Г. Тукай хакында укучының үзе иҗат иткән шигыре
Вложение | Размер |
---|---|
Габдулла Тукайга багышланган шигырь | 23.5 КБ |
Тукай рухы яши күңелдә
Тукай моңы, Тукай шигырьләре
Балачактан якын күңелгә.
Әнием сөйләгән әкиятләрен
Сагынып искә алам бүген дә.
“Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”н
Нәни чакта әнием сөйләде.
Тукай әкиятләрен укыр өчен,
Алты яшьтән хәреф өйрәндем.
Шигырьләрен укып илһамландым,
Әсәрләндем ишетеп җырларын.
Әкиятләре – кабатланмас дөнья,
Сирпеп тора сихри нурларын.
Әби-бабайларны, әниләрне
Тукай әкиятләре үстергән.
Балачакта укыган китаплары
Таушалганнар инде, искергән.
Тик сүзләре, эчтәлеге генә
Һәрчак яңа, шундый акыллы,
Балачактан эш сөяргә өнди,
Яратырга илең, халкыңны.
Мәңгелек ул Тукай әсәрләре,
Бирешмиләр вакыт узганга.
Татар халкы бердәм һәм дус булыр
Тукай китаплары булганда!
Л. Нечаев. Яма
Мост Леонардо
Юрий Визбор. Милая моя
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"