Борын-борын заманда төлке җиңел кәсеп эзләргә уйлаган.Тик..
Вложение | Размер |
---|---|
gadel_hezmt.docx | 15.19 КБ |
Гадел хезмәт
Борын-борын заманда калын урманның бер почмагында карт имән янында тукран, тиен, төлке, куян яшәгән, ди . Алар башта тату яшәгәннәр. Һәрберсе үз көнен үзе күргән, ди : тукран «тук-тук » тукылдатып карт имәннең зарарлы бөҗәкләрен чүпләп яшәгән.Тиен исә куышына кышка дип чикләвек, гөмбә җыйган, ә төлке төрле кимерүчеләрне ашап көн күргән.Куян төрле тәмле үләннәрне сайлаган, ди.
Бервакыт төлке ялкаулана башлаган , дусларына әйткән :
- Туйдым азык эзләп , җиңел кәсепкә күчәм.
Тукран :- Тук-тук-тук , йә төлке дус сөйләп җибәр, нинди кәсеп инде ул ? Төлке, гайрәтләнеп :- Көн саен эңгер- меңгер җиткәч авылга барып тавык чәлдереп кайтам .Рәхәтләнеп ашыйм да, кояшта корсак кыздырам .
Шул вакыт тиен агач башыннан сикереп төшә дә :
- Ашыкма әле, төлке дус, бу җиңел кәсеп түгел. Тотып үзеңне кыздырмагайлары.
Ләкин төлке берәүне дә тыңламаган. Икенче көнне кичләтеп авылга киткән һәм бер тавыкны чәлдереп тә кайткан. Әй мактанган, әй мактанган ди төлке. Өченче көнне төлке тагын китә авылга, тагын баеп кайта .
Дуслары кисәтә : -Төлке дус, бу эшеңне ташла, ахыры начар бетәчәк. Үзең эшләп тапкан мал кадерле була,диләр. Ләкин төлкенең үз туксаны туксан.
Дүртенче көнне тагын китә бу. Ләкин төлке өчен бу көн соңгысы була .Авыл агайлары капкын куеп төлкенең эзенә төшәләр. Ә дуслары көн дә төлкене көтәләр, тик файдасыз. Төлке инде гомерлеккә кайтмаска киткән.
Менә шулай , дуслар. Җиңел кәсеп белән генә яшәп булмый шул.Эшләп тапкан мал кадерлерәк була.
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
3 загадки Солнечной системы
5 зимних аудиосказок
Акварельные гвоздики
Ах эта снежная зима