Гаепсезгә иртә гомерләре киселгән татар зыялыларының берсе – телче, фольклорчы, педагог Хуҗа Бәдигый шәхесенең язмышы хакындагы эзләнүләр.
Вложение | Размер |
---|---|
ii_respublikan._chteniya_hodzha_badigi.doc | 112.5 КБ |
КЕРЕШ
Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән докладымның темасы гаепсезгә иртә гомерләре киселгән татар зыялыларының берсе – телче, фольклорчы, педагог Хуҗа Бәдигый шәхесенең язмышы хакындагы эзләнүләрем белән бәйле.
Безгә хәтле бик күп шәхесләр – фән, сәнгать, дин әһелләре – чын күңелдән хезмәт кылганнар, милләт өчен чын күңелдән янып-көеп яшәгәннәр. Ә аларның үрнәк булырлыкларын мәктәптә өйрәнәбез. Алар бит әле – гади җир кешеләре дә: алар гаилә корган, гаиләсен ут-күздән, яман- кыек сүзләрдән саклап та торганнар. Ә күпләре үз хезмәтләренең җимешләрен татымыйча да бу фани дөньядан киткәннәр. Ә үзе китәргә теләмәсә, китәргә мәҗбүр иткәннәр.
Үземнең 16-17 яшьлек уйлауларым буенча шундый шәхесләрнең берсен -гомерен татар халкына хезмәт итәм дип алынган, татар тел гыйлемен үстерүдә үзеннән лаеклы хезмәт керткән Хуҗа Бәдигыйнең тормышы, аның фәнни-педагогик эшчәнлеген өйрәнүгә алындым. Бу эшемнең актуальлеген шунда күрәм.
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел
Кайда хәзер милләт өчен янып-көеп һәм җаннарын да кызганмыйча фидакяр хезмәт куйган, ләкин нахакка гаепләнеп, бик тиз иртә гомерләре өзелгән татар зыялыларының каберләре? Кайда профессор, телче, фольклорчы, педагог[1] Бәдигый Хуҗа Габделбәдигъ улының (1887-1940) кабере? Әдәбият галиме, тәнкыйтьче профессор Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтинең (1897-1941) кабере кайда? Мулла тарафыннан Коръән укылып гүргә иңдерелми калган һәм шул килеш җиргә капланган язучы, әдәбият галиме Гомәр Толымбайскийның (1908-1938) кабере бармы? Фәтхи Бурнаш (1898-1942), Кәрим Тинчурин (1887-1938)?? Аларның бу фани җирдәге соңгы адымнарын кайдан эзләргә? Юри генә бу татар зыялыларының туган-үлгән елларына күз салыгыз әле. Монда әле аларның барысы да саналмады, ә бит телгә алынганнар – бөтенесе дә диярлек В.И.Ульянов-Ленин, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан яшьтәшләре. Берсе дә, 60 яшен генә тутырып кына булса да, үз үлемнәре белән бу дөньядан китмәгәннәр.
ХХ гасырда безнең телебезгә татарча сөйләшүчеләр өчен әйтергә дә бик кыен булган, җан өшеткеч сүзләр килеп кергән: репрессияләнү, кабат реабитацияләнү. Гади татар теленә күчерсәң, болай килеп чыга. Халыкның алдынгы вәкилен, абруйлы кешене бер гөнаһсызга төрмәгә утырталар да үлгәч кенә аның гаебе булмаганын рәсми рәвештә ассызыклап аклыйлар. Ләкин бит бер гаепсез кешенең гомере өзелгән, аның туганнарының, иң якыннарының, газиз балалаларының «халык дошманы» дигән кара тамга астында күпме гомере үткән. Вакыт узган саен, башта репрессияләнеп, аннары реабитацияләнеп күптән дөньядан киткәннәрнең якыннары да үзләре бүген инде бу дөньяда юк. Дәүләт тарафыннан үз халкыңа карата оештырылган бик авыр гөнаһ түгелме соң бу?
Мин, ХХI гасыр үзенең ишеген кагарга төгәл биш ел калганда, бу дөньяга аваз салганмын. Без туып калган бу дәһшәтле гасыр башыннан алып азагына кадәр бик хәтәр хәлләр булып алган икән: 3 революция шаукымы, 2 дөнья сугышы булып узган. Шул афәтләрдә миллионнарның каны коелган. 1917 елда капитализм һәм дөнья империализмын җимереп ташлап, социализим төзеп атканнар. Инде без туар алдыннан гына ул социализим дигән сторойның үзен, КПСС, СССР белән бергәләп, кисәк кенә юкка чыгарып та куйганнар. Без, ни кызганыч, шуларның берсен дә күрми калганбыз. Алдагы җөмләләрем, әлбәттә, бик үк җитди фикер түгел, үзенә күрә шаярудыр. Ләкин күрми калуыбыз, бәлки, хәерлегәдер дә. Менә без, бүгенге яшьләр, шуларны, шул шаукымлы тарих тегермәнендә бер гаепсезгә он булып тартылганнар турында тарих китапларыннан гына укып беләбез.
Шуларның берсе – минем язмамның төп герое Хуҗа Бәдыгый. Аның турында «Татар энциклопедиясе» бик тыйнак кына мәгълүмат биргән[2]. Шуннан файдаланып, түбәндәгеләрне белдем:
Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый 1887 елда Мамадыш районы (элекке Мамадыш өязе) Югары Берсут авылында туа.
1908 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.
СССР Фәннәр Академиясенең Ленинград Шәрык телләре институтында стажировка үтә (1926-1930).
1930 елдан алып аның Казан педагогия институтында төп фәнни-гыйльми эшчәнлеге башлана. 1938 елда профессор исемен ала, ләкин аның бу профессор исеме, НКВДның «Репрессияләнгән доцентлар»ны хөкем итү карарына күз салсаң, Мәскәү тарафыннан рәсмиләштерелеп тә өлгерелми.
Менә ул НКВД документы[3]:
Хуҗа Бәдигый үзенең кыска гына гомере эчендә
- татар теленең фонетик, грамматик һәм лексик нормаларын тикшерә;
- татар әдәби теле тарихы буенча хезмәтләр яза;
- татар халык авыз иҗаты җыентыкларын төзи;
- мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр яза.
Шуларның нәтиҗәсе: бер гаепсезгә репрессияләнгәннән соң, Казанда 1940 нчы елда үлә. Үлгәннән соң гына калган миллионлаган корбаннар кебек реабитацияләнә.
«Татар энциклопедиясе»ндәге мәгълүматларга интернетныкын[4] да өстәп, без бу галимнең түбәндәге төп хезмәтләр язганлыгын да белдек:
Хезмәтләре:
Ана теле нәхүе [синтаксисы]. – Казан, 1917.
Ана теле сарыфы [морфологиясе]. – Казан, 1919.
Ана теле дәреслеге (автордаш – Корбангалиев М.). – Казан, 1919.
Татар теле. Морфология. – Казан, 1933.
Башлангыч мәктәпләр әлифбасына карата методик күрсәтмәләр автордаш – Корбангалиев М.). – Казан: Татгосиздат, 1938;
Татар теле грамматикасы дәреслеге. – Казан: Татиздат, 1931;
Уку китабы. Грамота мәктәпләре өчен. – Казан, 1938;
Халык әдәбияты: мәкальләр, табышмаклар. 1 бүлек. – Казан: Мәгариф, 1912; Татарский букварь. – Казань, 1913;
Татар теле дәреслеге. Рус мәктәпләре өчен 1 кит. 3 басма (автордаш – Корбангалиев М.). – Казан: Татарстан матбугат нәшрияты комбинаты, 1925.
Хуҗа Бәдигый турында
Хуҗа Бәдыйгый эшчәнлеге турында бүгенге көндә басылып чыккан хезмәтләр, мәкаләләр бик аз. Шуларның кайберләре:
Хаков В.Х. Ул чәчәкләр ярата иде. Профессор Хуҗа Бәдигыйнең тууына 100 ел // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
Хаков В.Х. Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый (1887-1940) // Мәдәни җомга, 1997, 19 декабрь[5].
Расулева З. Кем ул «мөгаллим»? // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
Хуҗа Бәдыйгинең татар халык авыз иҗатын җыю, пропагандалау буенча башкарган эшчәлегенә заманында бөек Габдулла Тукай да үзенең хәер- фатихасын биреп калдырган, «зур эшне башлап җибәргәнсең, инде шул эшеңне дәвам ит», дип әйткән ул аңа[6].
Казан дәүләт университеты профессоры, татар әдәби теле буенча бик күп хезмәтләр язган В.Х. Хаков алда телгә алынган «Ул чәчәкләр ярата иде» дигән хезмәтендә болай дип яза: «1922 елда Татарстан республикасы Мәгариф Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк тарафыннан Каюм Насыйри вафатына 20 ел тулуга багышлап чыгарылган мәҗмугада, башка филологлар белән бергә, Х. Бәдигый дә К. Насыйри хезмәтләренә югары бәя бирә. Х. Бәдигый Гыйльми Үзәктә киң күләмле эш алып бара. Г. Ибраһимов җитәкләгән бу оешма татар филологиясе, тарихы, культурасы үсешендә гаять зур эш башкара. Анда Җ. Вәлиди, Х. Бәдигый, Г. Шәрәф, Г. Алпаров. Г. Сәгъди. Р. Газиз, Г. Рәхим. Н. Хәким, Г. Нугайбәк кебек күренекле белгечләр эшләде»[7].
Хөрмәтле В.Х. Хаков санап киткән бу тел галимнәренең язмышлары белән кызыксына торгач, түбәндәгеләр мәгълүм булды:
Җамал Вәлиди (1887-1932) – әдәбият галиме, тел галиме, педагог. НКВД тарафыннан нигезсезгә репрессияләнгән, үлгәннән соң реабитацияләнгән[8].
Галимҗан Шәрәф (1896-1950) – җәмәгать эшлеклесе, тел галиме. НКВД оештырган «Антисовет буржуаз-милләтчел оешма» делосы буенча репрессияләнгән, үлгәннән соң реабитацияләнгән[9].
Гали Рәхим (1892-1943) – язучы, әдәбият галиме, тел гыйлеме, халык авыз иҗаты, тарих һәм археография буенча хезмәтләр авторы. НКВД тарафыннан нигезсезгә репрессияләнгән, үлгәннән соң реабитацияләнгән[10].
Һәм, ниһаять, Галимҗан Ибраһимов (1887-1937) үзе – 12 кеше белән бергә «Советларга каршы уң троцистларның милләтчел оешмасының» делосы[11] буеча атылырга хөкем ителә, авыр чирләве аркасында гына бу җәзаны көтеп тора алмыйча вафат була.
Кайберәүләрдә нәрсәгә кирәк соң тарихның мондый ямьсез якларын казып чыгарырга, дигән сорау туарга да мөмкин. Бик кирәк ул. Киләчәк буын, безнең өчен кирәк ул. Мондый коточкыч вәхшилекләрне киләчәктә кабатламас өчен, яңа буынның исенә төшереп торыр өчен кирәк ул.
ЙОМГАК
Киң катлау укучыларга бик үк таныш булмаган тел галиме, фольклорчы һәм мөгаллим Хуҗа Бәдыйгинең фәнни-педагогик мирасын киләчәктә тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү әле һаман да актуальлеген югалтмаган. Гомумән, үз милләтенә тырышып хезмәт иткән татар тел һәм әдәбият галимнәренең катлаулы тормыш юлын, аларның фәнни һәм иҗади эшчәнлеген, рухи мирасын өйрәнү ул – беренче чиратта, киләчәк яшь буынның изге бурычы.
Мамадышлылар башлап җибәргән һәм якташлары Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигыйнең исемен мәңгеләштерү буенча чираттагы бу II форум моның матур бер үрнәге булып тора.
В.Х. Хаков Хуҗа Бәдигыйнең кызыннан – Роза ханымнан интервью алганда, Роза ханым «Ул [әтием – С.Н.] чәчәкләр ярата иде», дигән. Менә ул чәчәкләрне аның әтисенең, тагын да бер гаепсезгә гаепләнеп, үз халкын, милләтен яраткан меңләгән татар зыялыларының каберләрен табып, мәетнең түр башына шул розаларны куярга иде дә бит?! Тарих эндәшми.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Бәдигый Хуҗа Габделбәдигъ – телче, фольклорчы, педагог. – [Электронный ресурс]. - URL: http: //tatarlar.ru /12/09/2011/newsru.xml.
Данные о репрессовынных доцентах.[Электронный ресурс]. - URL:http: // www.ihst.ru /projects /sohist/repress/dotsents.htm.. - С 12.09.2011.
Татарская энциклопедия. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2002. – С. 271.
Татарская энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии, 199
Расулева З. Кем ул «мөгаллим»? // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
Хаков В.Х. Ул чәчәкләр ярата иде. Профессор Хуҗа Бәдигыйнең тууына 100 ел // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
[1]Бәдигый Хуҗа Габделбәдигъ. телче, фольклорчы, педагог. - [Электронный ресурс]. - URL: http: //tatarlar.ru /12/09/2011/newsru.xml
[2] Татарская энциклопедия. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2002. – С. 271.
[3] Данные о репрессовынных доцентах.[Электронный ресурс]. - URL:http: // www.ihst.ru /projects /sohist/repress/dotsents.htm.. - С 12.09.2011
[4] Бәдигый Хуҗа Габделбәдигъ. телче, фольклорчы, педагог. - [Электронный ресурс]. - URL: http: //tatarlar.ru /12/09/2011/newsru.xml.
[5] Татарская энциклопедия. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2002. – С. 271.
[6] Расулева З. Кем ул «мөгаллим»? // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
[7] Хаков В.Х. Ул чәчәкләр ярата иде. Профессор Хуҗа Бәдигыйнең тууына 100 ел // Ватаным Татарстан, 1987, 30 декабрь.
[8] Татарская энциклопедический словарь. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 1999. – С. 103.
[9] Татарская энциклопедический– Казань: Институт Татарской энциклопедии, 1999. – С. 660.
[10] Татарская энциклопедический словарь. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 1999. – С. 463.
[11] Татарская энциклопедический словарь. – Казань: Институт Татарской энциклопедии, 1999. – С. 213-214.
Мать-и-мачеха
Круговорот воды в пакете
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Большое - маленькое
Проказы старухи-зимы