Беренче көнне балалар белән авыл халкыннан ярма җыю оештырыла. Кергән һәр йортка балалар шигырьләр сөйлиләр. Матур теләкләр теләп, буласы бәйрәмгә чакыралар.
Икенче көнне бәйрәм оештырыла, ир-егетләр учакта ботка пешерә. Ә калган балалар урамда бәйрәм уздыра, уеннар уйнатыла, җырлар җырлыйлар, биюләр башкаралар.
Вложение | Размер |
---|---|
nauruz_bayreme.doc | 49.5 КБ |
Мәктәптә уздыру өчен “Нәүрүз бәйрәме”нә сценарий
Беренче көнне балалар белән авыл халкыннан ярма җыю оештырыла. Кергән һәр йортка балалар шигырьләр сөйлиләр. Матур теләкләр теләп, буласы бәйрәмгә чакыралар.
Кыш үтте, яз килде, Үрдәк белән каз килде, Сандугач аваз бирде, Нәүрүз мөбарәкбад! Казанга шулпа кирәк, Шулпага ярма кирәк, Шәкерткә акча кирәк, Нәүрүз мөбарәкбад! Өйдәме түтәй, Җәтрәк безгә бир күкәй, Бирсәң безгә өч күкәй, Тавыгың салыр 100 күкәй. Нәүрүз, Нәүрүз, Котлы мөбәрәк булсын! Тормыш түгәрәк булсын, Мал-туарыгыз артсын, Бозауларыгыз чапсын, Игеннәрегез уңсын, Күкәй кебек тук булсын, Нәүрүз мөбарәкбад! | Нәүрүз котлы булсын! Сыерыгыз сөтле булсын: Му –у – у Атыгыз көчле булсын: Иха –хай Куйларыгыз күп булсын: Бә- ә- ә- ә! Тавыкларыгыз йомырка салсын: Кыйгак, кыйгак! Чебиләр чыгарсын! Казларыгыз күп булсын: Кыйгак, кыйгак! Ястык-түшәклек йон җыегыз! Умарталарыгыз бал бирсен, Безне чәй эчәргә чакырыгыз, Аягым җиңел булсын, Балаларыгыз күп булсын, Гаиләгез сәламәт булсын, Йортыгызга бәрәкәт иңсен! Табакка кабак кирәк, Май, күкәй, калач кирәк. Күмәчең дә кызганма, Озак яшә сызланма |
Нәүрүз бәйрәме
Икенче көнне бәйрәм оештырыла, ир-егетләр учакта ботка пешерә. Ә калган балалар урамда бәйрәм уздыра, уеннар уйнатыла, җырлар җырлыйлар, биюләр башкаралар.
Яз айлары: Март, Апрель, Май бииләр. Аларны читтән генә карап, Февраль күзәтә.
Февраль. Карагыз әле, карагыз инде боларның гүзәллеген, буй сыннарының зифалыгын, йөзләренең нурлылыгын. Никадәр усал булсаң да, бу нәфис затларга кул күтәреп булмый инде. Әйтүе генә ансат: “Битләреннән чемет, кулларын өшет, чәчләрен тарт, итәкләреннән йолыккала.... Эх, бу абыйларны, минем урында булсагыз сез нишләр идегез икән, ә???
(Башын тотып уйга кала, шулчак Җил керә. Бүлмә буйлап йөренә, сызгыра, котырына. Февральне күреп ала.)
Җил. Әй, Февраль, нишләп уйга баттың, моңаеп утырасың, әйдә уйныйбыз!!!!
Февраль. Уен кайгысымы әле монда...
Җил. Нәрсә булды? Нишләдең? Кем ут салды яшь йөрәгеңә?
Февраль. Нихәл итим, нишлим соң, кайгы төште башыма. Олы абыем Декабрь дә, кече абыем Гыйнвар да гел мине үчеклиләр: “Шул чәтнәби Яз кызларына бирешеп торасың, егет түгел син, маңка малай,”- диләр. Әтием дә ачулана, миңа ошамагансың ди.
Җил. Кайгырма, син җиңәбез без аларны, әйдә болай гына акыл җитмәсә, көч белән егып салабыз. Бездә көч соң җитәрлек, күрәсеңме, ничек? (Беләген күрсәтә)Әйдә болай итәбез.
Февраль. Ничек? (Җил Февральнең колагына пышылдый) Әхә аңладым! (китәләр)
Көчле музыка яңгырый, җырлый-җырлый балаларны ияртеп, сәхнәгә Нәүрүзбикә, Кояш һәм Ай керә.
Кояш. Хәерле көн, һәммәгезгә!Без бүген сезнең белән яз бәйрәме – Нәүрүзне каршылыйбыз. Нәүрүз татар халкының Яңа ел бәйрәме. Аны көн белән төн тигезләшкәндә, 21-22 нче мартта уздыралар.
Ай. Бу көнне һәркем изге эшләр эшли, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлы була. Без дә бер-беребезнең кылын тотып күрешик, бер-беребезгә карап елмайышыйк әле.
Кояш. Менә шул минутта күрмәс күзләр күрә башлар, сөйләмәс телләр сүзгә килер, тәннәргә сихәт, күңелләргә игелек нуры тулыр.
Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
1 нче укучы. Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ай: Хуш киләсез, кунаклар!
Без сезне күптән көтәбез.
Нәүрүз котлы булсын!
2 нче укучы.
Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
3 нче укучы.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә,
Кушылып җырлыйк әле.
4 нче укучы.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Җыр “Яз килә”
Сәхнәгә Яз айлары керә.
Март.
Бозны тишә ак чәчәк,
Көнгә бага саф чәчәк.
Апрель.
Әнә яз яшелләнә,
Җир-анабыз гөлләнә.
Май.
Бүген көн тиң төннәргә,
Урын юк һич көнләргә.
Без дә тиң, без дә тигез,
-Нәүрүз Мөбәрәк, - дибез.
Март. Ай кызлар, туңдыра башлады бит әле.
Апрель. Әйе, минем дә битләрем, кулларым өшеде.
Май. Ай-яй миңа да суык.
Кояш. Юк-юк, безгә туңарга ярамый, әйдәгез “Сигезле уены уйныйбыз.
Сәхнәгә Декабрь, Гыйнвар, февраль һәм Кыш бабай керәләр.
Кыш бабай. Бу, нинди тавыш тагы?
Декабрь. Әйе, нинди тавыш?
Кыш бабай. Кем әле монда, уен-көлке ясап, минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
Гыйнвар. Әйе, хуҗа булмакчы?
Кыш бабай. Нинди бәйрәм, нинди туй монда?
Февраль.Әйе, нинди туй?
Март.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурла сибелә.
Туган илем, туган җирем,
Язны күреп сөенә!!!
Декабрь. Туктагыз, туктагыз, без китмәдек, без китмибез һәм китәргә җыенмыячакбыз да.
Гыйнвар. Әче суыкларыбызны, карлы бураннарыбызны, салкын төннәребезне, суык көннәребезне сезгә җибәрәбезззззз (өрә)
Февраль. Мине кечкенә димәгез, кечкенә дә төш кенә, буран капчыгымны ачсаммы, ачсаммы.....
Кыш бабай. Әйе, әйе, улларым, бирешмәгез, нык торыгыз.
Егетләр җырлый “Буран дулый”
Нәүрүз чыга, аңа Яз кызлары ияргән.
Нәүрүзбикә. Без дә сездән ким түгел, йөгерәбез чабабыз,
Җырлыйбыз да, биибез, үз урыныбызны сезгә бирмибез!!!!
Март. Карны эретеп бетерәбез!
Апрель.Җиргә яшел келәм ябабыз!!!
Май. Дөньяны шау чәчәккә күмәбез!!!
Кыш бабай. Туктагыз, көч сынашмыйча, Язга- Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.
Нәүрүзбикә. Әйдә соң, бездә көч җитәрек.
Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Узышыйк соң без икәү.
Эстафета кебек ярыш: йомырка белән кашык тотып йөгерү. (башта Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярыша, аннан соң балалар)
Кыш бабай: Бие, бие чибәркәй,
Мине узалмассың син.
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
(Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)
Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Февраль. И әткәем, тор әле, бирешмә. Нык бул син, әйдә эремә.
Декабрь, Гыйнвар. Суык өрик, әйдә әйткәйне коткарыйк.
Өрәләр, Кыш бабай тора, Нәүрүз янына килә.
Кыш бабай.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,
Язгы яңа ел бит син!
Яңа елда туры булсын!
Нурлы булсын юлыбыз!
Март.
Бәхет-шатлык юлдаш булсын,
Сәламәтлек тулып торсын,
Еракларга яңгырасын,
Бүген дәртле җырыбыз.
Барысы бергә:
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Җыр “Нәүруз бәйрәме”
Алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланалар, Нәүрүз боткасы ашыйлар. Төрле уеннар уйнатыла.
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Что такое музыка?
Рисуем лошадь акварелью
Сказка на ночь про Снеговика
Заяц-хваста