4нче сыйныф укучысы иҗат иткән әкият.
Вложение | Размер |
---|---|
tylsymly_agach.docx | 16.56 КБ |
Тылсымлы агач
Борын-борын заманда, кәҗә командир, саескан урядник булганда, әле синең әниеңнең әбисе дөньяда булмаганда яшәгән ди, булган ди бер патша. Ул гади генә патша булмаган ди, бик усал, саран, рәхимсез патша булган икән. Ул патшаның бик зур табигый байлыклары, алтыннары, акчалары һәм бер бик матур кызы булган икән. Безнең патша бик тә бик тә үз алтыннарын ярата икән. Бер тиенен дә бирми икән, халыкны талап, соңгы алтыннарын җыя икән. Ә матур кызы бик акыллы, ярдәмчел кыз икән, яз көне кебек саф, чиста, сөйкемле. Кызының исеме дә җисеменә туры килеп Язгөл исемле икән.
Бервакыт Язгөл сандугач сайравын тыңларга патша бакчасына чыккан. Шулай бакчада йөри торгач, ул бик матур бер агачка тап була. Бу агачның төбендә баллы судан чишмә агып утыра ди, агачның ботакларында дөньяда никадәр чәчәк булса шулкадәр чәчәк үсеп утыра икән, шул ботакларда иң матур сайраучы кошлар икән. Бу агач Язгөлгә бик ошаган ди.
Язгөл бу агач янына килгән дә әйткән ди:
- И тылсымлы агач, син шундый матур, шундый моңлы, кайсы яклардан монда килдең? Ник үзең генә үсәсең?
Агач телгә килеп болай дигән:
- Мине ерак-ерак илләрдән, җиде диңгез артыннан, җиде таулар артыннан алып килделәр, анда бик күп туганнарым калды, мине алып киткәндә әле яшь идем, анда әнием, әтием калды, аларны бик сагынам, туган якларыма кайтып китәр идем. Тик инде минем тамырларым тирән, түбәнгә җир астына үтеп керделәр, тормышымны үзгәртә алмыйм. Минем сиңа бер үтенечем бар. Менә яшь кенә, ямь-яшел үсә генә башлаган үсентем бар. Шул үсентемне туган якларыма илтеп кайтчы. Бу яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайтыр.
- Ярар, мин үсентене туган якларыңа илтеп тапшырырмын.
Менә патша кызы янчыкларын төяп, кулына бераз акча алып юлга чыккан.
Бара икән чүл буйлап Язгөл. Көн эссе, кояш кыздыра, кояштан качарга күләгә эзләп йөргәндә патша кызы тавыш ишетеп, тавыш килгән якка китә. Караса, монда күңел ачалар, бииләр, ял итәләр, салкын чишмәдән баллы су эчәләр ди. Язгөл ял итүче кешеләр янына барды. Үзенең хәлен сөйләп бирде. Ял итүче кешеләрдән юлны сорады. Тик кешеләр аңа ярдәм итәргә теләмәделәр. Юлны да күрсәтмәделәр, эчәргә су, ял итәргә күләгә астында урын да тапмадылар. Язгөл борчыганы өчен гафу үтенеп юлын дәвам итте. Озак кына баргач ул кырда җир эшкәрткән эшчеләр янына барып җитте. Язгөл аларга да үзенең хәлен сөйләп юл күрсәтүләрен сорады. Эшчеләр, бик мөһим эшләре була торып, Язгөлне тыңлап утырдылар, аңа эчәргә су биреп, күләгә астында урын таптылар. Бераз ял иткәч патша кызын озатып куйдылар, бу яхшылыклары өчен патша кызы аларга әтисе биргән алтыннарны калдырды.
Озак кына баргач Язгөл зур бакчага тап булды. Алтын капкада тәва кошлары йөриләр, сандугачлар сайрыйлар ди, салкын чишмәләрдән баллы сулар ага икән. Бу патшалыкта агачлар бик күп икән. Менә Язгөл Тылсымлы агачны тапты, аның яшь туганы турында сөйләп, аның үсентесен бирде һәм үзенең үтенечен белдерде.
- И бөек Тылсымлы агач, минем әтием бик саран, усал, рәхимсез кеше. Син аңа дөрес юл күрсәтә алмассың микән, – диде.
Тылсымлы агач аңа зур рәхмәтләр әйтеп, бик күп бүләкләр биреп, бик күп алтыннар биреп, борчылмыйча өенә кайтырга кушты.
Озак юллар үтеп Язгөл өенә кайтып җитте, яшь тылсымлы агачка туганнарыннан бүләкләрен тапшырып, сәламнәрен әйтеп, әтисе янына юнәлде. Өенә кайтып караса, әтисе шатлана, елмая, көлә икән. Язгөл әтисеннән ни булганын сорагач, әтисе аңа:
- И кызым, дөньяда алтыннардан башка да бәхетле булырга мөмкин, чөнки ярдәм итү, булышу, ярату кебек әйберләрне мин саранлыгым белән онытканмын, мин инде хәзер беркайчан да алай саран, усал булмаячакмын, дигән ди. Шуның белән әкият тә беткән, ди.
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Ветер и Солнце
Юрий Визбор. Милая моя
Две лягушки