Әниләр турында уйлану....
Вложение | Размер |
---|---|
ana_boek_isem.doc | 30 КБ |
АНА! Бөек исем...
Дәүләтшин Альберт
Үземне белә башлаганннан бирле мин әниемне үрнәк итеп куям.Нинди генә авыр чакларда да, әни бу вакытта нишләр иде икән, дип уйлана идем.Әниемнең житди бер карашыннан, авыр итеп алган сулышыннан гына да бу эш эшләргә ярамаганлыгы бик яхшы аңлашыла иде. Шулай итеп мине әнием ялгыш адымнар ясаудан саклап калган, яхшы тәрбия биргән, кайгырткан. Үсә төшкән саен мин әниемнең бөеклегенә һаман саен инана барам.Юлымда тап булган очраклы бер күренеш миңа моны тагын бер кат аңларга ярдәм итте.
Иптәш егетем белән павильоннарның берсендә чират торабыз. Тамак ялгап алу иде исәбебез.Бездән алдарак кечкенә сабыен күтәргән бер яшь кенә хатын-кыз басып тора. Көзге салкын көн булуына карамастан сабыйның кулында бияләй юк, нәни бармаклары кып-кызыл булганнар. Ә әнисенең анда бөтенләй дә эше юк, аның үз “мәшәкатьләре”. Менә ул кулына бер шешә сыра алып эчеп җибәрде. Бала күңеле түзәмени, ул көсезләнеп, кыбырсый башлады.Әнисенең көйсез сабыен тынычландырырга исәбе дә, артык зур теләге дә юк иде кебек. Шунда ни күзем белән күрим – ул кулындагы салкын сыра шешәсен сабыйга эчертә башламасынмы(!) Сабый һаман көсезләнә, “тәмсез суны” күбек итеп авызыннан кире чыгарып азаплана.Иптән егетем белән аптырап, сүзсез калдык. Янындагы егетләр аңа: “ Нигә газаплыйсың инде сабыйны?”, - дигән сүзләренә каршы ул: “ Беренче тапкыр гына түгел ич, тизрәк йокыга китәр”,-дип җавап кайтарды.
Мескен сабый! Әле һаман шушы куренеш күз алдымнан китми. Әле яңа аяк басып атлап киткән нәни сабыйның тормышын нигә шулай агуларга кирәк иде соң? Сыра эчеп үскән сабыйның киләчәге булырмы? Ә бит моның сәбәпчесе чит кеше түгел, ә тугыз ай буе йөрәк түрендә йөрткән газиз әнисе! (Әлбәттә аны АНА дип атап булса , билгеле!)Үз балаларыннан баш таркан әниләр турында зәңгәр экраннар аша да еш күрсәтеп торалар. Әле бер көнне генә дә яңа туган баласын, целофан пакетка төреп, чүплек янына илтеп аткан “ана” турында сөйләгәннәр иде. Якында йөрүче яшь егетләр күреп кенә бала исән калган.Ә күрмәгән булсалар? Әлбәттә, көзге салкын көндә сабый өшеп җан-тәслим кылган булыр иде. Ә җинаятьче “ана” өчен бу берни дә түгел. Ул хәтта бу адымын аңлатырлык сүзләр дә таба алмады. Сүзем юк. Күршебезнең эте песи балаларын да кочагына сыендыра алда, шулай итеп алар исән калдылар. Ә кешенең үз баласы үзенә дә кирәк түгел. Без хайваннарданда түбән дәрәҗәдә булып чыгабыз түгелме соң?Ә без кешеләр явыз дип чаң сугабыз. Ә бит барысы да ана тәрбиясеннән, ана сөтеннән килә. Үз әнисе кулыннан сыра эчеп үскән, я булмаса үлемнән чак кына исән калып, балалар йортында тәрбияләнеп үскән баладан киләчәктә җәмгыять өчен файдалы, тулы канлы шәхес үсә алырмы? АНА дигән бөек исемне пычратып йөргән кайбер әниләрнең вәхшилеге, кансызлыгы күңелемдә нәфрәт уята минем. ӘНИ кеше бит ул!!!
Шулвакыт мин үз әниемне уйлап куйдым.Ул шулай эшли алыр иде микән?Төннәрен йокламыйча бишек җырлары җырлап мине йоклаткан,көсезләнгән чагымда юаткан әнием мине тынычланыдырыр авызыма сыра шешәсе каптыра алыр иде микән?! Ә бит аның да сабыен тынычландырып, бераз ял итеп аласы чаклары күп булгандыр. Нинди генә очракта мин үз әнием белән чагыштырып карыйм нигәдер. Аерма жир белән күк арасы булса да. Рәхмәт сиңа, әнием, мең-мең рәхмәт!Мине тәрбияләп үстерүең өчен генә түгел, ә АНА дигән бөек исемгә лаек була белгәнең өчен.
...Авыр уйлардан арынып, чиратта торган иптәш егетем белән бергә, нәрсәгә килгәнебезне дә онытып, китеп бардык....
"Морская болезнь" у космонавтов
Зимняя сказка
Красочные картины Джастина Геффри
Стеклянный Человечек
Кактусы из сада камней