Проектная работа "Татар халык ашлары"
Вложение | Размер |
---|---|
tsyganova_a.a.tat_.ha_.ashl_.prekt_.docx | 245.84 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Алексеевская общеобразовательная школа №1»
Проектная работа
«Татар халык ашлары»
Работу выполнила:
Ученица 8 «А» класса
Цыганова Алёна
п.г.т. Алексеевское 2017 год.
Кереш
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән,шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Крестьян халкы тарттырмыйча гына борчак белән ясмыктан төрле ашамлыклар әзерләгән. Ит, бигрәк тә сарык,сыер һәм ат(тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Яңа суйган терлек итен өстенрәк күргәннәр, әмма җәен,саклар урын булмаганлыктан, тозлы һәм каклаган ит тә кулланганнар. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр. Ат итен аеруча яратып ашаганнар, чөнки ул бик туклыклы, халык арасында хәтта ат ите ашаган кеше салкынга бирешми, ару-талуны белми дигән фикер дә яшәгән. Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган,терлек һәм кош итен күбрәк пешереп кулланганнар. Итне бик сирәк, бай татарлар бәйрәм табынына гына кыздырып биргәннәр. Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар.Сөттән май язганнар,сөзмә, эремчек, катык, коймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атлан май бөтен тирә-юньдә дан тоткан. Йомырканы төрлечә пешергәннәр, ашка салганнар,тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә сытканнар. Сабантуй вакытларында ул традицион ашамлык булып саналган. Балыкны азрак кулланганнар. Корбан балыгы, сазан, судак кебек балыкларны кыздырганнар, алардан бәлеш салганнар. Елга балыгыннан тәбә пешергәннәр. Яшелчәләрне күбрәк бәлеш эченә салганнар һәм башка ашамлык янына биргәннәр. Яшелчәләрдән- кабак, чөгендер, суган, шалкан, кишер, ачы торма, кыяр һәм кәбестәне күп кулланганнар. Авыл кешеләре кыргый үләннәрдән: балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче сумкасы, мәтрүшкә, кыр суганыннан беренче һәм икенче ашлар,бәлеш эчләре әзерләгәннәр. Кыргый җиләкләрдән: мүк җиләге, нарат җиләге, балан, җир җиләге, каен җиләге, кара җиләк, шомырт, миләш башлыча эчемлекләр һәм бәлеш эчләре ясаганнар. Мин Татарстанда яшим, шуңа күрә татар халкының милли ризыклары белән кызыксынам. Кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, бәлешләр турында төрле мәглүмат җыям, әни белән бәйрәмнәрдә пешерәм.
Чәк-чәк тарихы буенча без әлеге ризыкның әзерләү тәртибенең үзләрмәвен күрәбез. Ә менә формасы төрле булырга мөмкин, бу ясаучының зәвыгына карап эшләнелә. Вакытлар үтү белән, әлеге ризыкны бәйрәм ризыгына чутлыйлар, чөнки ул һәр бәйрәм табынык бизәгән. Әлегрәк бу татлы чәк-чәкне туйларга әзерли торган булганнар, бу кияү һәм кәләш әти-әниләренең мөһим бүләге итеп каралган. Хәзер исә чәк-чәкне әзерләү өчен аерым бәйрәм яки вакыйга кирәк түгел, әлеге ризык һәр гаиләнең өстәлендә көндәлек ризык!
«Чәк-чәк»
Кирәкле әйбер:
Әзерләү ысулы:
Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерлеген белү өчен, кайнап торган массаны кашык белән алып салкын суга тамызалар, әгәр ул оешса, җәелеп китмәсә, бал әзер була. Әзер төшләрнең өстенә бал сиробы салып болгаталар, киң савытка өеп куеп чәй янына бирәләр.
Гөбәдияне, гадәттә, кунак чакырганда пешерәләр. Гөбәдия - катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт (киптергән эремчек), бүрттергән дөге, кыздырган суган белән чапкан ит, ваклап йомырка, йомшартып йөзем, яисә төшен алып өрек яки кара җимеш салалар. Аларның һәркайсын аерым әзерлиләр. Пешкән гөбәдияне кискәч, катламнар аермачык беленеп торырга тиеш. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар, камырга майны күп салалар. Гөбәдия итле һәм җиләк-җимешле була. Җиләк-җимешле гөбәдиягә ит салмыйлар, аны икеләтә юкарак ясыйлар һәм чәй янына чыгаралар. Итле гөбәдияне, кайнар килеш, шулпалы аш артыннан бирәләр
«Гөбәдия»
Кирәкле әйбер:
Әзерләү ысулы:
Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар. Өстен берничә җирдән тишкәлиләр, майлыйлар, он белән май катнашмасыннан гыйбарәт балчык сибәләр һәм духовкада пешерәләр. Әзер гөбәдияне кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш чыгаралар.
Бәлешне сыер, сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан, ярмадан һәм яшелчәләрдән (бәрәңге, кишер, кәбестә һ.б.), җиләк-җимештән пешерәләр. Бәлешне биек итеп тә, тәбәнәк итеп тә, вак кына итеп тә ясыйлар. Биек бәлеш (аны "зур бәлеш" дип тә йөртәләр), гадәттә, шулпалы була. Ярмалы бәлешне табынга табасы белән чыгаралар, башта аның өстен кисеп өләшәләр, аннары, эченә май салып болгаталар да, эчен һәм кырые белән төбен кисеп, һәр кешегә салып чыгалар. Тәбәнәк бәлешне "юка бәлеш" диләр, аны, өлешләргә бүлеп, кеше саен тәлинкәгә куялар.
«Бәлеш»
Кирәкле әйбер:
Әзерләү ысулы:
Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр, камырдан бөке ясап каплыйлар, өстен майлыйлар да духовкага куялар. Бәлеш 1,5-2 сәгать пешә. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, өстенә оннан басып җәймә яисә дымлы кәгазь ябалар. Бәлешне табынга бөтен килеш чыгаралар.
Нәтиҗә
Мин үзем яраткан татар халык ашлары турында сөйләдем. Үзем рус милләтеннән булсам да, миңа татар халык ашлары бик таныш, чөнки минем күршеләрем татарлар. Без алар белән барлык татар бәйрәмнәрен бергә үткәрбез . Минем фикеремчә, һәр ризык үзенчә тәмле. Ә башка милләт вәкилләрең гореф – гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итү – һәр кешенең изге бурычы. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Лиса Лариска и белка Ленка
Простые новогодние шары из бумаги
Отчего синичка развеселилась
Филимоновская игрушка