Шагыйрьнең балалар өчен махсус атап чыгарган бер җыентыгына күзәтү, анда тупланган шигырьләрнең телен, хәзерге күзлектән чыгып, чагыштырма юнәлештә тикшерү.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-izhadi_esh_1_-_kopiya.docx | 55.69 КБ |
Яшәсен халык әдәбияты,
Яшәсен туган тел!
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ
БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ
(Шагыйрьнең 1912 елда төшкән фоторәсеме)
Г. Тукайның «Балалар күңеле» җыентыгының сканерланган тышлыгы. Шагыйрь җыентыкны 1909 елның ноябрендә тәмамлый[1].
КЕРЕШ
Халкына фидакарьләрчә хезмәт итеп, исемен мәңгеләштереп калдырган шәхесләр гасырга бер генә тапкыр туа. Татар халкының шундый бөек шәхесе, әлбәттә – Габдулла Тукай.
Аның яшен атылгандай кыска гомере дә киләчәк буыннарга ниндидер бер ишарә кебек. Ул апрель аенда дөньяга килгән, шул ук апрель аенда якты дөнья белән хушлашкан да. Язны, җәйне, яктылыкны, җылылыкны яраткан, газиз туган халкын яраткан, миһербанлылык, қүңел җылылыгы турында кайгырткан.
Вакыт хәзерге буынны Тукайдан ераклаштыра барган саен, аның кадере, хөрмәте арта гына бара.
Г. Тукай иҗатына, аның қүп кырлы талантына сокланып язылган фәнни һәм тәнкыйди хезмәтләр бик күп. Бу – хаклы да, чөнки бер генә халык та үзенең мондый даһи улларын һәм кызларын онытмаска тиеш. Шулай итеп, Г. Тукайга багышлап язылган, языла торган һәм язылачак хезмәтләрнең актуальлеге шик тудырмый һәм алар зур әһәмияткә ия.
Г. Тукай – руслардагы А.С. Пушкин кебек, яңа әдәби телгә нигез салган бөек шәхес. Ул үзенең кыска гына гомерендә бик бай әдәби мирас калдырган. Аның шигырьләре, поэмалары, тәнкыйди проза әсәрләре, истәлекләре, мәсәлләре, балалар өчен язылган шигырь-хикәяләрен галимнәр хаклы рәвештә хәзер дә бик теләп өйрәнәләр һәм тикшерәләр.
Кайчан язылган һәм кемгә адресланган булуыннан чыгып, Г. Тукайның телен бер төрле генә итеп тикшереп булмый. Аның ярым төрекчә, ярым татарча яисә гарәп һәм фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган әсәрләре дә бар. Шул ук вакытта хәзерге татар әдәби теленнән бөтенләй аерылмый торган әсәрләре дә бик күп. Ул, беренче чиратта, балалар өчен язылган әсәрләрдә ачык чагылыш таба.
Безнең фәнни-иҗади эшебезнең максат һәм бурычлары булып шагыйрьнең балалар өчен махсус атап чыгарган бер җыентыгына анализ ясау, анда тупланган шигырьләрнең телен, хәзерге күзлектән чыгып, чагыштырма юнәлештә тикшерү тора.
Эшебезне башкарганда, без түбәндәге чыганакка таяндык:
Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 2 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. – Б. 65- 89.
Эш барышында без, статистик алым кулланып, Тукай телен хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырулар үткәрдек.
ТӨП ӨЛЕШ
1. Г. Тукайның балалар өчен язган җыентыкларына гомуми күзәтү
Г. Тукай үз заманы өчен бик алдынгы, прогрессив язучы буларак, милләт язмышы турында соңгы сулышына кадәр һәрвакыт кайгыртып яшәгән.
Милләтнең киләчәге яшь буында, балаларда икәнен да тирәнтен аңлаган ул. Шуңа күрә балаларга багышлап күп кенә шигырьлар, әкиятләр иҗат иткән. Китаплар итеп бастырып чыгарган.
Тукай үзе исән чагында, балаларга турыдан-туры атап язылган әсәрләре кабат-кабат ул чор өчен бик зур тиражлар белән бастырылган. Әгәр китап сатылмаса, аны сатып алучы һәм укучы булмаса, ХХ гасыр башында мондый китап сәүдәсенең чәчәк атуын күз алдына да китереп булмый.
Фәнни-иҗади эшебездә Г. Тукайның балаларга дип махсус атап язган жыентыкларына күзәтү ясала (басылып чыккан китапларның тиражлары да күрсәтелеп барыла)[2].
Энҗе бөртекләре. – Казан: Мәгариф, 1909. – 72 б. (4000 данә).
Балалар күңеле. Беренче җөзьэ. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. – Казан, Сабах, 1910). – 32 б. (5000 данә).
Күңелле сәхифәләр. («Мәктәп мөкяфәте»ннән 4 нче китап.). – Казан: Сабах, 1910. – 16 б. (5000 данә).
Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1910. – 144 б. (5200 данә).
Мияубикә. («Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап.). – Казан: Сабах, 1911 (12 июнь). – 24 б. (6000 данә).
Балалар күңеле. Беренче кыйсем. 2 нче табгы. – Казан: Сабах. – 32 б. (5000 данә).
Балалар күңеле. Икенче кыйсем. – Казан: Өмид, 1912. – 32 б. (5000 данә).
Шулай итеп, Г. Тукай балаларга махсус атап чыгарган китапларның гомуми тиражы – 35200 данә.
Хәзер чыга торган бер зур китапның тиражы 300-500 дән артмый. Шуннан Г. Тукайның әле революциягә кадәр үзе исән чагында дөнья күргән китапларының күләмен, аларның яшь буынны тәрбияләүдә нинди зур масштабта роль уйнавы хакында фикер йөртү кыен түгел.
2. Г. Тукайның «Балалар күңеле» җыентыгы
Г. Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре ни дәрәҗәдә хәзерге татар әдәби теленә якын булуын дәлилләр өчен, без, статистик алым кулланып, түбәндәге эшне башкардык. Җыентыкка кергән 20 шигъри әсәрдә кулланылган барлык сүзләрне дә исәпләп (санап) чыктык.
Бу эшне башкару процессында ,
- беренчедән, кабатланып килгән бер үк сүз аерым сан исәбенә кертелде;
- икенчедән, парлы, тезмә сүз составындагы сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар, теркәгечләр, бәйлекләр дә аерым сүз берәмлеге итеп бирелде. Үзебезнең алдыбызга куелган төп бурычны үтәү өчен, түбәндәге сорауларга җавап алынды:
- шигырь текстларындагы кайсы сүзләр хәзер кулланылмый?
- аларның мәгънә һәм аваз үзгәрешләре ниндирәк характерда?
Барлык статистик мәгълүматлар гомумиләштерелеп, түбәндәге таблицада бирелде.
Г. Тукай. «Балалар күңеле» җыентыгы
№/№ | Җыентыктагы шигырьләрнең исемнәре | Текстта кулланылган барлык сүзләр саны | Хәзерге әдәби телдән аермалы булган сүзләр | |
саны | процентларда | |||
1. | «Туган тел» | 59 | 3 | 1,77% |
2. | «Ана догасы» | 94 | 7 | 7,44 % |
3. | «Бабай» | 51 | 2 | 3,92% |
4. | «Уянмас йокы» | 87 | 5 | 5,74 % |
5. | «Ай һәм кояш» | 98 | 2 | 2% |
6. | «Җир йокысы» | 68 | 1 | 1,47% |
7. | «Кышка бер сүз» | 48 | 2 | 4,2 % |
8. | «Кошларга» | 55 | 0 | 0 |
9. | «Сабыйга» | 58 | 1 | 1, 72 % |
10. | «Карлыгач» | 89 | 1 | 1,12 % |
11. | «Кышкы кич» | 113 | 3 | 2,65 % |
12. | «Кошчык» | 59 | 1 | 1,69 % |
13. | «Бишек җыруы» | 55 | 4 | 7,27 % |
14. | «Бәхетле бала» | 39 | 2 | 5,12 % |
15. | «Бала белән күбәләк» | 61 | 0 | 0 |
16. | «Мәктәптә» | 75 | 3 | 4 % |
17. | «Эш беткәч уйнарга ярый» | 296 | 4 | 1,35 % |
18. | «Арба, чана, ат» | 82 | 1 | 1,22 % |
19. | «Кярханәдә» | 66 | 2 | 3,03 % |
20. | «Кәҗә белән сарык әкияте» | 577 | 10 | 1,73 % |
Барысы | 2082 | 52 | 2,49% |
Г. Тукай шигырьләрендә кулланылган сүзләрнең хәзерге әдәби телдән аермалары, беренче чиратта, аларның кулланылыштан төшеп калуы белән аңлатыла. Галимнәр аларны искергән сүзләр дип атыйлар.
«Сүз — бер көнлек, тел — гомерлек». Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән. Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары, яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгънәләре алмашыну, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора.
Күп кенә гарәп, фарсы, телләреннән алынган сүзләр хәзер кулланылыштан төшеп калган.
Морфологик архаизмнар дип формасы искергән сүзләргә әйтәләр: бармак (барырга), язмак (язарга), сөйләмеш (сөйләгән), килмеш (килгән).
Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылып торалар: егълау —елау, үлтер — үтер, багла — бәйлә, тулуг — тулы, углым — улым һ.б.[3]
Г. Тукайның без күзәтү үткәргән һәм статистик мәгълүматлардан чыгып, аның шигырьләрендә югарыда саналганнарның барысының да булуын ачыкладык.
Хәзер Г. Тукайның 20 шигъри әсәрендә бүгенге татар теленнән аермалы булган сүзләрнең кайберләренә кыскача гына күзәтү ясап үтик.
Г. Тукай шигырьләрен хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырып тикшерсәң, гаҗәпләнеп каласың. «Кошларга», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен алыйк. Аларда яңгырашы белән, мәгънә төсмерләре белән хәзерге әдәби телдән бернинди аерма да сизелми. Әйтерсең, бу шигырьләр моннан 100 ел артык элек түгел, а кичә генә язылган, диярсен. Шундыйлар итеп «Кошларга», «Бала белән күбәләк», «Җир йокысы», «Сабыйга», «Арба, чана, ат» шигырьләрен мисал итеп китерергә мөмкин.
«Туган тел»
берлән, кыйлган (догам), ярлыкагыл
Татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән бу шигырьдә берлән һәм кыйлган фонетик архаизмнары, ярлыкагыл лексик-морфологик архаизмы кулланылган. Дөрес, дога кылу, хаҗ кылу фигыльләре кулланылышта булса да, хәзерге телдә укыган догам әдәби нормага туры килә. Ярлыка - лексик берәмлек буларак ‘кичерү’ мәгънәсен бирә, ул – 2 зат берлек сандагы боерык фигыль. Мәгълүм булганча, хәзерге татар телендә боерык фигыльнең бу формасы бернинди кушымчасыз кулланыла.
«Ана догасы»
вә, уйку, угълым, яд итә, мискинә
Кулланылыштан төшеп калган вә теркәгече хәзер һәм белән алышынган. Уйку ‘йокы’ сүзе, шулай ук угълым исеме фонетик яктан үзгәреш кичегәннәр. Мискинә, яд итү ‘искә төшерү’ - гарәп сүзләре. Мескен сүзе хәзер да кулланыла, икенче сүз исә ятлау фигылендә чагылыш тапкан.
«Бабай»
маңлай, мискин
Бу ике сүзне дә фонетик яктан искергән сүзләр дип бәяләп була.
«Уянмас йокы»
сурды, күрмәк, вөҗүд, мәҗал
Бу шигырьдә хәзер бөтенләй кулланылыштан төшеп калган ике гарәп сүзе бар: вөҗүд ‘гәүдә’ һәм мәҗал ‘чара, көч’. Күрмәк фигыле инфинитив формасында килә. Мәгълүм булганча, Г. Тукай үзе Казан артыннан, Арча төбәгеннән. Казан арты сөйләшләрендә хәзер дә кулланыла торган форма бу.
Ә сурды фигыле исә иске татар әдәби теленең традицияләре белән бәйле. Аннары Г. Тукай ритм, шигъри размер таләбе буенча аерым сүзләрне шигырьләрендә кыскартып та кулланган.
«Ай һәм Кояш»
мәгърибкәчә, нәүбәтләшә
Мәгърибкәчә сүзе ‘кояш баткангача’ мәгънәсендә кулланылган. Бу гарәп сүзенең тагын «көнбатыш» мәгънәсе дә бар. Нәүбәтләшә сүзе хәзерге күзлектән караганда бераз искергән кебек. Нәүбәт җанлы сөйләм телендә кулланылса да, аннан фигыль ясалмаган, хәзер чирталашу фигыле кулланылышта йөри.
«Кышка бер сүз»
фәйтун, алмас
Фәйтун – телебезгә рус теле аша килеп кергән фаэтон сүзе, ул ‘көймәле экипаж, арба’ дигәнне аңлата. Бу сүз дә, алмас (алмаз) сүзе дә фонетик яктан искергән сүзләр булып тора.
Г. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә грамматик архаизмнар да очрап куя. Шундый формаларның берсе – 1, 2, 3 зат тартымлы исемнең яисә исемләшкән сүзләрнең төшем килешендә кулланылган очрагы. мәсәлән, кадрене ‘кадерен’ («Кошларга»), дәрсене ‘дәресен’, барсыны ‘барысын’, дәрсеми ‘дәресемне’ («Эш беткәч уйнарга ярый»). Бу формалар иске татар әдәби теленнән килә торган традицион кулланылышка мисаллар булып тора.
Г. Тукайның аерым шигырьләрендә ‘белән’ бәйлеге берлән («Карлыгач») яисә берлә («Кышкы кич») формаларында кулланылган.
Хәзерге татар теле өчен искергән лексик гарәп алынмалары дип түбәндәгеләрне атарга мөмкин:
санки ‘гүяки’ («Кошчык»), гыйззәт ‘кыйммәт’ («Бишек җыруы»), сабак ‘дәрес’ («Бәхетле бала»), мәзлум ‘кимсетелгән, рәнҗетелгән’ («Арба, чана, ат»), кярханә ‘завод-фабрика, һөнәр йорты’ («Кярханәдә»).
Сирәк кенә балалар өчен язылган шигырь текстларында искергән төрки-татар сүзләре дә очрап куя. Мәсәлән, ушбу ‘шушы’ («Кәҗә белән сарык хикәясе»)
Искергән төрки-татар грамматик формаларга мисал итеп -макта/ -мәктә формасын атарга була. Ул хәзерге заман хикәя фигыльгә туры килә:
Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутка («Кәҗә белән сарык хикәясе»).
ЙОМГАК
Габдулла Тукай үзенең шигырьләрен 19 яшендә яза башлый. Аның 1905 елдан башлап басылып чыккан беренче шигырьләре бик ясалма, чуар телдә язылган. Тукай үзенең иҗат юлын башта шулай иске татар әдәби теле традицияләрендә гарәп һәм фарсы сүзләре белән чуарланган, борынгы һәм иске төрки грамматик формалары калыбында башлый. Ләкин бик тиз вакыт аралыгында аның шигърияте турыдан-туры җанлы халык сөйләм теленә корыла. Г. Тукай үзе дә сизмәстән яңа (хәзерге) татар әдәби теленә нигез салучы тарихи миссиясен башкара.
1910 елда дөнья күргән «Балалар күңеле» исемле җыентыгы шуның бер ачык мисалы булып тора. Күзәтүләрдән күренгәнчә, аның әсәрләре телендә хәзер кулланылыштан төшеп калган формалар, сүзләр гаять дәрәҗәдә аз. Безнең статистик мәгълүматларга караганда, Г. Тукайның 20 шигырендә кулланылган барлык сүзләрнең нибары 2,49 процентны гына мондый берәмлекләрне тәшкил итә.
Болар арасында саф лексик архаизмнар бик сирәк очрый. Фонетик архаизмнар күбрәк. Һәм бик сирәк кенә искергән грамматик формалар очрап куя. Әдәби телдә булмаган, ләкин хәзерге җанлы сөйләшләрдә кулланылган формалар да очрый.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 2 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1969.
Ил корабын җил сөрә. ХХ йөз башы татар поэзиясе. – Казан: Мәгариф, 2001.
Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.
[1] Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 5 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986, 306 б.
[2] Бу күзәтү Тукайның үзе исән чагында басылып чыккан китаплары исемлеге буенча ясалды: Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 5 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986, 305-306 б.
[3] Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999, 85 б.
Развешиваем детские рисунки дома
Золотая хохлома
Л. Нечаев. Яма
Рисуем зимние домики
Повезло! Стихи о счастливой семье