Туфан - үзе бер чор.
Хатлар аласы килә.
Әйтерсең лә, хат эчендә
Казан һавасы килә.
Хәсән Туфан
Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Х.Туфан үзенә генә хас индивидуальлеген саклап калган шагыйрь.
Вложение | Размер |
---|---|
hatlar_alasy_kil._hsn_tufan._1.docx | 46.56 КБ |
Туфан – үзе бер чор.
Хатлар аласы килә.
Әйтерсең лә, хат эчендә
Казан һавасы килә.
Хәсән Туфан.
Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында ярым крестьян, ярым эшче гаиләсендә туа.
Үткән 20 нче гасырга1 әйләнеп карасак, катлаулы үзгәрешләргә, кискен фаҗигаләргә, илләрне тетрәткән сәяси борылышларга гадәттән тыш мул булуын күреп таң калабыз.
Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Х.Туфан – баштан ахырынача үзенә генә хас индивидуальлеген саклаган шагыйрь2. Ул поэзиядәге классик төзек, халыкчан, искиткеч камил эшләнгән ширырьнең иң матур үрнәкләрен тудырды. Үз чорының хаталарын, трагик ялгышларын, шул хаталар нәтиҗәсендә туган олы фаҗигане чагылдырды.
Күренекле әдипләребез3 “Мәскәүдән нур алдылар”, “Ленин белән сөйләштеләр” дип “бөек рус халкына дан” җырладылар. Ә менә Х.Туфан исә, дөньяның ачысын – төчесен күп татыган шәхес буларак, болай дип язган иде.
Алтын куллы халык булсаң да, син
Бәхет йөзе күрә алмадың...
Сан ягыннан байтак булсак та без,
Сансыз халык идек Рәсәйдә.
Бу юллар 1937 елда язылган!
Х.Туфан фаҗигасе кайчан башлана соң? Аның гаепләнүенә сәбәпче булган “Ант” поэмасын язган чакларданмы? Язучылар союзыннан чыгарылган 1937 нче елданмы? Казан төрмәсенә ябылган 40нчы елданмы? Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем иткән 1942 елның 7 нче март көненнәндер? Ләкин аның фаҗигасе большевизмга алданып яшәгән чорда ук башлана. Мәсәлән,
Җыр башланды.
Батыр, зур җыр
Корал тоткан килеш җырланды.
Чакырды җыр
Бөек көрәшләргә
Бөтен ачлар, коллар дөньсын. 1927.
Бу шигьри юлларда ул матур киләчәккә ышануын күрсәтә. Шулай ук үзе исән чакта бастырылмаган икенче бер шигырендәге:
Азмы тапкыр таланды бу җаным,
Азмы минем гомерем киселде,
Азмы тапкыр үлем карарлары
Рамкалады минем исемне,-
юллары да шагыйрь трагедиясенең зурлыгы, кичерешләренең тирәнлеге хакында сөйлиләр. Үлемгә хөкем ителгән кешенең газапларын, аның җәлладлары белән чагыштырганда, тиңсез рухи өстенлеген тоткынлыкта язылган “Чәчәк сибелә җилдә” шигыре күрсәтә. Бу менә шундый хаксыз үлемгә таба баручы кешенең соңгы кичерешләрен сурәтләүче шигырь. “Туган илен өзелеп сөйгән өчен “гаепле” ул фашист каршында”,- дигән юллар сталинизм вәхшилеген фаш итүгә корылган. Дөрес, “Чәчәк сибелә җилдә” шигыре фашизмга каршы гына язылганда да үзенең эчтәлеге һәм тәэсир көче белән җитәрлек югарылыкта тора алырлык . Шигырь җәллад һәм корбан каршылыгына корылган. Гадәттә кешене җәзага, бигрәк тә үлем җәзасына, моның өчен җитәрлек дәрәҗәдә гаебе булганда гына хөкем итәләр. Яисә сугыш шартларында дошманнар җәзаланырга мөмкин. Мондый чакларда хөкемдарлар хөкем ителүчегә караганда, һичшиксез, өстенрәк торалар. Бер гаепсез кеше җәзалаган очракта урыннар алышына, корбан үзенең рухи өстенлеге, керсез күңеле белән җиңелүчедән җиңүчегә әверелә, аның хәтта үлеме дә җиңү булып, тантана булып яңгырый башлый. Х.Туфан менә шундый драмматик тантананы нечкә лирик хисләргә төреп тасвирлый. Үлемгә хөкем ителгән персонажның айлы алан буйлап, кулларын “устав боерганча артка куеп” соңгы тапкыр атлап баруы, бар табигатьнең, шагырь тарафыннан җанландырылып, бу гаделсез хөкемне моңсуланып һәм үксеп күзәтүе, хәтта пуляның да “протест бигргән күк” читкә китүе әләге үлемнең гайре табигыйлеген, бернәрсә белән дә аклап булмаслык җинаять икәнлеген искәртә. Корбан белән җәллад арасындагы кискен контраст – беренчесенең тиңсез рухи өстенлеге, икенчесенең үз җинаятен берничек тә аклый алмагач, аны яшерен үтәве, барча җанлы һәм җансыз табигатьнең моңа каршы булуы әнә шулай сүрәтләнә. Җинаятьнең иң соңгы мизгелендә автор хисләр киеренкелеген иң югары дәрәҗәгә күтәрә.
Винтовкасын озак төзи җәллад:
Йөрәк турысын эзли шикелле...
... Әллә шунда
Кошлар кычкырдылар,
Әллә аңа шулай ишетелде:
Бик еракта,
Идел буйларында,
Җавап көтеп,
үксеп,
тилмереп,
Нәни бала кебек сабый бала:
“Минем әти кайда?” – ди кебек.
Шигырь юлындагы балан – бала янәшәлеге очраклы түгел. Баштагы строфаларның берсендә автор үлемгә баручы персонажның “юл буенда үскән баланны” иркәлисе килүен искәрткән, кәккүге дә “елап арыган олан күк” үксегән иде. Әлеге шигъри детальләр, бер яктан, үлемнең фаҗигаи асылын тирәнәйтсәләр, икенче яктан, җинаятьнең кансызлыгын, ерткычлык дәрәҗәсен үстерәләр. Шигырьне икегә бүлүче каршылык алымы:
Атты фашист...
Урман үкереп куйды...
Үтерәләр бит кешене, - дигән күк...
Дигән юлларда үзенең югары ноктасына җиткерелә. Моңа “кеше” сүзенең киң фәлсәфи мәгънәдә кулланылуы хезмәт итә, атучыларның кеше түгел, ике аяклы, ике куллы ерткычлар икәнлеге аңлашыла. Әсәрнең башында һәм ахырында кабатланучы “чәчәк” символы үтерелүченең һәр яктан хөрмәткә лаек, онытылмаслык шәхес булуын ассызыклый. Әлеге шигырь үзенең эмоциональ куәте, фәлсәфи егәре белән сталинизмның бөтен ил күләмендә җәелдерелгән, бернәрсә белән дә аклап булмаслык җинаятьләрен гаепләү акты булып яңгырарга тиешле әсәрләрдән иде. Әмма коммунистик томанлык4, фикер хөрлегенең богауланган чорында ул үзенең асыл функциясен үти алмады һәм үти алмый да иде. 15 строфадан торган шигырь юлларында бары тик ике тапкыр кулланылган фашист сүзе төп җинаятьчеләрне ышыклады, шуның белән бергә шигырьнең торгынлык елларында укучыга барып җитүен дә тәэмин итте.
Уйлады ул:
Кем белсен, - дип, - соңгы хәлемне...
...Үксеп үскән җилдә чәчәк сибелә,
Чәчәк күмә
Яңа каберне... (1947ел.) 3
Әйткәнебезчә, иң авыр шартларда да Х.Туфан язуын дәвам итә. Алай гына да түгел, шагырь иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ менә тоткынлык елларына туры килә.Башта язылган шигырьләрен күңеленә беркетеп, исендә генә тота. Ләкин яңа әсәрләр җыела бару белән, хәтердә тоту авырлаша. Ә иң хәтәре: үзе үлсә, барлык язганнары да юкка чыгачак. Шагыйрь шундый әмәлен таба4. Эшкә төнге сменага чыга. Иптәшләре ял иткән арада, 3-4 кат күзлек киеп, каты карандашны кыл сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза (ул аларны папиростан аерып ала), монда 300 юлга якын шигырь сыя. 20-30 бит җыелгач, ул аларны түгәрәкләп тыгызлап төрә дә, сохарины тишеп, шуның эченә яшерә. Тишекләрне исә ике яктан да ипи белән ябыштырып, мич алдында кыздырып киптерә. Шулай итеп ул, барысын булмаса да, иҗатының төп өлешен саклап, туган якларына алып кайта.
Шагыйрьнең төрмә – лагерьлардагы михнәт – газапларын уртаклашучы кеше – хатыны була. Ирен “халык дошманы” итеп кулга алгач, Луиза Салиаскарованы эшеннән чыгаралар, фатирын алалар. Ул судка мөрәҗәгать иткәч кенә урынына кайтаралар. Ләкин тиздән яңадан куалар. Кышкы салкында фатирдан фатирга , бүлмәдән бүлмәгә йөрү эзсез калмый. Салкын тиеп улы үлә. Олы йөрәкле хатын бер – бер артлы килгән кайгы – хәсрәттән бөгелеп төшми. Ул донор була. Канын сатып, иренә азык – төлек җибәрә. Шулай итеп, ул Туфанда яшәүгә дәрт уята. Шагыйрьнең әсәрләрендә бу күренә.
13 нче апрельдә5 үзеннән баш тартырга киңәш итеп, ул хатынына хат яза.
Калын диварлар, тимер рәшәткәле тәрәзәләр тормыштан аерган хәлдә шагыйрь күңеле җыр, моң булып уган ягына оча.
Дөнья мине Сугышлардан замана Үзгәртте: Туктап торган арада,
Еламаска өйрәтте. Яраларны ямаштырып
Күлмәк җиңен ертасымы? - Ята идем
Бәйлисе бар Далада:
Йөрәкне.
Юллар ... озын иделәр ...
Кайттым.
Бусы – кабере ... – диделәр.6
Шигырьнең үзәгендә хәсрәт тора. Сәбәпләре:
1. Дала – символ. Ул эзоп (яшерен) теленә әверелә. Үзенең төрмәдәге газаплары. Күлмәк җиңе үзен үзе юатуга юнәлгән.
2. Хатынының үлеме. Лирик геройның “Вулканнарга керер идем, шундадыр ул ... дисәләр” дигән юллары хәсрәтнең югары дәрәҗәгә җитүен күрсәтә.
Шигырьнең беренче өлеше – даими хәсрәт; икенче өлештә даими хәсрәткә яңасы өстәлә, ул – хатынының үлеме. Монда юану бар – яңа мәхәббәт көтү7 .
Халык һәм шагыйрь иҗатының уртак җимеше булган бәхетле язмышлы әсәрләрдән Х.Туфанның “Ак каен”ына7 тукталып үтәсе килә. 1933 елда иҗат иткән шигырь халык күңеленә үз җыры булып кереп урнаша. Аның тексты кайбер үзгәрешләр дә кичергән. Х.Туфандагы “Юл буеннан аклар килделәр” дигән юл халыкта киңрәк мәгънә алган: “Ял буеннан ятлар килделәр”.
Шигырьнең икенче строфасындагы конкрет Хәйбулланы халык җырда киңрәк мәгънәле авылдаш белән алыштырган. Әдәби яктан бу тулысынча аклана. Чөнки әсәрнең беренче юлларында да сүз “ак каенның ярлы авылдашы” турында бара бит.
Х.Туфан шигыре оптимистик юллар белән тәмамлана:
Әйтегез лә шушы ак каенга:
Киң кырларда үзе генә түгел,
Эзе дә юк инде ятларның.
Каенга аппагым дип дәшүнең халкыбызның бик борынгы карашларыннан
килә. Җырның халыклашкан вариантында бу юллар юк. Халыкның гасырлар бу тәрбияләнеп килгән шигъри сиземләве бер нәрсәне ачыклый: әле генә китерелгән өзек әсәрнең искиткеч тирән мәгънәсен беркадәр киметә кебек. Шигырьнең баш өлешендәге кискен конфликт та бераз йомшара. Җыр халык телендә бераз башкачарак, әмма ышанычлырак юллар белән тәмамлана:
Яфраклары коела ак каенның
Яфраклары коела яшь кебек;
Әле дә булса талпынадыр төсле
Шул каенга аскан яшь егет.
Шигырьдә – тирбәләдер төсле, халык вариантында исә талпынадыр төсле. Моның да үз мәгънәсе бар. Җырда сүз үлем белән яшәү арасындагы коточкыч бер күренеш турында бара. Әсәрнең эмоциональ яңгырашын әнә шул билгели. Гомерлеккә күз алдында әнә шул күренеш кала. Әсәрнең эчтәлеге – фаҗига. Халыклашкан вариантның соңгы куплетында әнә шул трагик күренеш үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Һәм шунда өзелә. Димәк, ул үзенең төп мәгънәсен, эмоциональ яңгырашын тулысынча саклап кала.
Күрүебезчә, халык телендә әсәр киңрәк мәгънә алган. Чөнки халык иҗатының иң җитди әсәрләре конкрет бер чорга гына багышланып иҗат ителмәгән. Халык иҗатының иң матур, иң гүзәл әсәрләре гасырлар, мең еллар буе яшиләр. Шуңа күрә аларның мәгънәсе дә, мәңгелек кебек, киң һәм тирән булырга тиеш.
30 нчы еллар – Х.Туфан поэзиясенең халык иҗатына искиткеч якынайган, әйтергә мөмкин, бу ике иҗатның үзара укмашып яшәгән бер чоры. Шагыйрь халык иҗатыннан илһам ала. Шул нигездә үз әсәрләрен тагы да баетып, камилләштереп, яңадан халыкка кайтарып бирә. Ул табигать тормышында тирән эчке мәгънә күрә8, тереклек күрке – су тамчысында, яфрак җилфердәвендә, ак каен зарында, йолдызлар җемелдәвендә, ком – буран шавында олы мәңгелекнең бер чагылышын таба. Гомумән,Х. Туфанда “саф пейзаж” шигырьләре юк диярлек. Табигать, бер яктан, шәхеснең хис – тойгы дөньясын, фикерләү рәвешен, карашын “җисемләштереп” күрсәтү чарасы булса, икенчедән, ул кешелекнең үткәнен, иҗтимагый – тарихи үсеш этапларын аңларга ярдәм итә. Туган табигать – халык тарихының даими юлдашы, кешенең мәңгелек дусты, киңәшчесе, сердәше.
Х.Туфан 50 елдан артык әнә шулай шигърият эчендә яши. Луизаның мәхәббәте, йөрәк җылысы кара урманнар, биек таулар аша үтеп, халкыбызның Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрен милләтебезгә саклап калган.
Әйтә җилләр күбәләккә
Чәчәкләрнең кайдасын.
Күбәләккә – җил хәбәрче,
Миңа хәбәр кайда соң? – дип яза шагыйрь. Сөйгән яры юк, ә кызы әтисен гафу итми. Аңа нишләргә ? Кая барырга? Гәепсезгә үткән елларны кем кайтарыр?
Салахова Алсу
Зимний лес в вашем доме
Весёлая кукушка
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Самодельный телефон
Прекрасная химия