Сочинение о коррупции
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_yuk_dip_ytik.docx | 32.51 КБ |

МБОУ “Большебитаманская СОШ ”
Высокогорского муниципального района
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Битаман гомуми белем бирү ”
“Коррупция юк дип әйтик !”
Укытучы:
Багавиева Р.Г
Башкарды:
8 сыйныф
Усманова Г.А.
2016
“Кешеләрнең холкы -хәкимнәрнең холкыдыр. Хәкимнәр нәрсә эшләсә,
халык та шуны эшләр! (Бер хикмәт иясенең сүзе.)
Мин Олы Битаман авылында яшим. Исемем -Гөлназ. Укытучым
безгә “Ришвәт юк” дигән инша язарга кушкач, мин бер булган хәлне
исемә төшердем.
Безнең күршеләргә кунака ике кыз кайтты. Икесе дә өченче классны
тәмамлаганнар. Кызның берсе – Камилә, берсе –Зөлфия исемле. Алар
баштарак бик дуслар булдылар: бергә уйнадылар, бергәләп су коенырга
бардылар, бер- берсенә керешеп йөрделәр. Беркөнне урамда уйнаганда
алар тупка талаштылар. Зөлфия Камиләне этеп җибәрде. Камилә
егылып аркасын авырттырды. Ул Зөлфиянең дорфалыгы белән килешә
алмады, аны апасына кереп әйтергә булды. Шул чагында Зөлфия:
кереп китте. Озак та тормады ,Зөлфия бер мең сум акчаны алып чыгып
Камиләгә бирде. Камилә акчаны кесәсенә салып куйды. Өйгә кергәч ,
Камилә бу акчаны апасына бирде. Апасы кемнән алганын сорашкач
ук, Зөлфиянең дәү әнисенә йөгерде һәм:
урлаган ,- диде.
ул,- диде дә , Сәлимә апа Зөлфиянең алып килгән акчасын санады.
Дөрестән дә, мең сум акчасы ким иде. Сораша торгач, Зөлфия барысын да
сөйләп бирде. Камилә дә акчаны кире Зөлфиягә бирде. Бераздан кызлар
тагын дуслаштылар.
Бу вакыйгадан соң мин һаман уйланып йөрдем. Кечкенә мәктәп
баласы да ришвәт ала белсен әле? Зөлфия үзенең гаебен акчалата
түләде. Ә Камилә Зөлфиянең гафу итүен “сатып кына “ алды. “Ришвәт”
сүзе сатып алу дигән сүз инде ул. Ләкин бер-береңә булган мөнәсәбәтне
сатып алырга мөмкинме соң? Димәк, Камилә ришвәт алды. Әгәр Камилә
акчаны апасына бирмәгән булса? Зөлфия кайчан да булса бу хәлне сөйләсә?
Нинди күңелсез хәл килеп чыккан булыр иде бит! Ярый әле кызлар тиз арада
аңлаштылар.
Хәзер туйларда да кызларны “сатып” бирәләр. Кыз алырга
килгәндә , егет кесәсенә акча турырып килә.Капка төбенә кызлар
җыелышып, бау бәйләп, егетне кертми торалар. Адым саен сорау
биреп, егеттән акча каералар. Мәсәлән, туфлиенең үкчәсе ничә
сантиметр, чәче нинди, күзе нинди?! Чәч бүген кара булса, иртәгә сары
булырга мөмкин. Ә егет бөтенесен дә белергә тиеш. Бу бер караганда бик
күңелле инде, егет кеше шулай тапкыр булырга кирәк. Икенче караганда
коррупциягә дә ошаган. Бу күңелле ришвәт, бернинди мәшәкатьләр дә
тудырмый. Ләкин ришвәт алуның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны
полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген ник арттырган өчен машина йөртү
таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына
акча тәкдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган
меңлекләрне күргәч, йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз
иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче
тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!!
“Ришвәт”сүзе вакытлы матбугат битләрендә дә, телевизорда да
бик күп кулланыла. Кечкенә мәктәп баласы да бүген бу сүзнең мәгънәсен
аңлый.
Ришвәт һәр җирдә очрый. Бүген бездә һәр нәрсәне сатып алып һәм
сатып була: мәктәп билгесеннән алып , Дәүләт Думасындагы законнарга
кадәр. Мин 8 нче сыйныфта гына укысам да, үз илем, үз телем өчен
борчылып яшим. Чөнки илдә җинаятьчеләр бик күп, кеше хокуклары бозыла,
законнар тиешенчә үтәлми. Гаделсезлекләр белән һәр көн очрашырга
мөмкин. Балалар бакчаларына урнашу өчен кемнеңдер ярдәме кирәк,
укырга керү өчен акча кирәк, тиешенчә сәламәтлегеңне ныгыту өчен акча
кирәк. Югыйсә без бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы.
Мин законнар чыгаручы абый-апаларга мөрәҗәгать итәсем килә.
Законнарны һәр кешенең үтәвен сез генә тәэмин итә аласыз. Әгәр һәр кеше
Законнарны тиешенчә үтәсә, безнең илдә ришвәт тә, коррупция дә булмаячак,
илебез дә чәчәк атачак, бәхетле кешеләрнең дә саны артачак.
Без бергәләп көрәшкәндә, битарафлык күрсәтмәгәндә генә без әлеге
тискәре күренешләрне бетерә алачакбыз. Мондый очракларга, ришвәт
бирү факторларына юлыксагыз, мәгълүмәт калдыру өчен шәһәрдә
махсус куелган шартларда язу калдырырга да мөмкин.
Безнең яраткан илебез – Россия, ул ирекле, тәртипле һәм
җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин
ышанам.
Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең
кулларда!

Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Кто грамотней?
Астрономический календарь. Март, 2019
Ласточка
Рисуем пшеничное поле гуашью