Проектная работа "Татар халык ашлары"
Вложение | Размер |
---|---|
3shirybyrova_tat.hal_.ashlary.proek_.doc | 562.5 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
Алексеевская средняя общеобразовательная школа № 1
Алексеевского муниципального района Республики Татарстан.
Проектная работа:
«Татар халык ашлары»
Выполнила:
Ширыбырова Светлана.
ученица 8 «А» класса.
2017
Кереш.
Татар пешекчеләре төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Туй табынына бал-май,чәк-чәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә куелмый калмаган. Хатын-кызга бала тапканнан соң әлбә китергәннәр.Элегрәк кияү кеше кәләшнең әти-әнисендә айлар буе кунак булган, аның өчен кияү пилмәне, кияү коймагы, кияү пәрәмәче пешергәннәр.
Сабантуй һәм җыен кебек язгы-җәйге бәйрәмнәргә какланган каз белән казыклык әзерләгәннәр. Юлга чыгасы кешенең биштәренә бавырсак, юкә, төче күмәч, ә кышын эреткән ат мае тыкканнар.
Татар ашларына башка халыкларның, бигрәк тә рус халкының милли ашамлыклары берникадәр йогынты ясады. Хәзер табында, милли ашлар белән беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә кебек ашамлыкларны да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнеү һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу аларның популярлыгы хакында сөйли.
Татар халкы чәйне бик күптәннән эчә башлаган. Бу халыкның Көнчыгыш илләре белән күптәннән сәүдә элемтәсендә булуы белән аңлатылса кирәк.Чәйне самовардан бик кайнар көе, шикәрне кабып, сөт яки как салып, шулай ук кәрәзле бал белән эчәргә яратканнар. Самовар әле хәзер дә еш кына бәйрәм табынын бизәп тора.
Сусауны басып, хәл кертеп җибәрә торган әйрән, квас, буза, сосла кебек җәйге эчемлекләр киң таралган.
Дөрес туклану-сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия.
Кыстыбый
(Якмыш, Җакмыш)
Камыр өчен алына: 300 грамм он, 100 миллилитр җылы сөт, 100 грамм акмай, бер йомырка, берәр чеметем шикәр комы һәм тоз.
* 40 граммы камыр өчен һәм 60 граммы көлчәләрне майлау өчен.
Эчлек өчен алына: 400 грамм арчылган бәрәңге, 80 миллилитр җылы сөт, бер уртача зурлыктагы суган, 50 грамм көнбагыш мае һәм кирәгенчә тоз.
1)Җамаякка бер йомырка сытыгыз, шуңа 100 миллилитр җылы сөт өстәгез, 40 грамм акмай, берәр чеметем шикәр комы белән тоз салыгыз да, барысын бергә бик әйбәтләп болгатыгыз.
2)Икенче савытка иләктән он иләгез, ул өскә таба очлаеп күтәрелеп торсын. Шуның очына кечкенә чокыр ясагыз һәм әзерләгән сыек массаны шунда салыгыз. Аннан кашык белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап камыр болгата башлагыз.
3)Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр каты формага керә, шуннан аны он сипкән куна тактасына алып куегыз да камыр баса башлагыз. Ул йомшак сыгылмалы булып торсын. Шуннан камырны түгәрәк формага кертегез һәм 25-30 минутка кабарырга куегыз.
4)Камыр кабара торганда, бәрәңге арчып, аны эре кисәкләргә бүлгәләгез. Аннан тозлу су салынган кәстрүлгә салып пешерегез.
5) Бәрәңге пешә торганда, сүрән генә кыздырылган табага 50 грамм акмай салып, ваклап туралган суган өстәгез һәм шуны алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.
6) Пешкән бәрәңгене җамаякка алып салыгыз да 100 миллилитр җылы сөт өстәп, тукмак белән изеп, бәрәңге боламыгы ясагыз. Шуңа кызган суганны салып, кирәгенчә тоз өстәгез дә бик әйбәтләт болгатыгыз.
7) Камырны он сипкән куна тактасына алып куегыз һәм аннан озынча «колбасалар» тәгәрәтегез һәм шуны 40-50 грамм зурлыктагы зур булмаган кабартмаларга кискәләгез.
8) Кабартма кисәкләреннән диаметры 16-17 сантиметр зурлыгында көлчәләр тәгәрәтеп ясагыз. Шуннан аларны кызган коры табада, әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, тышы кызарганчы пешерегез.
9) Пешкән көлчәләрнең һәрберсен берсе өстенә икенчесен куеп, тирән тәлинкәгә сала барыгыз. Салгач, көлчәләрнең өсләрен акмай белән майлап җибәрегез (өстен тастымал белән каплап торырга кирәклеген дә онытмагыз).
10) Көлчәләрнең ярты өлешенә 45-50 грамм бәрәңге боламыгы сылагыз да, урталай бөкләгез. Кыстыбый әзер.
11) Кыстыбыйларны тәлинкәгә салыгыз һәм өстәлгә китерегез. Ашыгыз тәмле булсын!
Кыстыбый— камырдан һәм эчтән торган татар милли ризыгы. Хәзерге вакытта бәрәңге измәсе белән пешерү алымы иң популяр. Борыңгы вакытларда камырга ботка яки рагу тутырганнар. Кайнаган май белән сөртергә мөмкин.
Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле. Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк, якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар. Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән бәлеш. Бәлешне зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр, аеруча тантаналы очракларда аны өсте тишекле тәбәнәк конус рәвешендә ясаганнар. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.
Өчпочмаклар.
Камыр ясау өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
Эчлеге өчен: 400 грамм тавыкның түш ите*, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.
1) Җамаякка җылымса сөт салып, ак май өстәгез, чүпрә кушып җибәрегез, шикәр комы, тоз салыгыз һәм он иләгез, барысын бергә кушып болгатыгыз да камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплагыз да бер сәгатькә җылы урынга куегыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).
2) Кабыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, шунда эчлекне бергә кушыгыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибегез һәм барысын бергә болгатыгыз. Плитәне уртача кызулыкка куегыз да 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатыгыз һәм суынырга куегыз.
3) Камырыгызны он сипкән куна тактасына алып куегыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтегез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтегез.
4)Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз.
5) Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.
6) Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.
7) Табаны мичтән алыгыз һәм 5-10 минут суынганын көтегез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз. Тәмле булсын!
Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
Чәк-чәк.
-300 грамм он, 3 тавык йомыркасы, 900 миллилитр көнбагыш мае, 150 грам бал, 110 грамм шикәр комы һәм бер чеметем тоз.
1) Җамаякка өч тавык йомыркасы сытыгыз, берәр чеметем шикәр комы белән тоз өстәгез һәм яхшылап болгатыгыз.
2) Икенче җамаякка он иләгез, ул тау шикелле өскә таба өелеп торсын. Шул өелгән онның очында кечкенә чокыр ясагыз да йомырка измәсен шунда салыгыз. Шуннан кашык белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап, камыр болгата башлагыз.
3)Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр каты формага керә, шуннан аны он сипкән куна тактасына алып куегыз да камыр баса башлагыз. Ул йомшак сыгылмалы булып торсын. Шуннан камырны түгәрәк формага кертегез һәм 25-30 минутка кабарырга куегыз.
4) Камырны он сипкән куна тактасына алып куегыз да уклау белән җәя башлагыз (уртадан кырыйга таба), җәймәнең калынлыгы 2-3 миллиметрга калырга тиеш. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыгындагы тасма кисәкләргә кисеп чыгыгыз. Аннан кисәкләрне бер-берсенә куегыз һәм нечкә баусыман итеп кисегез.
5) Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куегыз. Май кызганнан соң аңа алдан киселгән юка камыр кисәкләрен салыгыз һәм болгата-болгата кыздырыгыз. Майдагы камыр кисәкләре алтынсу саргылт төскә керә.
6) Майда кызган камыр кисәкләрен сөзгеч белән алыгыз да төбенә кәгазь киптергеч җәелгән тәлинкәгә бушатыгыз. Артык май тәлинкә төбенә утырганнан соң пешкән төшләрне тирән эчле савытка салыгыз.
7) Кечерәк савытка 150 грамм бал, 100 грамм шикәр комы салып плитәгә куегыз һәм болгата-болгата кайнау дәрәҗәсенә җиткерегез. Шуннан плитәдән алып 1 минут тонганын көтегез.
8) Шушы бал сыекчасын пешерелгән камыр таякчыклары өстенә сибеп бик яхшылап болгатыгыз, аннан тәлинкәгә алып куегыз һәм кулыгызны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына кертегез. Аннан чәк-чәкне суыткычка урнаштырыгыз. Берәр сәгатьтән соң алыгыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез... ашыгыз тәмле булсын.
Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе — чәкчәк, ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәкне кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.
Татар милли ризыклары тарихы:
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.
Мәгълүм булганча, татарлар төрки телдә сөйләшүче кабиләләрдән (болгарлардан һ. б.) килеп чыкканнар. Алар Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында монголлар һөҗүменә кадәр бик күп элек яшәгәннәр. IX гасырның азагы, X гасырның башында монда беренче феодаль дәүләт барлыкка килгән, аны Болгар йорты дип атаганнар.
Шуннан соңгы тарихи вакыйгалар (аеруча Алтын Урда чоры белән бәйле вакыйгалар), бу төбәкнең этник процессын шактый катлауландырсалар да, халыкның хуҗалык мәдәнияте өлкәсендәге тормыш тәртибен үзгәртмәгәннәр. Татарларның матди һәм рухи мәдәнияте, шул исәптән аларның ашлары да, төрки кабиләләрнең Болгар йорты чорындагы этник үзенчәлекләрен саклап калган.
Ләкин татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның — руслар, мари, удмурт һ.б., шулай ук Урта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган. Татар халкы ашларына пылау, хәлвә, ширбәт кебек ашамлыклар, шулай ук рус милли ашамлыклары бик күптән килеп кергән. Шул ук вакытта башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгәннәр.
Милли ашларның формалашуына табигый тирәлек тә җитди йогынты ясаган. Илнең ике географик зона кушылган җирдә — урманлы Төньяк һәм далалы Көньяк, шулай ук ике зур елга — Идел һәм Чулман бассейнында урнашуы да бу ике зона арасында табигый азыклар белән алмашуга, сәүдәнең иртә үсешенә булышлык иткән. Болар барысы да халык ашларының төрләрен шактый баеткан. Татарлар көнкүрешенә дөге, чәй, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, төрле аш тәмләткечләр шактый иртә килеп кергән.
Ләкин, нигездә, татар ашларына бөртекле ашлык һәм терлекләрдән алынган азыклар төп юнәлеш биргән.
Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңге күбрәк кулланыла башлаган. Яшелчә үстерү һәм бакчачылык, игенчелек белән чагыштырганда, азрак урын алып торган. Яшелчәләрдән башлыча суган, кишер, торма, шалкан, кабак һәм чөгендер, бераз кыяр белән кәбестә үстергәннәр. Бакчалар Иделнең уң як яр буйларында күбрәк булган. Анда алма, чия, кура җиләге, карлыган үстергәннәр. Авыл халкы урманнардан җиләк, чикләвек, колмак, балтырган, кузгалак, бөтнек, кыр суганы җыйган. Гөмбә татар халык ашларына хас түгел, аның белән соңгы елларда гына, бигрәк тә шәһәр халкы мавыга башлады.
Иген игү белән беррәттән, татарлар терлекчелек белән дә бик күптәннән шөгыльләнгән. Күбрәк сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Атларны эш һәм юл йөрү өчен генә түгел, бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр. Ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар һәм каклаганнар. Әмма татарлар аеруча сарык итен яратып ашаган, дөрес, аңа казахлардагы һәм үзбәкләрдәге кебек өстенлек бирелмәгән. Шулай ук сыер итен дә шактый күп кулланганнар.
Крестьян хуҗалыкларында кошлар, бигрәк тә тавык, каз, үрдәк үрчеткәннәр. Борын заманнардан ук урманлы дала өлкәсендә яшәгән татарлар умартачылыкны да бик күптәннән белгәннәр. Бал һәм балавыз халык кеременең мөһим чыганагы булган.
Нәтиҗә
Мин үзем яраткан татар халык ашлары турында сөйләдем. Үзем рус милләтеннән булсам да, миңа татар халык ашлары бик таныш, чөнки минем күршеләрем татарлар. Без алар белән барлык татар бәйрәмнәрен бергә үткәрбез . Минем фикеремчә, һәр ризык үзенчә тәмле. Ә башка милләт вәкилләрең гореф – гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итү – һәр кешенең изге бурычы.
Просто так
Марши для детей в классической музыке
Шелковая горка
Городецкая роспись
Красочные картины Джастина Геффри