Г.Тукайның мөгаллимлек осталыгы.
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukaynyn_mogallimlek_ostalygy.doc | 33.5 КБ |
Г.Тукайның мөгаллимлек осталыгы.
Язы барның җирдә даны булыр,
Язлар бирде сине бу җиргә .
Зур җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
Эльмира Шәрифуллина.
Исемнәре, язмышлары һәм иҗатлары үз халкының тарихыннан аерылгысыз кешеләр бар. Алар иҗат иткән җҗәүһәрләр балачактан ук укучы күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була. Аларның әдәби мирасы бер милләт байлыгы булып кына калмый, бик күп халыкларның уртак хәзинәсенә әверелә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай - әнә шундый кабатланмас шәхесләрнең берсе. Ул халкыбызның даһи әсәрләр иҗат итәргә сәләтле икәнен үзенең кыска гына, ләкин гаҗәеп бай иҗат гомере белән исбатлады.
Г. Тукай халкыбызның бөек шагыйре генә түгел, әдәби тәнкыйтьче, көлү остасы, журналист, сәясәтче һәм мөгаллим дә. Аның балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә татар халкының искиткеч бай тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, намусы, вөҗданы, әдәбе, әхлагы чагылыш тапты.
Г.Тукай югары педагогик белем алмаган, ләкин ул сират күперенә тиң тормыш университетлары үткән, кечкенәдән үк күзәтүчән булган, бала психологиясен, кичерешләрен тирән аңлаган. Ул - балаларның үз шагыйре. Тукай аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен яхшы аңлаган. Шагыйрь табигатькә, табигать күренешләренә сабый күзе белән карый, әйләнә-тирәне сабый акылы белән аңлый алган. Ул адым саен “тегенди булыгыз, мондый булыгыз”, дип үгет-нәсихәт бирми, ә ишеткәннәренә һәм күргәннәренә карата баланың үз мөнәсәбәтен белдерергә урын калдыра.
Башлангыч сыйныфларда белем алганда уку дәресләрендә, аннан соң татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә без яраткан шагыйребезнең бик күп шигырь - әкиятләрен өйрәндек. Шулар арасыннан күңелгә кереп калганнарның берсе – “Туган тел” шигыре. Монда Г.Тукайның туган телгә мөнәсәбәте, аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны, әһәмияте ачык чагыла. Тел сакланса гына, милләт саклана, тел югалса, милләт тә юкка чыга. “Туган тел” шигыре үзенең актуальлеген бүген дә югалтмый, киресенчә, телебез юкка чыгу алдында торганда, ул искәртү булып тора. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...” дигән юллар аша без ана теленең иң газиз, иң кадерле, иң матур тел икәненә тагын бер мәртәбә инанабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, төрле кичәләрдә, сабый чакта ук картәни һәм әниләрдән ишетеп белгән “Туган тел” җырын яратып җырлыйбыз.
Туган җир, туган авыл – һәрберебезнең чишмә башы, беренче мәртәбә яшел чирәменә тәпи баскан һәм мәңгегә йөрәккә уелып калган урын.
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күоә сөям җаным-тәнем белән...”
“Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.
Шагыйрь шушы юллар аша безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уята һәм бернинди кыйммәтләргә дә алыштырып булмый торган туган җиргә мәхәббәт, бирелгәнлек тәрбияли.
Кем генә бала чакта Тукайның “Су анасы” әкиятен укып шомланмаган! Бу әкият - безнең өчен тәрбия дәресе. Кеше әйберенә сораусыз тияргә, алдашырга ярамаганлыкны без тарак урлаган малайның кичерешләрен үз йөрәгебез аша үткәреп аңлыйбыз.
Халкыбызда “Эш сөйгәнне ил сөя”, “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” кебек мәкаль-әйтемнәр бик күп. Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре шуларга нигезләнгәннәр. Шагыйрьнең “Япон хикәясендәге” гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша, дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп безнең күңелгә сала. Ташчы егет бай да, кояш та, тау да булып карый, ләкин боларның берсе дә эшкә тиң була алмый.
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...”
“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш.
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” шигъри юлларын укыгач, хезмәтнең тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы икәнлеген бик ачык аңлыйсың. Эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген, аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген Тукай түбәндәге шигырь юллары белән исбатлап, безнең күңелләргә салып куя:
“Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”
“Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”.
Шагыйрь хезмәтнең олы тәрбия мәктәбе булуын, яхшы кешенең бары тик хезмәттә генә формалашуын, бәхетсезлек, оят, хурлыкларның башы ялкаулыкта, иренүдә икәнлеген шигъри дәресләр аша җиткерә.
Безнең бүгенге тормышыбызда, кешеләрнең бер-берсе белән аралашуында, мөнәсәбәтләрдә еш кына кешелексезлек, мәрхәмәтсезлек белән очрашырга туры килә. Тукай үз заманында ук мондый күренешләргә каршы каләме белән көрәшкән. “Әхлаксызлык”, “Теләнче”, “Кызганыч бабай” шигырьләрен укып без мәрхәмәтсезлеккә нәфрәтләнәбез, үзебездә кешене кимсетә, рәнҗетә торган сыйфатларны булдырмаска тырышабыз.
Тукай – безгә тормыш дәресләре, тормыш сабаклары бирүче бөек мөгаллим.
Аның балалар өчен язып калдырган әдәби мирасы – тиңсез хәзинә. Бу бәяләп бетергесез хәзинәнең тәрбияви кыйммәте һәрвакыт югары дәрәҗәдә булачак.
Разлука
Рисуем акварельное мороженое
Карты планет и спутников Солнечной системы
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Невидимое письмо