Җаныева Алсу. Киләчәккә хыялым
Вложение | Размер |
---|---|
kilchkk_hyyalym._sochinenie_zanieva.docx | 13.27 КБ |
Җаныева Алсу- 8 нче сыйныф укучысы. Татар Кандызы урта мәктәбе
Киләчәккә хыялым
Һәр кеше кечкенәдән белем алырга омтыла. Без башта хәреф танырга, санарга өйрәнәбез. Тирә-як белән танышабыз.Табигать белеме дәресләрендә бөҗәкләр, кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында күп мәгълүмат алабыз. Югары сыйныфларда тагын да аларны камилрәк, тирәнтенрәк өйрәнәбез.
Мин кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Этләр, песиләр генә түгел, барлык җан ияләре дә миндә зур кызыксыну уята. Бәлки шуңадыр да мин киләчәктә үземне хайваннар табибы итеп күз алдына китерәм.
Әлбәттә, табиб булу өчен хайваннарны ярату гына җитми, аларны аңлый да,тыңлата да белергә кирәк.
Минем бу һөнәрне сайлау, бәлки, кемнәр өчендер көлке булып тоеладыр. Ләкин бу һөнәрнең бик кирәклеген, мөһимлеген мин бик яхшы аңлыйм.Чөнки хайваннар яклауга да, саклауга да ,тәрбияләүгә дә мохтаҗ.
Авыл җирендә иң хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсе мал табибы дисәк, беркем дә каршы килмәс. Авылга мал табиблары кан алырга,төрле авыруларга каршы прививкалар ясарга киләләр. Шул вакытта мин , кызыксынып, барысын да күзәтәм. Хуҗаларын тыңламаган маллар да алар янында тып-тыныч торалар. Чөнки хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар,үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Миңа тагын шунысы кызык булды: яткырып дәваларга кирәк булганда, берүзләре сыерны яткыралар, сыер селкенми дә ята. Әллә инде бер-берсенең телен аңлыйлар...
Сыер сыер инде, алар бит әле усал этләрне дә, атларны да дәвалыйлар, куркып та тормыйлар. Күрше Поповка авылыннан килеп йөрүче мал табибы Рәшит абый чын ветфельшер инде менә. Кемнәрнең малларына нинди генә ярдәм күрсәтмәде инде ул! Кайсын бозаулата, кайсына операция ясый, сынган аякларына шин куя... Минем дә аның кебек буласым килә. Теләгемә ирешермен дип уйлыйм. Уку йортлары күп, мәктәптә тырышып укы да бар да кер. Укытыр өчен әнием исән булсын. Ул исән булганда, минем теләгем тормышка ашмаслык булмас.
Одеяльце
Снежный всадник
Ребята и утята
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
«Течет река Волга»