Туган төбǝгебездǝ яшǝп иҗат итүче шагыйрǝ Саимǝ Гыйльметдинова ǝсǝрлǝрендǝ экология темасы.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-izhadi_esh.docx | 47.31 КБ |
Укучыларның муниципаль фәнни-гамәли конференциясе
“Эзләнү һәм иҗат”
Татар теле һәм әдәбияты сециясе
ЯРДӘМ СОРЫЙ ҖИР – АНАБЫЗ!
(Саимә Гыйльметдинова иҗатында экология темасы)
Фәнни эш
Башкарды:
1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф
укучылары Гыйльметдинова Алинә Наил кызы,
Нигъмәтуллов Сәйдәш Мөнир улы
Фәнни җитәкче:
1 нче гимназиянең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллова
Рәмзия Нурмөхәммәт кызы
Максат: Җирле шагыйрǝ Саймә Гыйльметдинова әсәрләрендә экология темасыныӊ бирелешен өйрәнү.
Бурычлар:
1. “Табигать-Анабыз”ның экологик халәтен күзаллау.
2. Җирле язучылар иҗаты белән танышу.
3. Саймә Гыйльметдинова әсәрләренеӊ экологик тәрбия бирүдә әһәмиятен ачыклау.
КЕРЕШ
Туган илне, туган йортны, миллǝттǝшлǝрне ихтирам итү хисе туган төбǝгебезнең тарихын,танылган кешелǝрнең тормыш юлын өйрǝнү нǝтиҗǝсендǝ туа. Менǝ шуны истǝ тотып, мин – Алабуга шǝһǝре 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Алинǝ – үземнең фǝннǝ-иҗади эшемне туган төбǝгебездǝ яшǝп иҗат итүче шагыйрǝ Саимǝ Гыйльметдинова ǝсǝрлǝрендǝ экология темасы ни дǝрǝҗǝдǝ чагылыш тапканын ачыклау йөзеннǝн, тикшеренүлǝр алып бардым.
Бүгенге көндә дөньяның глобаль проблемаларының берсе булып экология проблемасы тора. Кешелекнең киләчәге күпчелек очракта нәкъ менә шуңа бәйле.
Дөньяга экологик караш формалаштыру – эзлексез процесс; ул һәр кешегә һәм тулаем жәмгыятькә дөнья масштабындагы экологик проблемаларны булдырмый торган актив эшчәнлеккә этәрүче белемнәр, сынау, тәвәкәллекне үзләштерүгә һәм әйләнә-тирә мохитнең гаять әһәмиятле икәнлеген анлауга ярдәм итә. Һәркемнең шәхси иминлеге, куркынычсызлыгы һәм эчке комфорт хисе табигать законнарын белүгә бәйле. Экологик тәрбия һәм укыту шуны аңларга ярдәм итәчәк.
Дөньяның тотрыклы үсеше үлчәмнәре һәм үзара тәэсирен түбәндәге схемада күрсәтергә була:
Социаль Икътисади
Экологик Сǝяси
Мǝдǝни Рухи
Шуның өчен үсеш турында фикер йөртәбез икән, барлык бу аспектларны да бер-берсеннән аермыйча карарга, өйрәнергә кирәк.
Бүгенге көндә мәдәни, рухи, сәяси, экологик культура формалаштыру өлкәсендә куллану өчен әдәбият бик күп. Мин Саймә Гыйльметдинова иҗатында экологик проблемалар чагылыш тапкан берничǝ шигыренǝ тукталып узам.
Һǝр шǝһǝрнең, һǝр авылның, һǝр төбǝкнең кабатланмас үз йөзе, язмышы бар. Алабуга да - шундыйларның берсе. Килгǝн кунакларга үз тарихының битлǝрен ача, урманнары буйлап йөртǝ, гүзǝл Чулман елгасын күрсǝтǝ. Алабуга - гаҗǝеп матур, күңелнең иң нечкǝ кылларын тибрǝндерǝ торган шǝһǝр.
Тойма елгасы Чулманга койган урында, мǝһǝбǝт елганың текǝ борылышында, язгы ташуларда су астында кала торган хǝтфǝ болыннар кочагында борынгы Алабугага нигез салына башлаган. Шǝһǝр табигать белǝн тыгыз бǝйлǝнгǝн булганы өчен дǝ сокландыргыч. Юкка гына Алабуга ягы үзенең мǝһабǝт наратлары, сагыз исе белǝн тулы һавасы, зǝңгǝр күк йөзе, ягымлы кояшы белǝн бөек рус рǝссамы Иван Иванович Шишкинның рǝсемнǝрендǝ урын алмаган.
Менǝ шушы гүзǝл табигате белǝн тирǝ-юньгǝ дан тоткан Алабуга якларында мин дǝ туып үстем. Минем өчен дǝ табигатебезнең сафлыгы, елгаларыбызның чисталыгы, халкымның рухи байлыгы нык булуы мөһим. Әйтеп үткǝнемчǝ, шǝһǝребезнең җирле язычылары да бу проблеманы читлǝтеп үтми. Залда утыручылар да бу проблемага битараф түгелдер. Шагыйрǝбез Саимǝ апа Гыйльметдинова да бу проблемага үз карашын катгый белдерǝ.
ТӨП ӨЛЕШ
Саймә апа Гыйльметдинова Менделеев районының Абалач авылында дөньяга килә. Каен-наратларга төрелеп, авыл буйлап сузылган мәһабәт Урыса тауларының итәгенә сыенып утырган авылында балалык һәм яшьүсмер еллары уза. Китапханә эшчесе һөнәре ала. Шигырь язу белән кечкенәдән кызыксына башлый. Берничә шигырь җыентыгыннан кала, Саймә апаның үзе язган көйләре дә бар. Саймә апа - искиткеч шигьри җанлы, күпкырлы шәхес. Табигать-Анабызның яралануы, суларның пычрануы, атмосфераның төрле газлар белән агулануы кебек глобаль проблемалар да аны битараф калдырмый.
“Шомырт чәчәкләре, һай, ак кына... “шигырендә шагыйрә язларын купшы ак күлмәген киеп, бөтен дөньяны хуш искә күмеп чәчәк атучы шомырт агачын сурәтли. Саймә апа шомыртны яшь кәләш белән чагыштыра: “яшь кәләштәй киеп ак күлмәген, Тирә юньгә сибеп хуш исен”-, дип яза. Ул шулай ук метафора һәм эпитетларны киң куллана: “ак күлмәкле, хуш исле шомырт, гүзәллектә тиңнәр юк, ак чәчәктән чатыр, сорыйм өч бүләк” кебек сүзләрне куллануы сөйләмне җанландыра, стилистик яктан баета.
Язлар җитү белән иң беренче булып кар астыннан умырзаялар баш калкыта. Аяныч, кеше ул нәфис чәчәкләргә сокланып кына калмый, өзеп тә ала, ничә яшь үсентене юк итә. Умырзаялар кызыл китапка кертелгән. Аларга юкка чыгу куркынычы яный. “Умырзая – язлар чәчәге” шигырендә Саймә апа: “уктай кояш нурлары, боз-челтәр, ялан таулар, соңгы кар, яшь имәннәр, кышкы йокы, зәңгәр ялкын, зәңгәр калфак” кебек эпитетлар кулланып, умырзаяны җанлы образ итеп сурәтли. Аны: “кышкы йокысыннан уяна, карны тишеп чыга, зәңгәр ялкын булып кабына, башына зәңгәр калфак кия”, дип яза. Умырзаяларны саклап калу кешелек дөньясының изге бурычы ул. Ел саен бу гүзәл чәчәкләрнең саны кимегәннән кими бара.
“Кара алтын” агып җир-суларга...”шигырендә Саймә Гыйльметдинова нефтьнең чишмәләрне пычратуы, елга – күлләрне тозландыруы проблемасын күтәрә. Нефть тапкан урыннарны казып, яшәргә, чәчүлек үстерүгә яраксыз итеп
калдыралар. “Кара алтынны” Җир-Анабыз күкрәгеннән суыртып алганда торбалар тишелеп, нефть елгаларга агып төшә, саф сулы чишмәләр агулана. “Нефтьтә йөзеп, тыннарын алалмый, Җан бирәләр күпләп тилмереп...”- дип яза шагыйрә балыклар һәм төрле җир-су хайваннары хакында. Балыклар “кара алтында” йөзә алмыйча, майга батып, тончыгып үләләр. Каз-үрдәкләр нефтьле су эчеп агуланалар.
“Каурыйлары каткач, нефтькә.
Җаннарын йөртәләр, үлалмыйча,
Ошап калып тере скелетка...”
Күз алдына китерүе дә куркыныч бит. Тере җан иясе, нефтькә буялып бетеп яши алмый, үлә дә алмыйча тилмерә. Нефть табылу илебезне баетты,ǝлбǝттǝ, дөньяда беренче эталон дәүләтләр рәтенә күтәрде. Тик бу “байлыктан” күпме тереклек, кош-корт, үсемлекләр җәфа чигә.
“Ыңгыраша, елый Җир-Анабыз
Ярдәм сорый бездән ялынып...”
дип яза Саймә апа Гыйльметдинова “Ярдәм көтә бездән Җир-Анабыз” шигырендә. Уйланып кына карыйк әле. Көн саен бөтен җир шарында меңләгән заводлар һавага агулы газларын чыгаралар. Суга эшкәртелгән калдыкларын түгәләр. Юл тутырып машиналар йөри, алардан күпме газ, төтен атмосферага бүленеп чыга. Ә без шуны сулыйбыз. Шуннан соң ник балалар авырый, һәр икенче Россияле гомере буе берәр авыру белән көрәшеп яши дигән мәгълүматларга карап аптырыйбыз.
“Парга әйләнеп агу-кислоталар,
Яңгыр булып җиргә явалар.”
Бу сүзләрнең ачык дәлиле Түбән Кама ягыннан килүче “кислота яңгыры”. Моннан 3-4 ел элек куркыныч экологик афәт булган иде. Ул яңгырдан соң бәрәңге сабаклары шиңде, суганнар, помидор яфраклары саргайды.
“Урманыбыз – җансыз, очар кошлар
Матур язда оя коралмый.”
Кошларыбыз- урманның җаны, урман яме ич алар. “Чүт-чүт” итеп сайраган көр сыерчык җырыннан башка язны күз алдына китерү мөмкин түгел. Алсу язда,
җылы, ягымлы кояш нурларында, кышкы суыклардан соң каурыйларын чүпләп-чистартып утыручы, карт канат-сөякләрен җылытучы чыпчыктан башка да яз- яз түгел сыман. Ә кешеләр шул кошчыкларның, күпме җанварларның ояларын җимерәләр, урманнарны кисеп, никадәр җан ияләрен өйсез калдыралар. Кеше-үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта дисәм дә, ялгыш булмастыр, мөгаен. Ел саен меңләгән гектар урман, чәчүлек җирләре юк ителә, алар урынында зур-зур промышленный комплекслар үсеп чыга. Ә ничә дистә еллар элек кенә анда һәр язда гүзәл ромашкалар, күк төсендәге кыңгырау чәчәкләре, ямь-яшел үләннәр, йомшак каз бәбкәсе үләне баш калкыткан булган.
Саймә апа зур проблема күтәрә, экологик һәлакәт куркынычы яный дип, чаң суга. “Ыңгыраша, елый Җир-Анабыз”, дип яза шагыйрә. Көн саен тонна-тонна “җир маен”– нефтьне суыртып алалар җир күкрәгеннән. Ничек еламасын , ничек ыңгырашмасын җиребез?! Күп табигый һәлакәт, нәкъ менә Җир-Анабыз рәнҗеше аркасында килеп чыгадыр да инде. Искә алып кына карыйк: 1986 елда Чернобыль җирендә Украинада техноген авария, көчле шартлау була. Бу афәттән соң меңләгән гектар җир кулланылышсыз хәлгә керә. Ямь-яшел болыннар бер мизгелдә җанган, коры, кап-кара далага әвереләләр. Күпме кош-корт, җанварлар үлә, никадәр халык кырыла. Бик еш, нефть төялгән баржалар океанда һәлакәткә очрап, нефть суга ага. Үлгән балыклар меңләп-меңләп яр буенда аунап ята, кошлар океанга төшеп, шулай ук агуланып үләләр.
“Агу аккан “җансыз” елгаларда
Үләләр, тончыгып, балыклар...”
дип борчыла Саймә Гыйльметдинова. Бу афәтләрдән котылу юлы бармы соң? Берәр ничек җәнлекләрне, үсемлекләрне һәм табигатьнең иң асыл иясе-кешене коткарып калып булырмы? Без үз кулларыбыз белән тырышып-тырышып җимерәбез дөньяны. Табигый байлыкларны бетмәс-төкәнмәс ресурс дип саныйбыз. Тормышны яхшырту, яңа заводлар төзү, илне баету нияте белән товар
җитештерүне, минераль ресурслар табуны арттырганнан-арттыра барабыз. Яңа ГЭС, АЭСлар төзибез.
Ә Җир-Анабыз, табигатебез хакында уйлыйбызмы? Юк шул. Промышленностьне үстерүнең тискәре нәтиҗәләре бик аз кешеләрне генә борчый. Әйдәгез табигатьне бүгенге хәлендәгечә булса да саклап калу ысулларын табыйк.
ЙОМГАК
“Көтә халык чара күрелүне,
Сабырлыгын җуеп, зарыгып...
Без бит - табигать баласы. Аныӊ үзенә дә безнеӊ ярдәм кирәк, аӊа карашыбызны тере җан иясенә караган кебек уӊай якка үзгәртик. Уртак язмышыбыз безне бердәм эш итәргә өнди. Табигатебезнеӊ пакълыгын, матурлыгын; чишмәләребезнеӊ сафлыгын; сулар һаваларыбызныӊ чисталыгын саклау – безнеӊ изге бурычыбыз. Барыбыз бердәм булып:
Ә автомобильләргә килгәндә, бәлки, Италия, Бразилиядәге кебек биоягулыкка күчәргә алдагы елларда мөмкин булыр. Шулай итеп, без атмосфераның чисталыгын тәэмин итәр идек.
Әлбәттә, шәхес тәрбияләүдә, балага экологик тәрбия бирүдә табигать фәннәреннән кала тел, әдәбият өлкәсе дә зур ярдәм күрсәтә. Балалар өчен бик күп шигырьләр языла. Аларны да катлаулы экологик бәйләнешләрне тасвирлау өчен кулланырга мөмкин. Тирә-юньнеӊ матурлыгын күрү, укучыларда эстетик тәрбия булдыруда проза һәм поэзиянеӊ роле зур. Аларда кеше күӊеленә тәэсир итәрлек көч бар. Шуӊа күрә яшь буынны табигать турындагы әсәрләрне укуга тартып, аларда тирәлек, аныӊ байлыгына яхшы мөнәсәбәт, сизгерлек, табигатьнеӊ серлелеген, яшерен хикмәтләрен күрергә өйрәтергә мөмкин.
Саймә Гыйльметдинованыӊ әсәрләре дә экологик тәрбия бирүдә куллану өчен бик уңышлы. Аларны тәрбия минутларында, дәрес барышында, дәрес эпиграфы итеп кулланырга да була. Кеше яшәү өчен аны тормыш девизы итеп тә ала ала.
Без яшәгән заман кешелек хәтеренә тормышка соклану, Жир-Анабызны саклау, гаделлек һәм тынычлык хакына көрәш чоры булып кереп калсын иде.
Ярдәм көтә бездән Җир-Анабыз...
Агулы угыннан үлем чәчә Күпме завод! Җитми һавалар... Парга әйләнеп агу-кислоталар, Яңгыр булып җиргә явалар. | Урманыбыз – җансыз, очар кошлар Матур язда оя коралмый. Гөжләп торган эшчән бал кортлары Кунар өчен чәчәк табалмый. |
“Көя” гүзәл Шишкин урманнары, “Күя” утсыз һәр фасылларда. Явыз афәт яный чорнап алган Химзаводлар “өргән” газлардан. | Күп чәчәкләр җирдә бетеп бара, Алар кабат чәчәк атмаслар. Ясалмалар “бизәр” вазаларны: Кәнәферләр,роза, акбашлар... |
Күк томандай бүләген җибәрә Түбән Кама атар таңнарда. Тишелеп кенә чыккан яшелчәне “Шикле томан ялый” язларда. | Юкка чыга дәва үләннәре, Агу “эчеп уңа” ашлыклар, Агу аккан “җансыз” елгаларда Үләләр, тончыгып, балыклар... |
Үсалмыйлар үрелеп яктылыкка, Гомерләре кыска – тиз сула; Кичен яшел суган, иртә таңда Кара сөрем сарып егыла. | ...Ыңгыраша, елый Җир-Анабыз, Ярдәм сорый бездән ялынып... ...Көтә халык чара күрелүне, Сабырлыгын җуеп, зарыгып... |
“Кара алтын” агып җир-суларга...
Җиребез бай, “кара алтын” бирә, “Җир мае” ди аны кешеләр. Күп дәүләтләр аның “җылы”сында Мул тормышта, рәхәт яшиләр. | Язгы ярсу ташулар башлангач, Ык, Зәй, Чулман ага каралып, Кара елан кебек су өсләрен Каплап уза нефть, таралып. |
...Тик гамьсезлек чире көчле илдә: Уза еллар, ярыла торбалар, Фонтаннардай нефть ташкыннары Төзәлмәслек яра салалар... | Су читендә үскән тал-тирәкләр Нефтьләргә кала чорналып. Үсалмыйлар бүтән яшелләнеп, Кояш нурларында яңарып. |
Күпме җирләр калалар пычранып: Чәчәкле болыннар, урманнар. Чәчүлекләр, болыннар бетә, Сула гөлләр, яшел аланнар... | Кара “шәүлә” баскач суның йөзен, Суда калган барлык тереклек, Нефтьтә йөзеп, тыннарын алалмый, Җан бирәләр күпләп тилмереп... |
Тәмле сулы көмеш чишмәләргә Тозлы сулар агып тулалар. Үлә саф чишмәләр, томаланып, Эчәргә яраксыз булалар. | Каз-үрдәкләр чумып елга-күлдә, Каурыйлары каткач, нефтькә. Җаннарын йөртәләр, үлалмыйча, Ошап калып тере скелетка... |
...Җир сулары аккан “җир мае”на
Хуҗа икән кемнәр илләрдә?!
“Кара алтын” ярсып, ташкын булып,
Күпме агар суга, җирләргә?!
Табигать безнең уртак йортыбыз
Алинә Гыйльметдинова,
13 нче март, 2013 ел.
Табигать безнең уртак йортыбыз,
Ресурслар белән тәэмин итә.
Табигать-Ананы саклыйк без,
Саф чишмә суына ни җитә?!
Якты кояш назлап уята,
Урамнарда җырлый көр тургай.
Челтер-челтер ага чишмәләр,
Без дөньяга күнектек бугай!
Кадерли белмибез чисталыкны,
Саф һаваны газлап агулыйбыз.
Су буенда юабыз машинаны,
Ә зарар иткәнне уйламыйбыз.
Тонна-тонна нефть алабыз җирдән,
Буш кала Җир-Ана күкрәге.
Ничек тетрәмәсен җиребез?
Аның рәнҗеп елыйдыр йөрәге!
Нефтьләр, майлар ага елгаларга,
Үләләр балыклар тончыгып.
ГЭС ясыйбыз дип, су бастыралар,
Басулар су астында кала утырып.
Ә чәчәкләр-дөньяның яме,
Хуш исле гүзәл сабыйлар.
Кызганмыйча өзәләр кешеләр,
Бер өзгәч, алар үсә алмыйлар.
Урманнарны кисәләр күпләп,
Яңа заводлар төзибез, диләр.
Күпме җәнлек, кошчык өйсез кала
Андый “юк-барга” игътибар итмиләр.
Ә табигать-ана һаман түзә,
Һаман бирә кешегә муллыгын.
Кеше бит табигать баласы-
Саклый белик Ана байлыгын!
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Эта весёлая планета
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Три загадки Солнца