Автор М.Җәлил премиясенә лаек булган алдынгы комбайнчы Илгизәр Камлиев турында сөйли
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlil_premiyase.doc | 41 КБ |
Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.
Еллар, еллар... Куышы-куыша каядыр ашыгалар. Үзләре белән хәтер-хатирәләрне дә алып китәләр.. Бер мизгелгә вакытны туктатып, Галиҗәнап Тарих битләренә батырлык сәхифәләрен теркәп калдырасым килә.
Ике шәхес... Берсе Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил. Икенчесе - Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, алдынгы комбайнчы, авылдашым Илгизәр Камалиев.
Мин күп күрдем филдәй кешеләрне,
Киң күкрәкле тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне,- дип язган шагыйрь 1943 елда. Бу юллар язылганга нәкъ ун ел үткәч, Кама Тамагы районы Балтач авылында Илгизәр абый дөньяга килгән. Әгәр Җәлил исән булган булса, “эше белән кеше булган чын адәмне” күреп, чын күңелдән сөенер иде. Чөнки Илгизәр абый беркайчан да кул кушырып утырмас, ә инде эшкә алынса, аны һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куярлык башкара ала торган ир-егет.
Күзләрем яңадан шагыйрьнең “Бер үгет” шигыре буйлап йөгерә.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
17 яшеннән комбайн штурвалын кулларына алган Илгизәр абый өчен зур үҗәтлек, тырышлык сорый торган һөнәр аның гомер маягына әверелә.
Һәр урак өстен аерым бер түземсезлек белән көтеп ала ул. Ел саен берсеннән-берсе күркәмрәк хезмәт җиңүләренә ирешә. Көн дими,төн дими, җил-яңгырларга бирешмичә икмәк уңышын җыеп алу өчен көрәшә. Илен, көнен һәм халкын ипиле итәсе килә аның!
Безгә хас түгел
Эштә акрынлык.
Безнең йөрәккә
Ят ул-салкынлык. (“Яшьләр”,1932)
Яшь механизатор туган авылында гына түгел, бөтен Кама Тамагы районында алдынгылыкны бирми. 1982-83 елларда I, II дәрәҗә “Хезмәт Даны” орденнары белән бүләкләнә. Республика күләмендә җиңү яулап, артист Равил Шәрәфиев, композитор Рубин Абдуллин беррәттән герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек була.
Синең нурлы җылы карашыңнан
Ялкынланып тибә йөрәгем.
Яз гөлләре төсле шат җырларым
Бүләк булсын сиңа, чибәрем.(“Карашларың”)
Авылның иң уңган-булган кызы Зәйтүнәгә өйләнә. Гаиләне түгәрәкләп уллары Искәндәр, кызлары Ләйсән туа.
Әллә яшьлек ялкыны, әллә тынгысыз күңеле Илгизәр абыйны юлга дәшә. Язмыш җилләре әнә шулай гөрләп торган Яр Чаллы янәшәсендә үсеп чыккан Новый поселогына алып килә. Шушында эшләп өч бүлмәле фатир алалар. Гаиләдә тагын бер ул – Илнар туа. Ипле, акыллы гаиләнең чын терәге булган ир канаты астында Зәйтүнә апа Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Илгизәр абый поселокка күчеп килгән 1985 елдан бирле “Гигант” җитештерү җәмгыятендә механизатор.
Кояш кызу...Янам, тир агыла...
Таза беләкләрем талалар...
Талганлыгын аның уйламыйм да,
Көлтәләрем тезелеп баралар. (“Башактан тәхет”)
Шулай итеп, яңа җирдә дә сынатмаган Илгизәр абый. Авылдашлары өчен сыналган, үзен эштә күрсәткән кешеләрнең берсенә әверелә ул.Җәмгыять рәисе Риф Хәниф улы Имамов хуҗалыкның горурлыгы булган алдынгы механизаторның исемен бары мактау сүзләре белән телгә ала. Хәер, мактарлык та шул Илгизәр абыйны!2014 ел урагында “Гигант”ның өч комбайнчысы Тукай районында иң беренчеләрдән булып хуҗалык кырларындагы игеннәрне урып-суктырып алды. Аннары эш сүлпән барган күрше-күлән, читтәрәк урнашкан хуҗалыкларга булыштылар.
Арыш, бодай шундый иркә халык,
Бераз гына үзенә кичексәң,
Бөртекләрен җиргә сибә башлый,
Синең сүрәнлекне үчекләп. (“Уңыш бәйрәме”)
Бик күп хуҗалыкларга ярдәм итәргә өлгерә уңган комбайнчы. Ул районда иң күп – 98762 центнер бөртек суктырып алды. Илгизәр Галәү улы Камалиев Татарстан Республикасы авыл хезмәтчәннәренең Уңыш бәйрәмендә катнашып, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның котлауларын да алып кайтты.
Гомумән, тормыштан канәгать, көр, якты күңелле кеше ул Илгизәр абый. Хезмәте өчен генә түгел, яшәү рәвеше белән дә хөрмәткә лаек. Илгизәр абыйның тагын бик матур, күркәм шөгыле бар. Вакыты булган саен, улларын ияртеп, урман чишмәсенә бара. Аның тирәсен чистартып, яңартып тора ул.
Теләр идем мин дә...
Гомрем юлын
Чишмә төсле җырлап үтәргә.
Җырым белән җирне сугарырга,
Күңелләрне бакча итәргә. (“Чишмә җыры”)
Дөресен әйткәндә, мин аңа чын мәгънәсендә сокланам. Бар бит ул, әй, хатыны, гаиләсе өчен ышынычлы, кайгыртучан арка терәге булган ир-егетләр! Мал табучы гына түгел, искиткеч бала җанлы ата да әле ул Илгизәр абый. Уллары, кызларының һәммәсенә белем-тәрбия бирү өчен вакытын, көчен кызганмый. Укысынныр, һәнәрле булсыннар дип тырыша. Өлкән уллары Искәндәр Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган. Читтән торып Мәскәү эчке эшләр академиясендә белем алган. Ләйсән апа – безнең яраткан информатика укытучыбыз. Җәйге каникулларда әтисе белән бергә кыр корабында басу-кырларны иңләгән Илнар абыйның да үз гаиләсе. Гомумән, аның һәр гамәлендә балаларын кайгыртуы, алар өчен җан атып яшәве чагыла. Йә, ничек сокланмыйсың инде мондый әтигә! Әле алай гына да түгел. Һәр җәйне югары класс егетләре, Илгизәр абый белән бер комбайн экипажында эшләү өчен, чират торалар. Ул аларга да, ипләп кенә, игенче һөнәренең серләрен ача.
-Герой-шагыйребез Муса Җәлилнең кылган батырлыкларын шик астына куярга теләүчеләр турында ни уйлыйсыз?- дигән сорауга Илгизәр абый болай дип җавап бирде.
-Безнең буын Муса Җәлил һәм барлык Бөек Ватан сугышы батырларының тиңдәшсез батырлыгы үрнәгендә үсте. Мин аның батырлыгына сокланам! Мине дә, Илгизәрне генә күтәрәсез, аңа гына яңа техника бирәсез, диючеләр дә булгалады. Игътибар итмәдем. Тырышып хезмәт итүемне генә белдем. Эшем белән расладым. Ә хәзер шөкер, барысыннан да канәгать. Сәламәтлек булсын да, эшләп торырга язсын! Калганы тырыш хезмәт белән булдырыла.
Галиҗәнап Тарих битләренә язылачак язмам ахырына якынлашты. Мин бу мизгелдә бик бәхетле. Ни өчен? Синең бәхетең нидә дисезме? Чөнки халкыбызның олы җанлы батыр татар улын, Муса Җәлилне, бөтен кешелек дөньясы тирән ихтирам белән искә ала, онытмый.
Бәхетең нидә дисезме? Җәйге каникулларда 1000 еллык тарихы булган башкалам, Казаныма бару – минем өчен олы бәхет. Анда Кол Шәриф мәчете, анда Сөембикә манарасы, анда Муса Җәлил һәйкәле... Җәлил эзләреннән йөрү миндә Туган илем өчен горурлык хисләрен тагын да көчәйтә. Ә ул хисләр ташкын булып шигырь юлларына күчә.
Үткен уктай мәгърур карашыңны
Төбәгәнсең Казан өстенә.
Оныкларга сөйләп язмышыңны,
Сиңа халкың гөлләр китерә.
Һәр иртәне күзәтәсең, шагыйрь,
Мәркәзебез Казан каласын.
Уйладыңмы икән зинданнарда
Батыр булып илгә кайтасын?
Мөстәкыйльлек яулап туган илем
Гөлбакчалар кора җирендә.
Илем белән бергә чәчәк ата
Синең җырлар күңел түрендә.
Иманым сафланып, күңелеп чистарып авылыма кайтам. Мине тук башаклы иген кырлары, комбайннар гөрелтесе озата.
Мин бәхетле!Дуслык-татулык үрнәге булган Татарстанда яшәвем белән дә, герой-шагыйрь Муса Җәлил бүләгенә ия булган басу-кырлар батыры Илгизәр абый Камалиев белән бер авылда яшәвем белән дә бәхетле!
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Самодельный телефон
Денис-изобретатель (отрывок)
Акварельные гвоздики
Золотая хохлома