Сочинение "Тел турында уйланулар"
Вложение | Размер |
---|---|
farhad_sochinenie.docx | 18.55 КБ |
Сочинение
Тел турында уйланулар
И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен бик яратып укыдым. Безнең туган телебез чынлап та бик матур, моңлы, назлы тел.Ул безгә әти - әни кебек үк якын. һәрберебез өчен бишектә чагында әниебез нинди телдә җырласа, иң якын тел - шул тел.
Без татар телен теләп өйрәнәбез. Күп кенә дусларым да татар милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.
Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Мин кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән татар телен дә бик теләп өйрәнәм.Чөнки бу телләрне яхшы белүне үземнең бурычым дип саныйм. Мин Шәйхи Маннур язган сүзләр белән дә тулысынча килешәм:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең берничәсен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен мин үз телемне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиеш. Безнең гаиләдә тарихи яктан берничә тел бар: рус теле – әбидән, корея теле – әнидән, әзербайҗан теле – әтидән бирелгән. Ә 2014 нче елны беренче сыйныфка кергәч, татар телен дә бик яратып өйрәнә башладым. Мин татар теленең әтиемнең теле белән бик якын икәнен сиздем. Мин өйдә әти һәм әни белән рус телендә, Бакуга кунакка баргач, әбием белән әзербайҗан телендә сөйләшәм, ә яраткан татар теле дәресендә укытучы апам белән татар телендә аралашам.Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар”, “ Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”, “Аз сүз – алтын, күп сүз –бакыр”, “Әдәп башы – тел”,”Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә”,”Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк”,” Тел күрке – сүз”, “Теле татлының дусы күп”,”Телләр белгән – илләр гизгән” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.
Бу мәкальләрдә халык акылы, аларның телгә карата мөнәсәбәте чагыла. Әдәп, әхлакның башы телдән башлануга игътибар ителә.
Мин көн дә аралаша торган телләремне бик яратам. Кечкенәдән үк туган телебез безгә әйләнә – тирәне аңларга, танырга ярдәм итә, тылсымлы дөньяны ача. Күңелебездәге чисталыкны без телебез белән әйтәбез.Көчле сүзләр белән дошманнарыбызны җиңәбез. Тел - ул халык байлыгы.
Бу телләрдә безнең балаларыбыз да аралашыр һәм халык акылын, тарихын, тәҗрибәсен, мәдәни байлыгын буыннар бер – берсенә тапшырыр дип уйлыйм.
Җир планетасында бик күп халыклар яши.Ул халыкларны бик күп телләр һәм мәдәниятләрдән берләштерә. һәр милләт үз туган теле белән горурлана. Аларга сокланмый мөмкин түгел, чөнки алар төрлесе төрле, матур,бай.
Һәр үзен хөрмәт иткән кеше туган телен яратырга һәм сакларга тиеш. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Туган тел –ул безнең рухи байлыгыбыз!Туган телегезне яратыгыз һәм саклагыз. Алдагы буыннарга халык акылын тапшырыгыз, аның чисталыгы һәм матурлыгы турында уйланыгыз!
Заяц-хваста
Филимоновская игрушка
Рождественские подарки от Метелицы
Без сердца что поймём?
Как Снегурочке раскатать тесто?