Сказки Динара поучительны для детей. написаны на родном - татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
Сборник произведений собственного сочинения | 2.72 МБ |
Слайд 1
Т үбән Кама муни ц ипал ь районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 31нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе КЕЧКЕНӘ ДИНАР ӘКИЯТЛӘРЕ 3 сыйныф укучысы Рамазанов Динар Рамил улының иҗади эшләр җыентыгы 2016 нчы елСлайд 2
Минем исемем - Рамазанов Динар. Мин 3нче сыйныф укучысы . 2нче сыйныфта укыганда мин Рабит Батулланы ң 20дән артык әкиятен укыдым. Бу әкиятләрнең геройлары бик гади: балалар, үсемлекләр, кошлар, хайваннар. Алар һәрвакыт безнең арада. Әмма үзенчәлекле яклары бар: Рабит Батулла үз геройларына кызык-кызык исемнәр бирә. Мәсәлән, “Ике маэмай” әкиятендә Салпыколак һәм Тартыл, “Су ияләре”ндә – Сусылу, “Әкәч белән Тәкәч”тә – Әкәч белән Тәкәч, “Ак песи, кара песи” әкиятендә – Акйомгак, Каратуп. Миңа бу алым бик ошады. Үзем шундый кызыклы кушаматлар һәм исемнәр уйларга булдым. Ләкин бу эш җиңелдән түгел. Исем тәк кенә бирелми икән. Эшенә, холкына, тышкы кыяфәтенә карап бирелә. Шуңа күрә әкиятләр язып карарага булдым. Хәзер инде геройларымның исемнәрен табу кыен түгел. Яле, әкиятләремне укып карагыз!
Слайд 3
Тырышбәк һәм Ялкаубәк Бер тузанлы юлдан ике кырмыска бара : берсе - Ялкаубәк , икенчесе - Тырышбәк . Берсе нарат ин ә сен , икенчесе чыршы күркәсен тартып бара. - Фу ! – ди беренче кырмыска, - эссе ! Җилкәсеннән нарат инәсен ташлап, ял итәргә утыра. Ә икенче кырмыска туктап тормый, чыршы күркәсенең артына баса да алга таба тәгәрәтә. Ялкау кырмыска ирексездән эшен дәвам итәргә мәҗбүр була. Әзрәк баргач, икесе дә тузанлы юл читенә утырып, ял итәләр. - Мин кызуда эшләргә яратмыйм, - ди Ялкаубәк, - иртәнге салкында эшләве рәхәтрәк. Кара нинди авыр эш башкарам: ташып кара әле нарат ылысын! Көч-хәл белән кайтып барам. - Белмим, - ди тырыш кырмыска, - Мин атна буе чыршы күркәсе ташыйм, бер дә арымыйм. Шулай әйткәләшә-әйткәләшә ике дус көн дә ылыс белән күркә ташыйлар. Инде хәзер һәрберсе үзенә өй җиткерә башлый. Тырышбәк көне-төне, кызуга-салкынга карамыйча, төзи дә төзи. Аның өе бик зур, иркен һәм җылы була. Ул кышын шул өйдә исән-сау чыга. Ә Ялкаубәк көндез кызудан качып күләгәдә ята, төнлә - йоклый. Ялкауланып йөреп җыйган ылысларын өеп куя да шунда кереп кышларга кала. Ә кыш көне өе авыр кар астында ишелә.
Слайд 4
Гөлкәй турында әкият Бер яшел аланда Гөлкәй үсеп утырган . Инде аның чәчәк атарга вакыты да җиткән. Ул кояшта рәхәтләнеп таҗларын ачып җибәргән, Кояшкайга караган һәм аңа гашыйк булган: - Кояшкай, мин сине генә яратам. Синең белән рәхәт! Җылыт әле ныграк ! – дигән. - Ярар, - дигән Кояшкай һәм тагын да кыздыра башлаган. Болыткай күренеп, Кояшкайны каплый башлагач, чәчәк аны куып җибәргән. Бервакыт Гөлкәебез шиңә башлаган, аның матур таҗлары кояшта куырылып төшкән. Гөлкәй, эсселеккә түзә алмыйча, Болыткайдан ярдәм сораган: - Болыткай, миңа бик эссе, син мине яңгырың белән эчерт, - дигән. Болыткай кыстатып тормаган, кызганмыйча тамчыларын җиргә яудырган. Гөлкәй рәхәтләнеп су эчкән һәм тернәкләнеп киткән. Ул гаебен таныган , Болыткайдан гафу үтенгән. Бу дөн ь яда һәрбер нәрсәнең үз урыны, үз файдасы барын аңлаган.
Слайд 5
Хыялый исемле кар бөртеге хыяллары Бу әкиятне урамда матур итеп кар яуганда язарга уйладым. Кулымны сузып бияләемә кар бөртекләрен утыртмакчы булдым. Икесе кунып утырды. Алар шундый матур, йолдыз сыман. Икесенең үзара сөйләшкәннәрен күз алдыма китердем. Берсе тормышыннан бик канәгать булып: - Эх, рәхәт тә соң! Дусларыбыз арасында гөрләшеп яшибез, - диде. Икенчесе зарланып: - Нәрсәсе рәхәт инде? Бернинди яңалык та юк! Һаман шул берүк ап-ак дөнья: агачлар ак, урамнар ак, өй түбәләре ак. Ә менә кайдадыр еракта яшеллеккә күмелгән киң аланнар, болыннарда төрле-төрле чәчәкләр, очсыз-кырыйсыз зәңгәр диңгезләр. Менә, ичмасам, тормыш! – диде. - Хыялый! Әйдә куышлы уйныйбыз! – хыялларын бүлдереп чакырып алды дустын беренче кар бөртеге. Икесен дә узып бара торган җил күтәреп алды һәм еракка алып китте.
Слайд 6
Балыклар да сөйләшә Минем әтием бик оста балыкчы. Мине дә балыкчы серләренә өйрәтә. Менә шулай беркөнне әтием белән бергә күлгә балыкка киттек. Кармакларыбызны әзерләп куйдык. Кечкенә ят ьм әбез дә бар иде, балыкларга “күчтәнәчләр” салып аны читкәрәк, камышлар янына җибәрдек. Утырдык, көтәбез. Бераздан ят ьмәне тикшерим әле дип , камышларга таба киттем . Ниндидер нечкә тавышлар килде . Уңга-сулга карадым: беркем дә юк. Әллә колагыма ишетелә! Судан: Әй, Бытбылдык! Күп сөйләшеп башымны катырып бетердең! Әйттем бит, камышлар арасыннан йөзмәскә. Әкиятләреңне тыңлап ялгыш ят ь мәгә эләктек. Вәт, мә! Барыбыз да бик яхшы белә: балыклар сөйләшми! Хәтта халыкта: “Нәрсә, балык сыман, дәшмисең?”, - дигән әйтем бар. Ә монда күп сөйләшүче балыклар эләкте! Менә хәзер чыгарам да сөйләштерәм! Әллә ашыктым, әллә кабаландым: икесе дә кулымнан ычкынып, суга төшеп киттеләр! Менә хәзер үземә берсе дә ышанмас! Сезгә сер итеп кенә әйтәм: балыклар сөйләшәләр икән бит.
Слайд 7
Мактанаев , син бит мактанчык ! Я шәгән ди Мактанаев фамилияле бер малай. Әй мактана, ди, әй мактана! Менә беркөнне мәктәпкә килгәч: - Мин эшли алмаслык эш юк ул, барын да булдырам! - дигән. - Әллә кошлар шикелле оча да беләсең? – дип сораган бер сыйныфташы. - Юк! – дигән Мактанаев. - Әй, мактанган буласың! – дип көлгәннәр балалар. Фамилия кешегә юкка бирелми икән.
Слайд 8
Эх, Өлгермәсов! Өлгермәсов фамилияле малай да булган икән. Ул да мәктәптә укыган булган. Өлгермәсов, өй эшең кайда? – дип сорый икән укытучы. Өлгермәдем апа, - дип җавап бирә малай. Математикадан контроль эш дәресе иде. Дәрес ахырында укучылар дәфтәрләрен тапшыра. Синең дәфтәрең кайда, Өлгермәсов? Өлгермәдем, апа! Эшләп өлгермәдеңме? – дип сорый укытучы. Юк, күршемнән күчереп өлгермәдем, - ди малай. Эх, Өлгермәсов! Кайчан гана Алдынгыевка әйләнерсең икән? – дип аптырап әйтә укытучы.
Слайд 9
Бизәлеш өчен кулланылган ресурслар http://miniskazka.ru/author_razn/skazka_pro_lekarstvennye_rasteniya.html http://hotels.9vds.ru/fon.html http://flowers.ninepix.ru/view/10985068 http://kartinki-online.ru/?p=3486 http://dou1241.ru/32.html http://plus8-db.com/item/fony-sneg http://new.mmal.ru/blogs?page=44 http://prezentaz.ru/%D1%84%D0%BE%D0%BD-%D0%B4%D0%BB%D1%8F-%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%B8-%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%87%D0%B0%D1%82%D1%8C-%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B0/ http://www.liveinternet.ru/users/5238730/post337616669/ http://player.myshared.ru/1050227/ http://sumki.y7z.ru/kartinki-dlya-prezentatsiya.html
Прекрасное далёко
Волшебная фортепианная музыка
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Пчёлы и муха
Сказка "Морозко"