
Сакларга дип калдырган.
Илдә булган явызлыкны
Телебез ачарга курыкмаган.
Сәләховлар, Гыйләҗевләр
Ачыктан – ачык язып биргән.
Меңеллык мәктәбебез
Кол Галидән башланган.
Бүгенге көндә аны
Һәр шагыйрь дәвам итә.
Телебезгә әле һөҗүм
Бүген дә туктамады.
Төрле сылтаулар аша
Мәктәпләребез ябылды.
Ләкин әле татарлар
Тиз генә бирешмәсләр.
Бабайлардан үрнәк алып
Үз телләрен сакларлар.
Файдаланылган әдәбият:
Сказка про Серого Зайку
Как нарисовать ветку ели?
Дерево в снегу
Хрюк на ёлке
Снежный всадник