Рефератта Габделхәй Сабитовның “Тәүге соклану”, “Урман кызы Таңсылу”, “Ярсулы яз” хикәяләренең үзенчәлекләре билгеләнә һәм “Тәүге соклану” әсәрнең эчтәлеге модельләштерелә.
Вложение | Размер |
---|---|
g.sabitov_-_maturlyk_ezluche_dip.docx | 317.04 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“БӘРӘСКӘ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
Габделхәй Сабитов – матурлык эзләүче әдип
Реферат
Язды: 8 нче сыйныф укучысы Мирзагитова Зөһрә
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Зөлфия Рәшит кызы
2015 нче ел
Эчтәлек
II. Төп өлеш....................................................................................................... 4
III. Йомгаклау. Габделхәй Сабитов хикәяләрендәге матурлык....................9
Файдаланылган әдәбият....................................................................................... 11
Кереш
“...гомерем буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем.Табигатьтән дә кешеләр күңеленнән дә. Һәм күп очракта эзләгәнемне таба тордым...”
Г.Сабитов
Әдәбият дәресләрендә без Г.Сабитовның “Урман кызы Таңсылу”, “Ярсулы яз”, “Тәүге соклану” хикәяләре белән таныштык һәм алар бездә зур кызыксыну уятты. Г.Сабитовның без укыган әсәрләре арасында иң ошаганы дип “Тәүге соклану” хикәясе табылды, аның эчтәлеге тирәнрәк, образ-метафораларга бай дигән фикерем белән сыйныфташларым да килеште. Язучы хикәяләре безне, хәзерге заман укучыларын, нәрсәсе белән җәлеп итә, аларга нинди үзенчәлекләр хас? Шушы сорауга җавап эзләүне без рефератыбызның максаты итеп алдык. Максатка ирешү өчен, түбәндәге эшләрне башкару бурычы куелды:
1) Габделхәй Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясенә дәрестә ясалган анализ буенча язучы иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләү һәм әсәрнең эчтәлеген модельләштерү;
2) Габделхәй Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясендәге үзенчәлекләрне “Урман кызы Таңсылу”, “Ярсулы яз” хикәяләрендә күзәтү.
II. Төп өлеш
Әсәр ак болытларны күргәннән соң, малайның башкача яши башлавы турында. Геройның давыл чәчәкле тормыштан баш тартып, гомер буе ак болытларны эзләп яшәве турында. Матурлык табу, бик мөһим нәрсәне аңлау мизгеле ул – ак болытларны күрү. Димәк, ак болытларга игътибар итү ул матурлыкны күрү мизгеле генә булмыйча, ә тормышның үзгәрү вакыты да, яңа тормышка аяк басу мәле, дөньяга икенче караш ачу да. Шулай ук ул сайлау мизгеле дә. Без монда авторның кеше һәрвакыт сайлау алдында тора дигән фикерен аңлыйбыз: ак болытлар сайлыйсыңмы син, әллә давыл чәчәгенме.
Әсәрдә алтын балык белән ак болытлар образлары сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен барлыкка китерәләр. Дөнья ул матурлыклардан гына тормый, аның ямьсез яклары да күп. Ямьсезлек булмаса, аның капма-каршысы булган матурлыкны күрә дә, аны бәяли дә алмас идек. Безне әйләндереп алган тирәлектә әнә шул дөньяның ямьсезлекләренә каршы торучы нәрсәләр бар, аларны күрә белегез, ди автор. Ямьсезлеккә каршы тора алырлык матурлык эзләгез, дип өйрәтә безне язучы. Димәк, автор безне матурлыкның, аклыкның авыр хисләрне җиңә алырлык көче барлыгына ышандыра.
Ак болытларны күрү малай күңелендә сораулар тудыра: “Моңа кадәр бер дә күргәнем булмаганмы шуларны? Әнием арыш урганда, айман күләгәсендә чүпрәк имезлек имеп ятканда күзем төшмәгәнме? Бәбкә чирәмендә аунап-аунап уйнаган чакларда искәргәнем булмаганмы?”. Сорауның кабатлануы матурлыкка соклану дәрәҗәсен һәм бу мизгелнең мөһимлеген күрсәтә.
Табылган матурлыкның кыйммәтен, аны күңелдә саклау ихтыяҗын язучы шулай ук кабатлау алымы ярдәмендә бирә: “Ак болытлар, ак болытлар! Шул көннән соң гомерем буена юлдаш булды алар миңа. Урманнарда йөрсәм, яфракларны аралап, зәңгәр күктән эзләдем. Су коенсам, дулкыннарга чалкан ятып, һаман күккә бактым. Җырласам, җырларыма керде шул өем болытлар, ятсам төшләремә”
Әдәбият дәресләрендә без, әсәрләргә анализ ясаганда, аның моделен төзибез. Ә менә Г.Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясен анализлаганнан соң, әсәрне модельләштерү эшен укытучыбыз мөстәкыйль башкарырга тәкъдим итте. Башта шактый авыр тоелган бу эшне без өйдә эшләдек. Ә дәрестә һәрбер укучы үз моделен аңлатып бирде. Классташларым һәм укытучыбыз тарафыннан иң уңышлы дип табылган 3 модель билгеләнде.
Беренче модельдә (авторы Ахмадуллина Гөлия) әсәр югалткан бәхет – тапкан бәхет, иске тормыш – яңа тормыш каршылыклар бәйләнеше буларак аңлатыла. Шулай ук модель төп игътибарны авторның эчке дөньясына юнәлтә. Бары тик эчке дөньясы матур әдип кенә башкаларны гүзәллекне тоярга өйрәтә ала дигән фикер әйтелә.
Ә соңгы ике модельгә аерым тукталып китәсем килә, чөнки аларның авторы – мин үзем. Алтын балык һәм ак болытларны бизмәнгә салып үлчәп карасак, ак болытлар тәлинкәсе басачак дигән фикердә торам мин. Әйе, алтын балыкны югалтуын малай авыр кичерә, гомер буе аның яңадан килеп кабуын көтеп яши. Ләкин ак болытлар малайны давыл чәчәкләреннән аралавы белән кыйммәтрәк.
Хикәядән мин тагын шундый фикергә килдем: әсәр сайлау мөмкинчелеге турында да. Әйтерсең тормыш кеше өчен алгоритм тәкъдим итә: син һәрвакыт сайлау алдында торасың, яшәештәге матурлыкны да, яңа бәхет-өметне дә күрү өчен дөрес юл сайларга, дөрес юнәлештә карарга кирәк. Шул вакытта гына вак-төяк борчулар, көнчелекләр түбәнлегеннән ак болытлар югарылыгына күтәрелеп була. Эчке дөньяңа караңгылык, давыл чәчәге кертмә, аңа ак болытлар сал, ди автор. Һәркемнең үз ак болыты булырга тиеш. Күңелендә ак болытлар йөртмәгән кеше бәхетсез була дип уйлыйм. Күңелдәге ачу, үпкә хисләренә юл бирү исә – үзеңне матурлык күрүдән мәхрүм итү, бәхетсез итү.
Габделхәй Сабитовның “Ярсулы яз” әсәре дә тәүге хисләрнең тууы турында. Хикәядә яшь күңелнең аның өчен әлегә кадәр таныш булмаган ниндидер яңа хисне көтүе сурәтләнә: “Әллә нәрсә булды малай күңеленә. Кайгы дисә, кайгырыр сәбәбе юк, сагыш дисә сагыныр кешесе юк. Ә шулай да күңел нәрсәдер юксына, нәрсәдер көтә... ”.
Хикәянең төп герое Гамил күңелендә яңа хисләрнең бөреләнүе табигатьнең уянуына барып тоташа. Автор кеше күңеленә ниндидер ашкыну, җилкенү салган язны күңелдәге яз белән янәшә куя. Язучы ниндидер билгесез хисне көтү дәрәҗәсен күрсәтүне “Әллә нинди булды быелгы яз”, “Әллә ничек бик ярсулы да, бераз ямансурак та быелгы яз” кебек кабатлауларга һәм әсәр исеменә – көчле позициягә чыккан “ярсулы” сүзенә йөкли.
Яз шаукымы белән Гамил күрше кызына башка күзләр белән карый: “ Керфекләре дисәң... Туа-тумыштан терәлеп торган күрше булып, бер урам чирәмендә аунап, шушы көннең шушы сәгатенә кадәр ничек искәрмәде икән Гамил бу керфекләрне. Бик кызык, бик әкәмәт икән бит алар. Шундый озын, шундый куелар, әйтерсең аерым бөртекләр түгел, ә тоташкан кара әлпәләр – кара күбәләк канатлары...”
Малайның үзе өчен таныш булмаган, күңелендә әле уянып кына килә торган, бәлки киләчәктә мәхәббәт булып үсәчәк хисен автор күбәләк образ-метафорасына сала: “Хәтта ике тәрәзә арасында кышның кыш буе хәрәкәтсез яткан күбәләккә дә яз кояшы җан өргән. Ул кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына.
Тик әле иртәрәктер шул. Табигать уянганын сизеп, болай гына, йокы аралаш кына талпынуыдыр. Алда әле уяныр, очар көннәре...”
Әйләнә-тирәдә без күрергә өлгермәгән күпме матурлык барлыгына төшенүче геройлар Г.Сабитовның “Урман кызы Таңсылу” хикәясендә дә бар. Табигать матурлыгына ачылып кына килүче күңел күзе күргән манзараны автор зур осталык белән сурәтли: “Гаҗәп.Таң вакытында урман тылсымлы бер төскә керә икән! Агач асларында куе күләгә, тау куышы кебек караңгы. Ә кояш төшкән урыннарда агачлар ачык яшел төстә. Һәр агачта, һәр ботакта меңләгән чык бөртекләре. Аларның һәрберсе, күзләрнең явын алырлык булып, төрле төсләр белән балкый. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән төсле ап-ак, ә күләгә җирдә – куе зәңгәр. Әйтерсең кемдер төн буе зәңгәр буяу сибеп йөргән!” [2:27].
Булат өчен үзен җәлеп иткән гүзәл күренешләрне башкаларга күрсәтү мөһим. Фотосурәтләрнең “Күңел күзе” газетасына урнаштырылуы – матурлыкны тояр өчен күңел күзе белән карау кирәк дигәнне аңлата. Монда үзеңнең генә түгел, башкаларның да күңел күзен ачарга мөмкинлек тудыру белән дә кеше бик бәхетле була ала дигән фикер тоемлана.
Йомгаклау.
Габделхәй Сабитов хикәяләрендәге матурлык
Г.Сабитовның хикәяләреннән түбәндәге нәтиҗәләр ясыйбыз:
1. Г.Сабитов – матурлык эзләүче, үзе тапкан шул матурлыкны әсәрләре аша укучыларына җиткерүче әдип. Ул кеше тормышын мәгънәле, тулы, хисләргә бай итә торган нәрсәнең гадәти тормыш күренешләрендә гүзәллек күрә белү икәнен үзенең хикәяләре ярдәмендә исбатлап бирә.
2. Г.Сабитов – мизгел матурлыгын сурәтләүче, аның кыйммәтен аңларга ярдәм итүче әдип. Һәр кеше гомерендә туктап уйлана торган минутлар була. Нәкъ менә алар тормыш, яшәү мәгънәсе турында уйланырга ярдәм итә. Автор безгә кеше тормышында булган мондый мизгелләрнең кадерен белергә чакыра.
3. Г.Сабитов үзенең геройларын әйләнә-тирәдәге инде күнегелгән, бик гадәти тоелган күренешләргә бөтенләй яңа күзлектән карау, күңел күзләре ачылу ноктасында сурәтли. Таң калу, соклану, гаҗәпләнү кебек хисләрнең кичереш дәрәҗәсен сурәтләү өчен, кабатлау алымына мөрәҗәгать итә.
4. Г.Сабитов хикәяләре гаҗәеп матур метафораларга бик бай.
5. Хикәяләрендә беренче карашка ис китәрлек булмаган хәлләр, гади генә нәрсәләр сурәтләнсә дә, алар укучыны тирән уй-фикерләр эченә алып кереп китәләр. Гадилек артында хисләр катлаулыгы, кеше өчен бик кирәкле, мөһим кыйммәтләрне аңлау өчен ачкыч ята. Фикеремне язучы Ләбибә Ихсанова сүзләре белән ныгытасым килә: “Габделхәй Сабитовның хикәяләрендә гап-гади хәлләр сабыр, салмак кына сөйләп барыла. Сурәтләү алымнары да шулай гади, әмма өстенә төшкән йөкләре шактый зур”. ( Г.Сабитов. Тармаклы яшен. 1981,6 нчы бит)
Г.Сабитов хикәяләренең әһәмияте, кыйммәте һәм безнең өчен актуальлеге шунда: алар хисләр дөньясын баета, күңел күзен ачарга, матурлыкны күрергә өйрәтә. Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Г.Сабитов иҗаты – тирән фәлсәфәле иҗат.
Файдаланылган әдәбият
Солнечная система. Взгляд со стороны
Сказка об осеннем ветре
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Заяц-хваста
Барсучья кладовая. Александр Барков