Иман нуры - укытучы
Вложение | Размер |
---|---|
iman_nury.docx | 17.97 КБ |
Сочинение | 91.47 КБ |
Сочинение | 64.77 КБ |
Исследовательская работа | 2.74 МБ |
Иман нуры – укытучы.
Кояш ла син, укытучы!
Гүзәл яз син, сабыр көз син,
Җылы җәй син, ап-ак кыш син,
И мөкатдәс укытучы!
Ильмира Гыймаева
Кулыма каләм алып, инша язарга утырдым. Кем турында, нәрсә турында язарга дип уйлап баш ватмадым, газиз укытучыларым турында сөйлисем килде.
Кечкенәдән китаплар укырга яратам. Матур әдәбиятка мәхәббәтне миңа әбием уятты, чөнки ул – үзенең кырык ел гомерен изге хезмәткә – балалар укытуга багышлаган илаһи зат, “Росси Федерациясенең почётлы укытучысы” исеменә лаек булган шәхес. Мин үземнең әбием белән горурланам. Әнием белән апам да әбием һөнәрен сайлап, бүгенге көндә мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшлиләр.
Быел мин җиденче сыйныфта укыйм. Укыган мәктәбемне, үземә белем һәм тәрбия биргән барлык укытучыларымны да яратам, хөрмәт итәм. Кем турында гына язсам да, икенчеләрен үпкәләтермен шикелле. Әнием Тимирова Гөлзирә Вакыйф кызы белән әбием Хәмидуллина Гөлнур Фәсәхетдин кызы турында сөйлисем килә.
Әнием – ике бала анасы, минем беренче укытучым да. Әбием шикелле үк, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш белән яши.
Исемдә көзге сукмакка
Тәүге кат баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, әнием, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәрт салдың
Бәләкәй йөрәгемә.
Шагыйрь Фәнис абый Яруллин сүзләренә Әнвәр Хәйретдинов иңат иткән “Иң гүзәл кеше икәнсез” исемле җырны да беренче мәртәбә мәктәптә әнием өйрәтте. Беренче укытучым - әнием илебезнең зурлыгын, матурлыгын аларга, туган җиребезнең һәр бизәген яратырга өйрәтте, йолдызлы зәңгәр күкнең серләрен ачып бирде. Бик яхшы хәтерлим: әнием безнең өйрәнми килгәнебезне күзләребездән белә иде. Ул, бер дә әрләми генә, безнең йөзебезне кызарта белде. Шулай йөзне кызартып, ул ил йөзен кызартмаска өйрәткән икән бит! Мин моңа яши – яши төшендем.
Әнием артык нечкә күңелле: берәребез нинди дә булса авырлыкка тарыса, тәмам кайгыга бата. Хәсрәт сүзе ишетсә дә, менә – менә елап җибәрер шикелле. Мин аны һич кенә дә борчымаска тырышам, кушкан эшләрен тыңлыйм, дәресләремне хәзерләп йөрим.
Әнием үз эшен бик ярата. Хезмәте авыр булса да, бер дә зарланганы юк. Аны балалар да, әти-әниләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Бүгенге көндә әнием беренче квалификацион категорияле укытучы. Исән – сау гына була күр, әнием.
Гөлнур әбием инде олы яшьтә. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия биреп уздырган, өч бала анасы. Буш вакыт табып, кулына китап алганда, борын очына тимер кысалы күзлеген элеп куя. Әбие һаман да – чын укытучы. Әз генә кыек эш эшләсәм, шунда ук күреп ала. Ачуланып та куйгалый, аркамнан сыйпый-сыйпый, гаебемне дә аңлата, кайчак килешмәгән гамәлемне көлеп кенә дә уздыра.
Әбине мин әнидән дә ныграк тыңлыйм. Әби әби инде ул! Укытучы әби – әбиләрнең дә әбисе! Һич белмәгән эше юк. Мине бик ярата, яхшы кеше булып үсүемне тели. Апам да укытучы, дидем бит. Ул әбиемнең олы кызы. Гөлнара апа да әнием кебек миңа. Үзенең файдалы киңәшләрен биреп, мине үз кызыдай күргәне өчен бик яратам мин аны. Ул да – мактауга лаек укытучы.
Мәктәпне тәмамларга да бик аз вакыт калып бара. Җылы өең, кайнар ризыгың, әти-әниең, туган авылыңнан аерылып, мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәндә, авырлыклар күп булачак. Үземә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәчәк. Минем укытучы буласым килә. Әлеге һөнәрне сайлавыма беркем дә каршы түгел. Биергә, җырларга яратам, сәнгатькә гашыйкмын.
Һөнәр ул күңел кебек, җан кебек. Мин үземнең сыйныфташларыма да ныклык, , сабырлык телим. Юлыбызда гел яхшы кешеләр генә очрап, туры юл күрсәтсеннәр, һәр кеше үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайласын иде.
Иншаны Наилә апа Сәгъдиеваның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Күзләреңдә синең яз яме бар,
Күңелеңдә синең ил гаме.
Килеш-килбәтеңнән нур бөркелә,
Гел дә шулай булып кал, яме.
Заяц, косач, медведь и весна
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Попробуем на вкус солёность моря?
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Каргопольская игрушка