Г.Тукай иҗатының балалар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү һәм
шагыйрьнең белем, тәрбия бирү өлкәсенә караган әсәрләрен барлау, аларны өйрәнү эшемнең максаты булып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
doklad.docx | 25.07 КБ |
Исәнмесез! Барыгызга да хәерле көннәр!
Мин Валиева Ләйсән Рамил кызы , Биектау районы Айбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Минем эшемнең темасы “ Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы”
Г.Тукай иҗатының балалар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү һәм
шагыйрьнең белем, тәрбия бирү өлкәсенә караган әсәрләрен барлау, аларны өйрәнү эшемнең максаты булып тора.
”Габдулла Тукай!” Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның шигырьләрен кече яштән үк өйрәнеп, җырлап, әкиятләрен тыңлап үсәбез. Г. Тукай халкыбызның бөек шагыйре генә түгел, ә мөгаллим дә. Татар халкы арасында мәгърифәтчелек таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә аның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г. Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, ә бөтен әдәби мирасында киң чагылыш тапкан.
Г. Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый.
1907 нче елда әдип «Ана мәктүбләре» исемле тәрбия мәсьәләләрен чагылдырган дидактик китап чыгара. Анда яшь буынны тәрбияләү буенча педагогик киңәшләр бирә. Биредә ул укытучы һәм тәрбиячеләрне балалар турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә, аларны җәмгыятьнең файдалы кешеләре итеп тәрбияләргә өнди. Ул балага дөрес тәрбия бирүнең ата-ананың изге бурычы һәм җәмәгатьчелек эше икәнлеген дә искәртә .
Тукай татар балалары өчен махсус әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең берсе була.Аның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы, балалык кичерешләре, аңа йогынты ясамый калмый. Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә, Тукай балалык истәлекләренә тугры булып кала. Бәлки бөеклекнең сере дә шундадыр?
Татар әдәбиятында балалар өчен махсус әсәрләр иҗат итү ХХ йөз башында аеруча җанланган. Татар балалар әдәбиятының эчтәлеген һәм жанрларын баетуда, халыклаштыруда Тукай иҗатының роле гаять зур.
Г. Тукай балалар өчен дәреслек һәм хрестоматияләр төзи. «Яңа кыйраәт»( 1909), « Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»(1910) Ул замандагы алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу китапларга югары бәя бирәләр. 1908-12 нче елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап 6 җыентык бастырып чыгара. Бу китапларда халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән бергә А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И .Крылов, Н.Некрасов кебек рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә була.
Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе булгандыр. Габдулла китаплар укырга яраткан, ләкин балалар өчен язылган китаплар бик аз булган. Балалар әдәбияты Тукайның ахыр көннәренә чаклы сөеп эшләгән юнәлеше була. Балаларга багышланган әсәрләр аның әдәби мирасының шактый зур бер өлешен тәшкил итәләр.
Ә хәзер шуларга тукталып үтәсем килә.
Туган тел, туган җир, милләт язмышы- Г.Тукай иҗатында төп темалар.
Бүгенге көндә дә балалар Тукайның туган җирен, туган телен яратуы турындагы әсәрләрен яратып укыйлар. Милләткә булган мәхәббәте, телгә булган хөрмәте «Туган тел» шигырендә ачык чагыла. Бала, мәктәпкә килгәннең беренче көннәрендә үк шушы җырны өйрәнә.
И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы
Әткә-әнкәбез телен гади сүзләр белән менә ничек зурлаган ул! Республикада икетеллелек ныгый барган заманда “Туган тел” яңача яңгырый. Моңлы көйгә җырланып, ул татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнде.
Үзенең күп кенә шигырьләрен Тукай туып-үскән җиренә багышлаган. Бу яктан караганда да ул үз халкының патриоты. Булачак шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч аның хәтерендә «тау башына салынган», чишмәле авыл булып исендә кала.
...Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...
Тукай – әдәби әкиятләр дә бик күп язган. «Шүрәле» әкият-поэмасындагы вакыйганы да Кырлай авылында булган хәл дип яза. Туган якка булган мәхәббәт «Шүрәле» поэмасында тагын да ачык, якты төсләр белән сурәтләнә. Без Кырлай авылының әкияти матурлыгына чын-чынлап сокланабыз.
Тукай поэмасында Кеше Шүрәледән биек һәм акыллы итеп күрсәтелгән. Тукай үрнәк итеп батыр кеше образын күрсәтә. Акыллы, тапкыр кеше табигатьтәге теләсә нинди яшерен серләрне аңларга, көтелмәгән хәлләрне җиңәргә сәләтле булуын раслый.
Тукай иҗатында тагын бер әһәмиятле тема-ул милләт язмышы. Милләтне саклау һәм үстерү турындагы тирән һәм нечкә хисләрен ул бик күп әсәрлрендә чагылдыра.
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта милләтем;
Саулыгың-минем саулык, авыруың-минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам, милләт, милләтемне.-дип яза ул “Милләткә”дигән шигырендә. “Дусларга бер сүз” шигырендә дә милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә чакыра. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, “егъла-тора алга таба атлыйк” дип өнди.
Тукай матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны эстетик тәрбия эшендә көчле чара дип исәпләгән, сәнгатьнең барлык төрләреннән дә файдаланырга тәкъдим иткән.
Тукай татар җырларын, милли моңнарын, көйләрен үзе дә бик яраткан.Халык җырларын бер дәфтәргә җыеп та барган. «Милли моңнар» шигырендә дә аның халык язмышы өчен кайгыруы күренеп тора.
Г.Тукай шигырьләрендә әхлак тәрбиясе бирү, эшкә, белем алуга өндәү зур урын алып тора.
Ул безгә тырышлыкның гына бәхет чишмәсе, рухи байлык булуын, яшәү шатлыгы бирүен, хезмәтнең генә кешене зурлавын күрсәтте. Тукай белем алырга тырышуның кирәклеген һәм шул ук вакытта аның авыр хезмәт икәнен дә әйтте, хезмәт һәм белем аша тормышны дөрес аңларга чакырды.
Габдуллага югары уку йортларында уку бәхете эләкмәгән, ләкин ул бик тырыш, зирәк шәкерт булган, кулына килеп эләккән һәр китапны йотлыгып укыган, үзлегеннән көнчыгыш һәм Европа әдәбияты белән танышкан, Җаектагы укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин да аңа ныклы белем биргән.
«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет белән белемнең тыгыз бәйләнешен күрсәткән:
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.
Шулай ук ул балаларда кешелекле булу сыйфатларын да күрергә теләде:
Бәхетле шул баладыр...
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
«Ата һәм Бала», «Сабитның укырга өйрәнүе», “Сабыйга” шигырьләрендә язучы балаларны укымышлы булырга әйди. Бәхетнең асылы – мәгърифәттә, дигән идеяны бердәм хуплый.
Шул ук вакытта Тукай физик хезмәт турында да онытырга ярамавын искәртә.
Халкыбызда “Эш сөйгәнне, ил сөяр”, ”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп. Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре шуңа нигезләнгәннәр. Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген, картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә:
“Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
“Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”- ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.
“Япон хикәясе”, «Эшкә өндәү» ,«Эш беткәч уйнарга ярый», шигырьләрендә дә изге һәм данлы исем бары тырышып намуслы эшләү аркылы гына була дигән фикер бирелгән.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Намуслылык, дөреслек тәрбияләү – әхлак тәрбиясенең иң мөһим якларыннан берсе. Һәр кешене яшьтән үк дөресен сөйләргә өйрәтергә кирәк.
Халык әкиятенә нигезләнеп язган «Су анасы» әкиятендә Габдулла Тукай нәкъ шул әхлак нормаларына кагыла.
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.(1)
Тукай бу шигырендә кеше әйберенә, хәтта хуҗасы булмаганда да, тияргә ярамаганлыгын аңлата.
Тукай үзенең балалар һәм яшүсмерләр өчен язган шигырьләрендә дуслык, милләтләр арасында татулык кебек әхлакый фикерләре дә күтәрә. Мәсәлән:
“Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып”,-дип язган юллары белән ул толерантлык тәрбияли.
Тукай шигырьләре туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә мәхәббәт хисләре белән сугарылган .
Габдулла Тукай табигать күренешләрен кечкенәләр аңларлык итеп тасвирлый, аларда табигатьтәге матурлыкка мәхәббәт хисе уята, аңа сакчыл караш тәрбияли.
Мәктәпкә кергәнче үк бала Тукайның «Бала белән Күбәләк» әсәре белән таныша, күбәләк яки башка бөҗәкләр ауларга яраткан балаларга күбәләк авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттергән:
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
«Бичара Куян», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач», «Кошчык», «Кошларга», «Карлыгач» – болар һәммәсе балалар, кошлар, җәнлекләр образлары аша бала күңеленә табигать һәм җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли, сакчыл булырга өнди, кешелеклелек хисләре уята.
Шулай итеп, Габдулла Тукайның күпкырлы иҗатында тәрбияви мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора. Г. Тукайның әсәрләре туган илне, туган телне, халкыбызны яратырга, эш сөяргә, аң-белемгә омтылырга, табигатькә мәхәббәт аша кешелекле булырга, гадел һәм намуслы булырга чакыра. Ул күтәргән проблемалар бүген дә әһәмиятен югалтмый, игътибар үзәгендә тора. Бүген дә без мәктәпләрдә Тукайның әсәрләрен яратып укыйбыз,аның бөеклеген таныйбыз.
Г.Тукай – талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. [ 5,27]
Тукай халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, «безнең гасыр»да калалар. Бу — шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.
Есть в осени первоначальной...
Рисуем белые грибы пастелью
Городецкая роспись
Сказка на ночь про Снеговика
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью