Киләчәккә билет
Хезмәт династиясе. Минем хыялым.
Укытучы турында сочинение. Хезмәт династиясе Халиуллиннар.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_kilchkk_bilet._hezmt_dinastiyase_ukytuchy_milush.docx | 17.37 КБ |
Киләчәккә билет
Хезмәт династиясе. Минем хыялым.
Укытучы!
Тиңләп булмый аны
Башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән,
Сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел,
Еллык түгел.
Яз төшүгә, көз өлгергән
Орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен
Күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син
Акыл көчен.
Укытучы! Бар нәрсәнең, һәр эшнең башлангычы син. Укытучы булу – чын батырлык. Укытучы үзенә игелеклелек хисләрен, сабырлыкны, тыйнаклыкны, гадилек һәм олылыкны җыйган. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз –укытучы булган.
Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле. Тормышта бар яктылык аңардан – хакыйкатькә, зирәклеккә, туганлыкка, яхшылыкка, тынычлыкка хезмәт иткән укытучыдан башлана.
Әйе, укытучы-иң изге, иң гүзәл зат. Безгә саекмас белем чишмәсе, тәрбия бирүче ул.
Минем нәселем - укытучы-мөгаллимнәр нәселе. Ул-минем горурлыгым, чөнки әби-бабам, апа-абыйларым, әти-әнием үзләренең бөтен гомерләрен белем бирүгә багышлаган күркәм затлар. Алар, мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар вакытларын яшь буынга тыйнак кына изгелек орлыкларын чәчүгә, гыйлем таратуга багышлый. Бу һөнәрнең бөеклеген аңлаганга, мин дә киләчәктә нәселемнең династиясен дәвам итеп укытучы булырга хыялланам.
Укытучы эше җиңел түгел икәнен күреп беләм. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә.
Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыганакларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.
”Укытучы” сүзе чыннан да изге, матур исем. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз.
Минем туганнарым шул сыйфатларның барына да ия дип уйлыйм. Бабам Хәлиуллин Шамил Адиулла улы 1933 нче елда Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 1951 нче елны туган авылында рус теле укыта башлаган.1964 нче елда Баулы районы Татар Кандызы авылына гаиләсе белән мәктәпкә укытырга килеп урнашкан. Ул тарих, рус теле, хәрби әзерлек дәресләрен укыткан. “Иҗади эшләүче оста педагогларның берсе иде”,- дип искә алалар минем бабамны. Ул- республикада бердән-бер булган Икмәк музеена нигез салучы укытучы, ул-оста җырчы, оста оештыручы, оста рәссам-бизәүче дә иде. Мәктәп залларында эшләнгән стендлар - бар да аның язулары, стенага ясалган картиналар - бар да аның истәлеге. Бабамны: “Киң күңелле, ярдәмчел, ягымлы, коллективта һәркемгә үрнәк, укучылар белән, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тынгысыз эшләүче педагог”- дип искә алалар аның укучылары, хезмәттәшләре. 50 еллап гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган бабам РСФСР ның Мактау грамотасына, “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен” билгесенә,”Хезмәт ветераны”медаленә лаек булган.
Әбием Хәлиуллина Асия Вилдан кызы 1939 нчы елда Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылында туган. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 1965 нче елда Баулы районы Татар Кандызы авылында рус теле укыта башлаган.1974 елдан 2005 нче елга чаклы мәктәп директоры булып эшләгән. Әле хәзер дә ул алгы сафта, бар көчен куеп безгә белем бирә, БДИ әзерли. Аның чыгарылыш укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирешә.Ул җитәкләгән елларда Кандыз урта мәктәбе район мәктәпләре арасында гел алдынгылар рәтендә булды. Күпьеллык хезмәте өчен “СССР ның Мәгариф отличнигы”, “РСФСР ның Мәгариф отличнигы”, “Хезмәт ветераны” билгеләре белән бүләкләнгән.
Әбиемнең абыйсы Вилданов Хәниф Вилдан улы талантлы педагогларның берсе булган. Ул Баулы шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә тарих укыткан. Туган якны өйрәнү музеен җитәкләгән. Баулы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып та эшләгән.Тормыш иптәше Лена Шаһимәрдан кызы да гомере буе шул ук мәктәптә балаларга рус теле укыткан, озак еллар укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләгән. Хезмәтләрен бәяләгән күп төрле мактау грамоталарына лаек булганнар. Аларның кызлары да Светлана Хәниф кызы Түбән Кама шәһәрендә балаларга белем биргән. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда.
Әби белән бабамның өч бала үстергәннәр: 2 малай һәм бер кыз. Оясында ни күрсә,очканда шул булыр, диләр. Алар өчесе дә югары уку йортлары тәмамлап , әби-бабамның һөнәрен сайлаганнар. Илсөяр апам рус теле укытучысы, Булат абыем һәм аның тормыш иптәше Гөлфия апа Яңа Чишмә районында татар теле һәм әдәбияты укыта, ә әтием Илшат Шамил улы- Кандыз урта мәктәбенең директоры, укучыларга тормыш иминлеге нигезләре, рәсем, диннәр тарихыннан белем бирә. Укытучылар һәм укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә армый-талмый эшләүче җитәкче. Ул ел буена яшел тәмләткечләр, яшелчәләр үстерә торган мәктәп теплицасын булдырды, хоккей мәйданчыгын төзетеп сафка бастырды...
Әнием татар теле һәм әдәбиятын укыта, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшли. Хәлиуллинар-Вилдановлар династиясенең гомуми педагогик стажы - 370 ел.
Династиянең тормыштагы төп кыйбласы-балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү юлында армый-талмый хезмәт итү.
Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән караганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.
Укытучы кешенең эш урыны – мәктәп. Мәктәптә бик күп балалар укый, аларның һәркайсының характерлары төрле була. Берсе шаян, берсе үз эченә йомык, ә берсе холыксыз булырга мөмкин. Шуңа да карамастан укытучы кеше балаларны аңларга тырыша, ә моның өчен бик күп сабырлык таләп ителә.
Хәзерге заманда укытучы хезмәтенә тугрылыклы калучылар көннән — көн кими. Ә фидакарь укытучы үзенең яраткан эшенә вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмый. Сабыр һәм хыялый кешеләр шул алар! Шулай да аларның да нервлары бар, йөрәкләре тибә! Күз алдына китерик әле: ничәмә — ничә сәгатьләр буе әзерләнгән, калын китаплардан, интернет – ресурслардан, газета-журнал төпләмәләреннән җыйган мисаллар, ысуллар, алымнарның һәрберсен кайчан, ничек куллануны төгәл үлчәүгә сала да, дәресне бәйрәм көткәндәй көтеп ала. Безгә ниндидер яңалык ачасын, кыйммәтле фикер уятасын, тормышыбызда бик кирәк булачак белем бирәсен тоеп, коштай очып класска керә. Һәм …менә сиңа мә! Беребез альбом актарып утыра. Укытучыбызны күрми дә, ишетми дә. Икенчебез, юри үчекләгәндәй, тышка чыгып керергә сорый, өченчебез…бөтенләй кыңгырауны ишетмәгән... Аның ачуланасы килә андыйларны. Ә укытучы түзәргә, сабыр булырга мәҗбүр була. Мин дә үземдә хәзердән үк шушы сыйфатларны булдырырга тиеш. Яшьтәшләрем арасында укытучы яки тәрбияче булырга теләүчеләр бик сирәк, күбесе: “Кеше баласы белән интегәчәксең”,- диләр. Ә мин алай уйламыйм. Укытучы нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала үсеп җиткәч, алган белемен, тәрбиясен кулланып, халкына хезмәт итә. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул, минемчә.
Очучы батырлыгы, разведчик кыюлыгы — боларны кем генә аңламый! Ут сүндерүчеләрнең фидакарьлеге, авыруларга кан бирүчеләрнең олы җанлылыгы да һәркегә мәгълүм. Ә кыңгырау белән кереп, кыңгырау белән чыгып, шул ике кыңгырау арасындагы 45 минутның һәр секундында укытучы эшли торган батырлыкны кем үлчәп караган да, кем бу хакта сөйләгән һәм язган! Мин сайлаячак укытучы һөнәрен гомере буена озата килүче тормыш батырлыгы бит бу!
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Четыре художника. Осень
Машенька - ветреные косы
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Как нарисовать лимон акварелью