Сочинение на актуальную тему борьбы добра и зла.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 36.5 КБ |
Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,
Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?
Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
Нинди иләк аша иләндек?
Ата - баба гомер юлымы бу -
Без нинди соң, нинди юл алдык?
Аерылдык җирдән, йолалардан,
Үзебездән үзебез югалдык.
Наҗар Нәҗми
Иман, иманлы кеше булу... Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу - ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә әби-бабаларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар. Пөхтә, чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу - шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышканнар. Кызганычка каршы, бу сыйфатларны бүгенге көндә бөтенләй югалтып бетердек түгелме? Җирдә яшәү мәгънәсен оныттыкмы, әллә аны башкада күрәбезме? Бу якты дөньяга ни өчен килгәнебезне белмибезме?
“Албастылар” — татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән, яңа типтагы әсәр. Биредә тормыш чынбарлыгы белән мифология янәшә үрелеп барыла. Автор моңарчы әкиятләрдә генә телгә алына торган явыз көчләр, сихерчеләр, урман чытырманлыгында яшәүче албастылар белән укучыны йөзгә-йөз очраштыра, хәтта бераз куркыта, шомландыра да. Әсәрнең сюжеты шул дәрәҗәдә тыгыз корылган ки, һәр яңа бүлекне укыган саен вакыйгалар катлаулана бара, табышмаклар, сәерлекләр артканнан-арта...
“Албастылар”да татар тормышына нигезләнеп, урман дөньясы белән бәйләп, сихер-магия алымнары кулланып, 1 ел хәтерен югалтып торган Хәлим исемле егетнең хәтеренә кайтуы сурәтләнә. Шулай ук кешелеклелек, тормышта үз урыныңны табу кебек темалар да бар. Әсәрнең идеясе: һәр кеше Ак һәм Кара көрәшенә очрый, һәркемне Албасты сагалый, аңа каршы көрәшмәсәң, аны җиңмәсәң, үзең дә албастыга әвереләсең. Бүгенге җәмгыятьтә менә шундый албастылар бик күп (аракы, наркомания, җенси тотнаксызлык һ.б.ш.) Бүгенге көн шәхесләренә җәмгыятьтә үз-үзеңне табу бик авыр.
Әсәр барышында нәкъ менә яхшылык түгел, явызлык алдан йөри. Авыл үзе бөтенләй белмәгән Майяга каршы күтәрелә, аннан никадәр яхшылык күреп тә арасына кабул итәргә ашыкмый.
Авылдагы явызлык дигәндә, нәрсәләрне һәм кемнәрне күздә тотабыз соң? Ул – Нәфисәдәге кара көнчеллек, аның янауларын ишетеп тә, каршы төшүне, туктатуны кирәк тапмаган кешеләрдәге битарафлы, аңнарын аракы томалаганнардагы усаллык. Бу карага карәы итеп Хәлим – Санияләр, Ак бабай – Вәсимә карчыклар аклыгы куела. Ләкин кешеләр дөньясында яманлыкны юк итү көрәше башланмаган әле. Кешеләрнең күбесе әлеге явызлыкка: көнчеллек, битарафлык, усаллыкка күнеккән, аларны күрми яки күрмәскә тырыша.
Авыл һәм урман өчен уртак булган табигать һәм кеше дөньясында кисешүче тагын бер дөнья – ышанулар дөньясы бар. Албасты карчыклар ышануы – кара сихер зәхмәте – җан иясенең аңын-хәтерен алуга, аны колга әйләндерүгә юнәлгән. Мәҗүси сихер һәм дин – Аллаһы Тәгаләгә ышану исә әлеге явызлыкка каршы торырлык рухи көч бирә, өмет уята.
Табигать баласы булып, табигать кануннарын саклап яшәргә чакырса да, язучы ислам динен мәҗүси ышанудан өстен куя. Хәлимгә ак – кара көрәшендә ярдәм иткән догалар, Хозыр-Ильяс кебек карт һәм күктәге баш Алла. Дин кешене көчлерәк, чистарак, шәфкатьлерәк булырга өнди, өмет бирә, кара сихер киресенчә өметсезлек, аңсызлык, хәтерсезлек, коллык баткагына төшерә дип, ышанулар дөньясын сурәтләү аша язучы берсен кире кага, икенчесен раслый.
Димәк, язучының төп фәлсәфәсе ачык: һәр кеше АК һәм КАРА көрәшенә очрый,һәркемне Албасты сагалый, аңа каршы көрәшмәсәң, аны җиңмәсәң, үзең дә албастыга әйләнәсең. Искә төшерик: көнчелек албастысыннан җиңелгән Нәфисә, эчкечелек албастысыннан җиңелгән үтерүчеләр, битарафлык албастысынан җиңелгән авыл кешеләре.
Муниципаль район Дүртөле районы
Муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
Дүртөйле шәһәренең 3нче санлы гимназия
Сочинение
Г.Гыйльмановның “Албастылар” әсәрендә
яхшылык һәм яманлык көрәше.
Төзеде:11Б(г) сыйныф укучысы
Хәертдинова Алина
Укытучы: Фазлыева А.Р.
Дюртюли-2013
Сказка на ночь про Снеговика
Фокус-покус! Раз, два,три!
Юрий Визбор. Милая моя
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Северное сияние