Сугыш темасына багышланган шигырь.
Вложение | Размер |
---|---|
matur_suzlr_yuldash_bulygyz.docx | 11.75 КБ |
Матур сүзләр юлдаш булыгыз.
Сүзләр барлыйм бүген мин иртәдән,
Калын-калын томнар актарам.
Иң куркыныч, иң әшәке сүзне,
Иң матурын сайлап утырам.
Менә берсен таптым, кара шәүлә
Урап куйган сыман өстенә.
Мәкерлеге, явызлыгы белән
“Дошман” сүзе чыга өстәлгә.
Аңа тагылып, кан исенә чумып,
Михнәт, хәсрәт, үлем тырнаклы;
Елау, әрнү, сагыш тәме белән
“Сугыш” сүзе оча канатлы.
Курку басты мине, сүзен күрдем:
Әшәкесен... “дошман” икән ул.
Иң куркыныч сүзе – “сугыш” икән,
Күпме хәсрәт алып килгән ул.
Эзлим тизрәк иң матурын сүзнең,
Җанга рәхәт, шатлык биргәнен.
Курку, борчуларны таратырлык,
Күңелгә көч, куәт биргәнен.
Таптым! Шатлык-елмаюлар белән
“Җиңү” сүзе балкый!
Якты йолдыз булып ул инде
Бездә күпме язын каршылый.
Җиңү ялгыз түгел, ялгыз йөрмәс,
Өч тугры дусты янында:
Бәхет, ирек һәм дә тынычлыкны
Якын итә бит ул тагын да.
Матур сүзләр, бары матур эшләр
Һәрчак безгә юлдаш булыгыз.
Сезнең фатихада, сезнең янда
Яхшы гамәл генә кыларбыз.
Подарок
Заяц, косач, медведь и весна
Где спят снеговики?
Мороз Иванович
Марши для детей в классической музыке