Фәнни-тикшеренү эше. Халиуллина М. Сирин Батыршин – яңа тормыш җырчысы.
Вложение | Размер |
---|---|
sirin_batyrshin_yana_tormysh_zhyrchysy_fte.docx | 21.15 КБ |
Сирин Батыршин – яңа тормыш җырчысы.
План
Яз кояшы аны эзләп табып,
Зәңгәр күккә кабат күтәрде
I. Кереш. Түзалмады-нечкә биле аның бөгелде...
Шагыйрь Сирингә
Бакча читендәге ятим сирень
Кыш җиткәч тә карга күмелде:
Кар таулары басты...
Түзалмады –
Нечкә биле аның бөгелде.
Ул шул хәлдә кышкы салкыннарны
Җир-анага сыенып үткәрде.
Яз кояшы аны эзләп табып,
Зәңгәр күккә кабат күтәрде.
(Әхмәтҗәнов Р. “Сирень яши”)
Элек-электән шулай килә, Ходай тарафыннан талант буләк ителгәннәрнең гадәттә күңелләре үтә сизгер, тормыштагы, җәмгыятьтәге бер әйберне – үзгәрешләрне дә, дөрессезлекләрне дә алар йөрәкләре аша үткәреп, шуңа янып-көеп яшиләр, еш кына көлгә әйләнәләр...Җәмгыятьтәге бозылышлар, тетрәүләр вакытында бу аеруча ачык күренә. Узган гасырдагы тоталитар режимның җимеше булган репрессияләр күпләрнең, шул исәптән талант ияләренең дә тормышын, иҗатын тар-мар итә. Алар исән калу бәхетенә ирешсә дә, рух көчләрен саклап калу мөмкин кебек тә булмый. Бик сирәге яңадан иҗатка әйләнеп кайта.
Шул заманның бар фаҗигасен татыганнар арасында 2016 нчы елның 14нче декабрендә 120 ел тулачак шагыйребез Сирин Батыршин да була.
Сәйрин Хәниф улы Батыршин (Сәйрин- шагыйрьнең мулла кушкан исеме, Сирин – аның псевдонимы) 1898 нче елның 14 декабренда Кәрәкәшле авылында Мөхәммәтхәниф Батыршин белән Хөсникамал абыстай гаиләсендә туа.
Әгәр бу шәхес турында белергә теләп совет чоры чыганакларын ачсаң, әллә ни күп мәгълүмат таба алмассың. “Совет Татарстаны язучылары” китабының 419 нчы битен карарга мөмкин. Китапта бик мәшһүр булмаган шагыйрьләр рәтенә кертелеп, кыскача биографиясе күрсәтелер аның 1920-1930 нчы еллар башында бастырылган җыентыклары, кайбер шигырьләренең атамалары саналып киткән булыр, аларның Ватанның матурлыгына, бөеклегенә багышланган, совет кешесенең бәхетенә дан җырлаган шигырьләр булуы әйтелер. Гаҗәеп шома биография! Ә нилектән аның шигырьләре 1933 елда бастырылудан туктап, бары 1959 елда гына дөнья күрә? Шул елны чыккан җыентыкның да кечкенә форматта икәнлеген искәрми булмый.
1933-1959 нчы еллар аралыгында Сирин Батыршин тормышында нәрсәләр булган соң? Аның тормышындагы кискен борылышка кадәрге биографиясенә күз салыйк.
Сирин үз вакыты өчен гаять киң белем ала. Башта үз авылында, аннан Бәйрәкә мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә яки тулай торакта еш кына яшерен кичәләр оештырыла. Шул кичәләрдә Сирин беренче шигырьләре белән чыгыш ясый. Мәдрәсә тәмамлагач, Кәрәкәшле мәктәбендә укыта башлый, соңрак Әлмәттә эшли.
II. Төп өлеш. Сирин -яңа тормыш җырчысы.
1918 елда Бөгелмәдә ачылган укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерли торган курсларга укырга керә, җәмәгать эшләре алып бара. Төрле кичәләрдә сәхнәдән үзенең революцион романтика белән сугарылган шигырьләрен сөйли. Курсларда бергә укыган Фатыйх Махиянов соңыннан: “Сирин шул вакытта ук безнең арада танылган шагыйрь булып исәпләнде”, – дип яза.
Гражданнар сугышы елларында Сирин җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, тәүге шигъри уңышларына ирешә.
“Татарның Хлебниковы” дип аталып йөртелә башлаган шагыйрьне барысы да алкышлап каршы алалар дип уйлау дөрес үк булмас. Футуристик стильдә язылган шигырьләрен дә, аларны рифмасыз гына язарга кирәк дигән фикерләрен дә Кәшиф Рәхим яратмыйча яза, ләкин шул ук вакытта 1920 нче еллар комсомолларының әче теллелеген, берникадәр дорфалыгын закончалык дип атый.
Казанга килгәч, башта татар рабфагына, аннан пединститутның тарих-филология факультетының көнчыгыш бүлегенә укырга керә. Монда уку аның карашларын шактый үзгәртә, бу аның шигъриятендә дә чагылыш таба: йөрәккә бәреп керә торган мәгънәле сүзләр, сурәтләү чаралары, шигырьләрендә хис тирәнлеге арта. Сирин татар поэзиясендә үзенчәлекле үз стилен барлыкка китерә.
“Тегүче кыз”
Без тегәбез үлчәп, иңен-буен;
Яңа тормыш,
Яңа кием...
Әйдә киен!
Кием тегәм,
Бу киемне кемнәр кияр?
Һәрбер җире
Нинди матур килгән, чибәр!
Кем көрәшче?
Бу киемне,ул, дим кияр.
Һәр көрәштә
Ул инде һичшиксез җиңәр.
Күкрәгенә тегеп куям
“КИМ” тамгасын
Кигән кеше
Үзе дә шуннан аңласын:
“КИМ” ле мәхәббәтем шулай
Тегеп бирәм,
Көрәшләрдә
Шушы билгемне салмасын.
“Булмый, булмый”
Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр! Җилгәр!
Милек-минлекләрне очыр,
Җилгә
Җибәр!
Бер туган күк
Бергә эшлик
Бергә яшик,
Машиналы күмәк тормыш
Төзеп җибәр!
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый! Булмый!
Булмый! Булмый!
Ялгыз, ялгыз
Тормыш корып
Булмый! Булмый!
Булмый! Булмый!
1920 нче еллар ахыры 1930 нчы еллар башы – Сириннең иң актив иҗат иткән, аның көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры. Байтак шигырьләре көйгә салына:
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
Тамуыңны яратам,
Тамчы-тамчы
Җырларымны
Ак кәгазьгә таратам.
Язгы тамган
Тамчыларның
Музыкасын тыңладым.
Шуңар
Тамчыланып
Тамды
Күңелемдәге уйларым.
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
Там!
Там!
Там!
Мин дә, тамчы,
Тамар идем,
Тамчыланып
Тамалсам.
Монда тамдың,
Тагын очып
Кай илләргә тамарсың?
Беләм инде, бу — әйләнеш,
Тамар урын табарсың!
Кем ишетер җырларыңны
Мин дә колак салмасам,
Күп чагында, сине тыңлап,
Тирән уйларга батам.
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
Бергә тамыйк ичмасам!
Мин дә тамчыланып
Тамыйм:
Көрәшләрдә аксын кан!
ләкин... яшь шагыйрьләр арасында иң күренеклеләрнең, берсе дип саналган, бер-бер артлы җыентыклар чыгарган шагыйрьнең тормышы бер мәлдә челпәрәмә килә.
1935 ел – иҗтимагый сәяси вәзгыятьнең гаять катлаулана барган чоры. Зыялыларга каршы барган “процесслар” кысасында бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр кулга алына: Батыршин Сирин, Айдаров Әсгать, Ризванов Габдулла, Кулеев Ибраһим, Хәкимов Исмәгыйль, Якубов Әхмәт. Бу төркемдә иң зур һәм иң абруйлы фигура буларак, төп гаеп Сирин өстенә ташлана.
Булат Султанбековның “Сирин. Прерванный взлет” язмасыннан күренгәнчә, имеш, хәбәр итүләренә караганда, шагыйрь Сирин Һади Атласов квартирасында советка каршы язылган “Ана”, “Анама”, “Бокаллар күтәрегез” шигырьләрен, Сталинга эпиграмма укыган. Болар гаепләр өчен сәбәп булган. Бер шаһит әйтүенчә, Сиринне бик күпләр Тукай, Әмирхан, Исхакый, Дәрдемәнднең дәвамчысы, Такташ үлеменнән соң Сирин аны алмаштыручы дип саныйлар. Чөнки Сирин – төптән карап фикер йөртергә сәләтле, үтә сизгер кеше. Ул илдә барган дөрессезлекләрне, кеше язылышы белән исәпләшүне, халыкның алданганлыгын шигырьләрендә һич курыкмый әйтеп бирә.
1934-1935 елларда аның, “Ана” поэмасы коллективлаштыру чорындагы меңләгән язмышларның поэтик реквиемы булып тора. Аның герое, яшь коммунист, авылдашларының, анасының җәфаланганнарын күреп, партбилетын ташлый. “Эх, Совет, нигә соң бу болай?” дип беткән әсәр тар даирәдә генә укылса да, тикшерү органнарына барып җитә.
Шагыйрь шигырьләрендә җитәкчеләр өчен булган өстенлекләр, киләчәк коммунизм белән халыкны алдау, коллективлаштыру һәм индустрияләштерүнең халык җилкәсенә төшкән, авыр йөк булуын күрсәтә, бу хәлләргә борчылып: “Мине шагыйрь дип әйтмә. Халыкны алдау мәсхәрә”, - дип яза. Халыкка социаль тигезлек ышандырган дәүләт урынына яңа капиталистик дәүләт барлыкка килүен әйтә.
Мондый фикерне әйтерлек кешеләр, илдә тагын булдымы икән?
1936 нчы елның февралендә Мәскәүдән тикшерү эшләре буенча җавап килә: әдәби фронтта контрреволюцион эш алып барган өчен Сирин Батыршин 5 елга Сиблагка җибәрелә. Срогын тутырып кайткач , Бөек Ватан сугышында катнаша, яралана, контузия ала. Шулай итеп, Сирин 2 тапкыр сират күпере кичә, ләкин инде шагыйрь буларак сындырыла, шагыйрьлек язмышы җимерелә, аз яза.
Баш булса да үлчә, бик туйдым шул
Кәбестәдән, итсез өйрәдән.
Тукта, моның теле юк бит,
Ничек соң ул телсез яшәгән?
Теле булган аның, син кайгырма,
Тик соңыннан шулай иткәннәр:
Түшен кем ашаганны сиңа
Әйтмәсен, дип телен кискәннәр.
Шагыйрьлек тематикасы күп очракта балалар өчен шигырьләргә, тормыш вакыйгаларын сурәтләүгә кайтып кала, ә бик сирәк язылган әһәмиятле әсәрләрен, билгеле сәбәпләр буенча эзоп теле белән мәсәл жанрында иҗат итә. Ә бит аның иҗат итәсе, хөр яшисе илдә яшисе килә.
Яшисе килә,
күп яшисе.
Көләсе килә,
җиңәсе килә.
Киләсе көннәрнең
көлгәнен
күрәсе килә.
Их, күрәсе!
Күрәсе!!
Күрәсе!!!
Шул көләч көннәрнең
гөлләрен
үбәсе килә!
Иҗат итәр өчен мөмкинлекләре чикләнгән.
Ярышларда ат кәмите әйләнә дә әйләнә.
Их, мин дә әйләнер идем, эш акчага бәйләнә.
Әйләнә тайлар, агач атлар, малайлар әйләнә,
Әйләнә кызлар, кызыл утларга күзләр бәйләнә,
Әйләнә Нәҗми. Толымбай. Нигъмәти әйләндерә,
Әйләнә Сәйфи, Әмирләр. Әйләнү бәйләндерә.
Татиздатның ат кәмите әйләнә дә әйләнә.
Их, мин дә әйләнер идем, эш билетка бәйләнә.
III Йомгаклау. “Яз кояшы аны эзләп табып,
Зәңгәр күккә кабат күтәрде”
Сирин Батыршин озак һәм каты авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә вафат була һәм Баулы зиратында җирләнә.
90 еллыгын билгеләп үткәндә, каберенә шагыйрьнең барельефы төшерелгән таш куела.
“Яз кояшы аны эзләп табып,
Зәңгәр күккә кабат күтәрде”- дип язган авылдашыбыз шагыйрь Рәшит абый Әхмәтҗанов хаклы булган икән.
Кулланылган әдәбият
Рисуем зимние домики
Рождественский венок
Цветение вишни в лунную ночь
Вода может клеить?
Рисуем лошадь акварелью