Лилия Сәләхетдинова - шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы вазифасын башкара. Язмам шул турыда.
Вложение | Размер |
---|---|
liliya_salahetdinova_1.docx | 129.64 КБ |
“Киртәләрне урап үтәргә кирәк...”
Сынаулар бирелә
Алганга тик җиңә.
Мең сынау - ул тигез
Мең төрле бәхеткә.
Лилия Сәләхетдинова
Бу тормышта һәрбер кешенең үз юлы, үз кыйбласы. Тик ни кызганыч бармаклар тигез булмаган кебек үк кеше язмышлары да төрле-төрле. Дөрес, язмышны без сайлап алмыйбыз. Әмма Аллаһ Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән гомерне без ничек яшәрбез, сынауларга бирешмәбезне - бу бары тик үзебездән генә тора. Әле дә ярый безгә бу тормышта югалып калмаска, бирешмәскә көч биреп торучы, үрнәк алырдай шәхесләр бар. Әнә шундыйларның берсе - шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы Лилия Сәләхетдинова белән якыннан танышу бәхетенә ирештем. Моңа кадәр зәңгәр экраннар аша күреп, Интернет челтәре аша танып кына белә идем үзен.
Укытучым белән бергәләп элемтәгә кердек тә, очрашып сөйләшергә сүз куештык. Лилия беренче төркем инвалид булуына карамастан, шигырьләр яза, сәламәт кешеләр кебек елмаеп яшәргә тырыша. Гадәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашканда ниндидер бер читенсенү хисе барлыкка килә. "Исәнмесез, килдегезме?" - дип каршы алгач ук, әлеге киртәләр үзеннән -үзе юкка чыкты.
Лилия Сәләхетдинова тумышы белән Буа районы кызы. 1986 елда гүзәл табигатьле Күл-Черкен авылында бишенче кыз бала булып дөньяга килә. Без барыбыз да – Алла колы. Аллаһы Тәгалә барыбызны да бәхетле итеп яраткан. Һәркем үзенчә бәхетле. Лилия дә "бәллүр кеше" диагнозы белән дөньяга килүенә карамастан, үзен бу дөньяның иң бәхетле кешесе дип саный. "Зарланырга сәбәп юк, - ди ул. - Син иртәгә йөри алачаксың, - дип әйтсәләр, мин,бәлки, баш тартым идем. Мин үземнең мөмкинлекләремне, характерымны, артык кызыксынучан кеше икәнемне беләм. Шуңа күрә үземнең хәлемнән кәнагать" - ди шагыйрә. Сүзләрнең дөреслеген исбатлау өчен тормыштан алынган бер вакыйганы сөйләде ул безгә : "Бик борчыласыңмы?- дип сорыйлар икән бер сукырдан. “Аллага шөкер күзләрем күрми”, - дип җавап бирә ул. “Ничек инде Аллага шөкер?” - диләр аңа. “Минем күзләрем хәзер дөньядагы әшәкелекне күрми, колагым да авария нәтиҗәсендә артыгын ишетми башлады. Шуңа шөкер итәм, - дип җавап биргән ди". Менә шулай алынган сәламәтлек өчен дә шөкер итә белүчеләр яши әйләнә-тирәбездә. Ә бит күзләре күрмәсә дә, колаклары ишетмәсә дә, аяклары йөрмәсә дә алар безнең кебек үк кешеләр.
Кеше үз бәхете белән туа, диләр. Әйе, чыннан да һәр кешене гомер ахырынача бәхете озатадыр. Минемчә, Лилиянең иң зур бәхете - ул аның күңелендә йөрткән хисләрен ак кәгазьгә шигырь итеп төшерә алуындадыр, бәлки. «Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!» - дип язып калдырган Туфан ага Миңнуллин. Лилия Сәләхетдинова да нәкъ менә үзенең татар кызы булуы белән горурлана. Гомумән телгә сак карарга, татар телендә сөйләшергә оялмаска кирәк дигән фикердә тора ул. Шагыйрәнең иң зур горурлыгы - татар телендә иҗат ителгән шигырь җыентыклары. Тугыз яшеннән үк шигырь язу эше белән кызыксына башлый. Бүгенге көндә Лилия Сәләхетдинова "Иҗатымда минем тормышым", "Күңелем көндәлеге", "Ярдәм" дип исемләнгән өч китап авторы. Әйтүе генә ансат. Ә бит китап чыгару өчен күпме хезмәт кирәк. Шигырьләрнең тематикасы турында сораша башлагач, менә болай җавап бирде ул : "Алай аерып кына бер теманы атап булмый. Һәр китапта билгеле бер тема өстенлек итә. Мәсәлән, яшьрәк вакытта мәхәббәт темасына яза идем. Хәзер күбрәк фәлсәфи, дини характердагы шигырьләр иҗат итәм".
Лилия - күпкырлы шәхес. Ул һәрвакыт яңалыкка омтылуда. Замана агымы белән бергә атларга тырыша. Әлбәттә, зур уңышка ирешү өчен компьютер белән дус булырга кирәклекне аңлап алып, кызыксына башлый. Шушы кызыксынуы аны социаль челтәрдә Оскар Усманов дигән композитор белән таныштыра да инде. Әлеге дуслык нәтиҗәсендә берсеннән-берсе матур җырлар туа. Шигырьләрен, җырларын элеп кую өчен Интернет челтәрендә махсус сәхифә бите дә булдырган. Лилия Сәләхетдинова сүзләренә язылган җырларны Энҗе Шәймурзина, Гөлназ Шакирова, Булат Җиһаншин һ.б. күп кенә яшь җырчылар башкара. "Минем өчен иң сөенечле вакыйга - Фәнис Камал куйган "Җәза" фильмы өчен махсус җыр яздыру булды. "Синең җылы кулларың" дип аталган шигырьгә Булат Җиһаншин көй язды. Фильм эчтәлеге буенча минем иҗатымнан ерак тора, шуңа күрә мин башка юнәлеш буенча да да үсәргә кирәклеген аңладым. Беренче тапкыр җырым фильмда катнашты. Бу минем өчен зур дәрәҗә", - сөенече белән уртаклашты шагыйрә.
Интернет челтәрендәге сәхифәләрне карый торгач, Лилиянең күп кенә иҗади конкурсларда катнашуын да белеп алдым. Бу турыда да сорашмыйча булдыра алмадым. “Конкурсларда катнашырга яратам. Ләкин һәр конкурсның яшь чиге була. Менә узган ел "Иделем акчарлагы" яшь язучылар конкурсында соңгы тапкыр катнаштым. Шулай ук мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен "Татарстан энҗеләре" конкурсында чыгыш ясап, "Иң зәвыклы стиль" номинациясендә җиңү яуладым", - ди.
Тормыш авыр дибез, зарланабыз. Ә бит төптән уйлап карасаң, зарланырга сәбәп юк кебек. Дөрес, авырлыклар, кыенлыклар, киртәләр булмый калмый. “Киртәләрне урап үтәргә кирәк. Сикерә алмыйсың икән,урап үтәргә”, - ди Лилия, елмаеп. Хәер, бу сүзләрнең хаклыгын исбатлап торырга да кирәкмидер. Әлбәттә, бу тормышта авырлыклар килгән чакта якыннарыңның ярдәменнән башка һич мөмкин түгел. Лилия бу яктан да бик бәхетле. “Мине 27 яшемә кадәр әнием үзеннән бер дә калдырмый карады. Авырлыклар килгән чакта кешегә нәкъ менә әти-әнисе дөрес юл күрсәтеп җибәрергә тиештер, минемчә. Аннан соң Ислам диненә килгәч тә, мин барлык сорауларыма җавап таптым. Тормыш китабы алдан язылган була. Ләкин берничә юл каралган. Кайсы юлны сайлыйсың, анысы синең үзеңнән тора, билгеле”, - ди шагыйрә.
“Коръән адәм балаларына шифа һәм туры юл...” диелгән Исра сүрәсенең 82нче аятендә. Чыннан да ислам дине - ул иң беренче чиратта, күңел аклыгы, тән пакьлеге, дөрес яшәү рәвеше. Нәкъ менә Ислам дине туры юл күрсәтә, безне көчле итә. Минемчә, көчле булу – ул тормышны дөрес итеп аңлау. Кеше иң беренче чиратта үзенең башка җан ияләреннән аермалы буларак, уйлау өчен акыл сәләте бирелгәнлеген аңларга тиеш. “Бу дөньяда авырлыклар гына түгел, шатлыклар да вакытлыча. Бәлки, шулай булуы хәерлерәктер дә, чөнки тормыш бер көйгә генә барса, аның кызыгы да калмас иде”, - ди Лилия.
Ярый әле аклы-каралы тормышыбызга ямь өстәүче, егылсак юатучы, ярдәм итәргә әзер торучы кече күңелле, сабыр Лилия кебекләр бар, дип уйлап куйдым мин эчемнән генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә сорауларыма җавап алдым кебек. Дәрестә алынган икелеләр дә, әти-әнинең шелтә белдерүе дә, иптәш кызың белән уртак тел таба алмыйча үпкәләп йөрүләр – болар барысы да “проблема” түгел икән бит. Мин хәзер мөмкинлекләре чикле кешеләргә башка төрлерәк карый башладым кебек. Уйларымны аңлагандай Лилия бер вакыйганы сөйләп китте:“Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ничектер караш башкача. Шулай бервакыт урамнан барганда коляска янына бер сабый килде. Коляска ул бит инде транспорт, балага кызык. Артыннан дәү әнисе кычкыра: “Балам, аның янына барырга ярамый!” - дип, алып китте. Мин әлеге ханымнан сорыйм: “Ә нишләп шулай эшлисез? Апа, арба кешегә иярми ул”, – дидем. Ул берсүзсез калды. Мин аны калдырып китеп бардым”. Хәер тормыштан мондый мисалларны шактый китерергә мөмкин. Ни өчен соң бездә мондый бүленеш бар? Ә бер уйлап карасаң, Лилия Сәләхетдинованы “мөмкинлекләре чикле кеше” дип әйтергә тел дә әйләнми. Шактый яшь булуына карамастан, ул - шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы вазифасын башкара. Кулыннан килгәнчә интернет челтәрендә иганәчелек эшен җәелдерү эше белән дә шөгыльләнә. Фикер сөреше, үз-үзен тотышына карасаң, ул безнең кебек үк гап-гади кеше. Буш вакытларында рәхәтләнеп ял итәргә, табигатькә чыгарга ярата икән. “Кыш көннәрендә бик теләп театрга йөрим. Бер спектакльне берничә тапкыр карау, аларны чагыштыру ошый. Беренче тапкыр уйнаганда җитешсезлекләр булса, тора-бара шома уйный башлыйлар һәм шушы үзгәрешне күреп ләззәт алам”, - ди ул.
Менә шулай Лилия безнең кебек үк тулы канлы тормыш белән яши. Аның бу тормышта үз фикере,кешеләргә әйтер сүзе бар. Ә бу иң мөһиме. Шул арада китабын алып, тормыш девизы булырлык шигъри юлларын тезеп китте ул:
Беләсеңме,дустым,
Минем бары яшисе килә.
Кешеләргә үрнәк булып,
Бу җирдә көн дә, көн дә.
Лилия, синең кебек көчле рухлы кешеләр безгә бик кирәк. Теләкләрең кабул булсын иде.
Әңгәмәдән соң бераз уйга калуымны күреп, Лилия минем кәефемне күтәрергә тырыша. Инде саубуллашып китәргә кузгалгач та: «Барысы да әйбәт булыр!» - дип кабатлый. Җиргә бер тапкыр да аяк басмаган кыз шулай дип әйтә ала икән, әйе, димәк, бар да әйбәт булыр!
Лист Мёбиуса
Ворона
Зимний лес в вашем доме
Будьте как солнце!
Сорняки