Автор ана теленең киләчәге өчен борчыла.Яңа театр бинасы төзеп кенә, яшь тамашачыны театрга китереп булырмы? дигән сорау куя.
Вложение | Размер |
---|---|
yana_teatr_binasy.doc | 36 КБ |
Мин үземә кайчак шундый сорау куям: әдәби әсәрләр, спектакльләр белән генә кешенең үзаңын, дөньяга мөнәсәбәтен үзгәртү мөмкинме? Укучы, тамашачы үзенең күңеленә аваздаш булган әсәрләргә тартыла.Күп еллар дәвамында гаиләдә,балалар бакчасында,мәктәптә,тирә-як мохиттә тәрбияләнгән кешене ике сәгать эчендә генә спектакль йогынтысы белән үзгәртеп буламы икән.Аңлыйм, бу сорау бик каршылыклы сорау. Күңелем эчтән әкрен генә “юк” дип тә, “әйе” дип тә җавап бирмәкче.
Мондый сораулар белән башыңны катырма, син әле яшь диючеләр дә табылыр. Сыйныфташларым чит ил фильмнарын карап утырганда, мин ТНВ каналыннан Дәүләт Советы сессияләреннән трансляцияләр карарга яратам. Киләчәгемне шул заллардан репортажлар әзерләүче журналист итеп күзаллыйм.Башымда уйлар, уйлар...Чыннан да театр кешене үзгәртә аламы?Туфан абый бу сорауга дөрес һәм төгәл җавап табар иде.Театр сүзен әйтүгә Туфан абыйның 2012 елның 26 апрелендә парламентта ачынып сөйләгән соңгы чыгышын искә төшердем.
“Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу ни дигән сүз?Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неадерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар.Театр кешене тәрбияли, тормышка аек фикер белән карарга өйрәтә”,-дигән иде.
Туфан абыйның ихластан әйткән бу фикерләрнең дөреслегенә торган саен инана барам. Вакыт булган вакытта спектакльләргә йөрергә яратам.Яр Чаллы Дәүләт драма театрында барган премьераларны калдырмаска тырышам. Мәкаләм башында торган сорауга җавап эзлим.Театр бинасына кергәч тамашачыларны күзәтәм.Тамаша залы үз эченә бөтереп алып кереп китә. Ә тамашачы төрле...Кемдер чын күңелдән театр карап гыйбрәт алыр өчен, кемдер буш вакытын кая куярга белмәгәннән, кемдер бетмәс-төкәнмәс тормыш авырлыкларыннан беразга котылып торыр өчен, ә кемдер сорауларына җавап табармын дигән өмет белән килә. Театр кием элгечтән башлана, дигән әйтем бар.Яр Чаллы шәһәренең театр бинасы турында берничә сүз.Монда зал бар, әмма сәхнә юк. Артистлар шушы залның бер почмагында уйнарга мәҗбүрләр.Тамашачы кәнәфиләре өстәрәк, ә сәхнә дигәнебез аста калган. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры шәһәребезгә килеп, “Зәңгәр шәл”не күрсәтерлек сәхнә юк.Үткән сезонда Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” премьерасына башкалабыз Казаннан да театр белгечләре, язучының хатыны Нәкыя апа, уллары һәм оныклары килгән иде. Искиткеч тамаша күрсәттеләр артистларыбыз. “Өч аршын җир” әсәре күпләрегезгә таныштыр, әмма бераз гына эчтәлегенә кагылып үтәм. Ике яшь йөрәк Мирвәли белән Шәмсегаянга тормыш шактый кискен сынаулар куя. Мирвәлинең атасыннан мирас булып калган җирне сәвит хөкүмәте үзләштерә. Мирвәли бу хәлне кабул итә алмый һәм бар мөлкәтен яндырып, хатыны Шәмсегаян белән бергә, авылын ташлап чыгып китә. Гомерләре читтә, туган җирләрен сагынып уза аларның. Шәмсегаянның сырхаулап урын өстенә ятуы, туып-үскән туфрагына җирләнү васыяте Мирвәлине авылга кайтырга мәҗбүр итә. Кешегә вафатыннан соң өч аршын җир җитә. Авылдашлары кичерерме Мирвәлине? Кабул итәрләрме? Адәм баласы бер-берсенең исән чагында кадерен беләме?.. Спектакль тәмам булгач та бик озак алкышладылар.Шунда Нәкыя апа Гыйләҗева артистларга олы рәхмәтен җиткерде. “Ярты миллионнан артык халык яшәгән, бөтен җир шарына КамАЗ машиналары белән данлыклы булган шәһәрнең заманча театр бинасы булмау бик аяныч”,-диде ул.Туфан абый да театрларның иҗади эшләрен күзәтеп, уңышларына сөенеп, җитешмәгән якларына көенеп яшәде. Бу ике шәһәрдә дә театрлар өчен махсус биналар булмауга рәнҗеп яшәде. Бакый дөньяга күчәргә берничә көн калыр алдыннан да, Дәүләт Советы сессиясендә, бары тик Чаллы һәм Түбән Кама театрларына тиз көннәрдә, кичекмәстән махсус театр биналары салу хәстәренә керешү кирәклегенә басым ясый-ясый, ачынып сөйләде. Яңа матур театр бинасы салып кына тамашачыны җәлеп итеп булырмы, дигән сорау туарга мөмкин. Ничек булса да тамашачыларның театрга игътибары арта, диләр. Узып киткән елда Чаллы татар драма театры артистлары пландагы 235 спектакль урынына 257-не уйнаган. Тамашачыларның гомуми саны 30 076 кадәр җиткән, ә билетлар сатудан кергән табыш 4,7 млн. сумнан артып киткән. Мин, киләчәктә яшәргә тиешле татар кызы, күп төрле сорауларга җавап эзлим. Кулымда Туфан абый Миңнуллинның «2050 елда яшәячәк татар кызына ачык хат » дип исемләнгән чыгышы. Әлеге хатында ул хөкүмәтне тәнкыйтьләп, милли мәсьәләләргә акча бүленмәвен акча булмау белән генә түгел, ә теләк булмау белән аңлата: «…Эшләр болай барса, 2050 елда яшәгән татар кызы мең еллар сөйләнеп килгән әби-бабай телен дә онытыр, бәлки милләтен дә алыштырыр. Моңа ул гаепле булмас, без – тырыша-тырыша шул юлдан барырбыз...Мин эшләнмәгән эшләр өчен 2050 елда яшәячәк татар кызыннан гафу үтенәм...» Татар театры оешуга 2016 елда 110 ел тулды. Бер гасырдан артык тарихы булган татар театрының киләчәге ничек булыр? Татар телен, туган телебезне онытмабызмы?Туган телебезгә мәхәббәтне гаиләдә сеңдермәсәк, телгә карата тирә-якта ихтыяҗ тудырмасак, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калып булырмы? Туган телебезне онытсак,аннан ваз кичсәк мәһабәт театр бинасы төзеп куюның кирәге булырмы?
Свинья под дубом
Рисуем крокусы акварелью
Можно от Солнца уйти...
Тигрёнок на подсолнухе
Акварельные гвоздики