А. Хәлим тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация.
Вложение | Размер |
---|---|
a.halim_.pptx | 148.16 КБ |
Слайд 1
Айдар Хәлим Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Бутрова Валерия әзерләде. Укытучы: Канзибаева Л. Н.Слайд 2
Күренекле язучы Айдар Хәлимнең тормыш юлы . Айдар Хәлим 1942 нче елның 1нче гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган . Гаиләдә дүрт бала. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак була . Әнисе дә бу якты дөньяны бик иртә калдырып китә . Айдар Хәлим дүрт яшендә балалар йортына урнаштырыла . Булачак әдип бала чактан ук ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә .
Слайд 3
Бәләкәй Кәркәленең башлангыч , күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , 1959-1960 нчы елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый . Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри . 1961-1964 нче елларда – Совет Армиясендә , полк мәктәбен тәмамлап , кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә . Айдар Хәлим ишегалды җыештыручы һәм “Спартак” комбинаты балалар бакчасында каравылчы хезмәтләрен башкарып , көндезге бүлектә укып , 1968 нче елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый .
Слайд 4
Аннары , Татарстанның Түбән Кама шәһәренә килеп , нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли . Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче формаль булмаган иҗади-сәяси оешмасын – “Кама таңнары ” исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп , 1971 нче елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була . 1971–1975 нче елларда Айдар Хәлим Уфада “Совет Башкортстаны ” газетасы редакциясенең мәгълүмат , мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр -журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла .
Слайд 5
“ Өч аяклы ат ” әсәрендә төп вакыйгалар .
Слайд 6
Әсәрдә сугыштан соңгы татар авылында , тормышлары бик авыр булуга карамастан , халыкның бер – берсенә ярдәмләшеп , бер – берсен якларга әзер булып яшәве сурәтләнә . Кәбир исемле 12 яшьлек малай әнисе Сания апа белән , колхозның Бамбук исемле байталын җигеп , 50 чакрым ераклыктагы совхозда яшәүче туганнарына кунакка баралар . Апалары бәрәңге , он, май алып китәрсез дип чакыра аларны . Ләкин атны бүре яралый һәм алар Бамбукны калдырып кайталар . Сания апаны гаепләп ябып куялар . Шушы бәладән әнисен йолып калу өчен , Кәбир яралы атны авылга алып кайта . Аңа юлда бик күп яхшы кешеләр очрый , ярдәм итәләр , кундырып чыгаралар , атның ярасын бәйлиләр . Участковый Сәйфуллин белән бригадир Галләмгә Кәбирне беркем дә сатмый .
Слайд 7
Авылдагы гади кешеләр , колхозчылар , тол хатыннар Сания апаның кайгысын уртаклашалар , ат бәясен эшләп түләргә әзерләр . Ләкин Сания апа ул ярдәмне кабул итми , чөнки тол хатыннар үзләре бик авыр хәлдә . Авыл халкының бер-берсенә мөнәсәбәте – әсәрдә иң якты урыннар . Татар халкы гомергә ярдәмчел һәм шәфкатьле булган , башка милләт вәкилләрен хөрмәт иткән , алар белән дус , тату яшәгән . Әсәрдә без моны Кәбир – Степан, Муса – Андрей мөнәсәбәтләрендә ачык күрәбез . Ә авыл халкының хокуксызлыгы , көче җитмәслек салым-заданиеләргә килгәндә , аларның күбесе әле 70 нче елларга кадәр үз көчендә кала.
Слайд 8
Төп образларның бирелеше . Повестьның төп герое – Кәбир . Аңа әле 12 яшь кенә . Ләкин инде ул тормышта күп авырлыклар күргән . Әтисе сугышта һәлак була . Әнисе – Сания апа 3 баланы берүзе үстерә . Олы абыйсы бик авырлык белән авылдан китә . Икенче абыйсын , елата - елата , ФЗУга озаталар . Шулай итеп , Кәбир әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Ул әнисен өзелеп ярата , аны кайгырта . Кәбир – зирәк , тәвәккәл , уңган малай . Ул , әнисен төрмәдән коткару өчен , бер аягына баса алмаган Бамбукны 50 чакрым озын һәм авыр юлга алып чыга һәм атны авылга алып кайтып җиткерә . Кәбир атларны , табигатьне ярата , бөтен барлыгы белән матурлыкка омтыла . Аның күңелендә явызлык юк . Әле бик яшь булса да, Кәбир әнисе өчен , Бамбук өчен , үзләренең тормышлары өчен җаваплылык тоя.
Слайд 9
Әсәрдә гомергә күңелдә кала торган образларның берсе – Бамбук. Кәбир образын аннан башка карап булмый . “Ир канаты – ат ” дигән борынгылар . Бамбук – искиткеч акыллы , зирәк хайван . Аның да язмышы – Кәбир , Сания апа , Степан дәдәйләрнеке кебек аянычлы . Бамбук сугышта булган . Ул хуҗасы Нәби абыйны үлемнән коткара , ләкин үзе авыр яралана . Яралары төзәлгәч , аны тылга җибәрәләр . Һәм бу акыллы хайван көне-төне авыр хезмәттә . Ачлы-туклы яши . Сәми бабай , Кәбир кебек мәрхәмәтле кешеләрнең мәхәббәте яшәтә аны . Ул да – шул чорда хөкем сөргән гаделсезлек корбаны . Кәбирнең кулак дип читкә сөрелгән бабалары асраган затлы ат нәселеннән булган өчен суялар аны . Бөкебаш хәтта хайваннан да үч ала. Әсәрдәге олы , якты образларның берсе – Сания апа , Кәбирнең әнисе . Ул таза тормышлы , укымышлы гаиләдән . Ләкин аның нәселен Бөкебашлар туздырган , читкә сөргән , талаган .
Слайд 10
назад Сания апа – тормыш юлында бик көчле , нык ихтыярлы . Үлгән иренең рухына , балаларына тугрыклы . Көнне төнгә ялгап эшләсә дә , колхозны җигелеп тартса да, аның кадере юк . Чөнки ул – бик булдыклы , чиста, саф күңелле хатын . Депутат Саҗидә , Ябалак Галләм ишеләр үзләреннән өстен кешеләрне күрә алмыйлар . Ләкин аның нык таянычы – Кәбире бар. Әнисенә кул сузган Ябалак Галләмнең артына тибеп чыгарырлык көч таба ул үзендә . Кәбир әнисен беркайчан да ташламаячак . Яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә . Шуңа да игътибарыбызны юнәлтик : Кәбир куйган максатына ирешә белә , үҗәтләнеп тормышка ябыша . Нинди авырлыклар аша үтә ул , ә күңелендә явызлык юк , үзен һәм әнисен кыерсытучыларга үпкә-рәнҗү бар, ә явызлык юк . Иң кыен чакларда да ул кеше булып кала белә , үзе булып кала белә .
Слайд 11
Кулланылган әдәбият 1. Хәлим Айдар. http://tt.wikipedia.org/ 2. Хәлим Айдар. Өч аяклы ат . // Казан утлары . – 1992. – № 6. – 52-101б. 3. Хәлим Айдар. Өч аяклы ат . // Казан утлары . – 1992. – № 7. – 88-129 б.
Рисуем тыкву
Северное сияние
Ворона
Будьте как солнце!
Музыка космоса