Борын-борын заманда..
Вложение | Размер |
---|---|
shuk_malay.docx | 16.88 КБ |
Шук малай
Борын – борын заманда гади генә бер авылда әби белән бабай яшәгән ди.Аларның булган бер уллары.Авылдан ерак түгел генә урман булган. Урманны икегә бүлеп елга ага икән. Елгада бакалар сикереп сайрыйлар,балыклар уйныйлар. Урман исә тәмле җиләкләре,хуш исле үләннәре , чәчәкләре , матур кошлар һәм төрле җәнлекләре белән үзенә тарта.
Әби белән бабайның да малайлары күрше малайлары белән балык тота , чикләвек җыя. Малай зур гәүдәле , кыю булып үсеп җитә, калага китә. Калада укый , өйләнә, аның да бер малае була . Малай бик шук , иркә булып үсә . Җәйләрен малайны авылга әби-бабай янына алып кайтып куялар.
Бервакыт шаян малай, әби –бабайга әйтми генә, урманга китә.Төлкене дә күрә,тиенне дә,тукранның “тук-тук” тавышын да тыңлый.Озак йөри шаян малай, ара һәм бер агач төбенә утыра да йоклап китә.
Берзаман уянып китсә,янында бүре утыра,ди. Малай куркып елый башлый . Шулвакыт бүре телгә килеп:
-У –у-у, елама , мин сиңа тимим, күрәм, син адашкан, у- у- у , әй ,мин сине озатып куям.
Ә бу вакыт әби белән бабай елый - елый урманның икенче ягын, су буйларын эзләп арыгач, өйгә кайтып елыйлар. Әти- әнисенә ни дип жавап бирербез, дип өзгәнәләр. Кич житә. Шулвакыт бүре улаган тавыш ишетелә:
-У –у- у!
Әби белән бабай ,бүре оныгыбызны ашаган икән, дип тагын хафага төшәләр. Тәрәзәгә карасалар , капка төбендә шаян малай белән бүре тора, ди. Әби йөгереп чыга , бүре урманга китә , ә шук малай өйгә.
Йомгаклап шуны әйтәбез:
-Бүреләр,ул кадәрле ерткыч,усал түгелләр.
Флейта и Ветер
Лиса и волк
Солдатская шинель
Как нарисовать портрет?
Рождественский венок