“Если правая рука не хочет знать, что делает левая рука –
всякая борьба с коррупцией бессмысленна, бесполезна”(Нейах)
Коррупция нәрсә соң ул? Безгә класс сәгатьләрендә дә коррупция турында аңлаталар. Коррупция ул, минем аңлавымча, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану. Дөрестән дә, шулай бит. Хәзер инде аңа шулкадәр ияләнеп киттеләр, хаттә бу гадәти күренешкә әйләнде. Кешеләр ришвәт алырга һәм бирергә ияләнеп беттеләр. Телевизорлардан, радиодан да коррупция, ягъни ришвәтчелек турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Миңа калса, ул беркайчан да бетмәс төсле.
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_bashkirov.docx | 15.18 КБ |
Филиал МБОУ - Узякская средняя общеобразовательная школа
Тюлячинского муниципального района РТ
«Шармашинская основная общеобразовательная школа»
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБББУ Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы –
“Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Сочинение -эссе
Коррупциягә “Юк!” дибез
“Если правая рука не хочет знать, что делает левая рука –
всякая борьба с коррупцией бессмысленна, бесполезна”(Нейах)
Работу выполнил ученик 7 класса
Башкиров Николай
Учитель:
Шарипова Гузаль Шамсимухаметовна
Башкарды:
7 нче сыйныф укучысы
Башкиров Николай
Укытучы:
Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәтовна
2016
Коррупция нәрсә соң ул? Безгә класс сәгатьләрендә дә коррупция турында аңлаталар. Коррупция ул, минем аңлавымча, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану. Дөрестән дә, шулай бит. Хәзер инде аңа шулкадәр ияләнеп киттеләр, хаттә бу гадәти күренешкә әйләнде. Кешеләр ришвәт алырга һәм бирергә ияләнеп беттеләр. Телевизорлардан, радиодан да коррупция, ягъни ришвәтчелек турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Миңа калса, ул беркайчан да бетмәс төсле.
Ришвәт алу күбрәк табиблар, югары уку йорты укытучылары, полиция хезмәткәрләре арасында була дип уйлыйм. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре ришвәт алып, юл кагыйдәсен бозган кешене тоткарлыйсы урында, җибәрә. Бу инде кемнең дә булса гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Мондый полиция хезмәткәренең бу эштә эшләргә хакы юк.
“Әгәр уң кул сул кулның нәрсә эшләгәнен белергә теләмәсә, коррупция белән көрәшүләр мәгънәсез һәм файдасыз”, - дип әйтә Нейах. “Балык башыннан чери” дигән мәкаль дә бар бит. Соңгы вакытларда радио, телевединиедә, газеталарда коррупциягә каршы көрәш буенча иң югарыда утыручы кешенең ришвәт алуы, күпме акчалар үзләштерүе турында әйтелде, сөйләнелде. Үзе ришвәт алган җитәкче кеше “Коррупциягә каршы көрәшергә кирәк”, - дип ничек әйтә алсын соң? Минемчә, ришвәтне күп акча алып эшләүчеләр ала. Аларга беркайчан да җитми. Ә минем әти-әниләр әз акчага, гади эштә эшлиләр, аларга ришвәтне кем бирсен. Ришвәт бирү дә җинаять санала. Әгәр табиб ришвәт бирмичә карарга, дәваларга теләмәсә, нишләргә? Шуның өчен дә мин уйлыйм, коррупциягә каршы көрәшергә кирәк дип кычкырып йөрергә генә түгел, ә катгый чаралар да күрергә кирәк. Ришвәт ала алмаслык итеп, законнарны үзгәртергә яки яңа законнар кабул итәргә кирәк. Мин ышанып калам, кайчан да булса төпле закон чыгар һәм илдә тәртип урнашыр диеп.
Ришвәтчелек белән көрәш уңай нәтиҗә бирсен өчен, бөтен кешенең ярдәме, теләге кирәк. Закон белән хәл итеп булмастай проблема юк һәм моны, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга кирәк. Шәһәрнең, республиканың, илебезнең киләчәге- һәрберебезнең кулында!
Два морехода
Пятёрки
Что есть на свете красота?
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Домик зимней ночью