Безнең буын балалары өчен Бөек Ватан сугышы –данлы үткәнебез. Ул көннәр ераклаша барган саен, безне ныграк дулкынландыра, тетрәндерә,яхшылыкка, игелеккә, кешелеклелеккә өнди бара. Ни өчен дигәндә, ул дәһшәтле көннәрнең барысын да безнең халкыбыз үз йөрәге аша үткәргән.Ә кем соң ул халык? Ул – минем әти - әнием, туганнарым, әби- бабаларым, авылдашларым.
Вложение | Размер |
---|---|
stalingrad.docx | 17.93 КБ |
Үзе өчен туган, иле өчен үлгән
Эшне башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы Хисамова Ләйсән .
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Ф.Кәрим.
Безнең буын балалары өчен Бөек Ватан сугышы –данлы үткәнебез. Ул көннәр ераклаша барган саен, безне ныграк дулкынландыра, тетрәндерә,яхшылыкка, игелеккә, кешелеклелеккә өнди бара. Ни өчен дигәндә, ул дәһшәтле көннәрнең барысын да безнең халкыбыз үз йөрәге аша үткәргән.Ә кем соң ул халык? Ул – минем әти - әнием, туганнарым, әби- бабаларым, авылдашларым.
Халкыбыз йөрәгенә күз яшьләре белән аның язмышы аша кергән бәйрәм – Җиңү көне бар. Һәр елның 9 нчы маенда халык, шул бәйрәмне билгеләп үтү өчен, һәлак булганнарга куелган һәйкәлләр янына җыела. Бу – изге урын. Ел буе тын гына моңаеп торган бу һәйкәлләргә ул көнне җан кергәндәй була. Тере кеше кебек җырлый , моңлана, кочак - кочак чәчәкләргә күмеләләр алар бу көнне. Ташка уеп язылган һәр исем телгә килеп, безгә дәшкәндәй тоела. Таш өстендә, кайтмаган солдатларның күз яше төсле булып, иртәнге чык тамчылары ялтырый. Күрешү шатлыгының татлы күз яшьләре диярсең.Ташка уеп язылган гади генә исемнәрдә күпме кичерешләр, сагышлар, туган илен,якыннарын ярату,сагыну хисләре күмелеп калгандыр.Чит җирләрнең ят туфракларында,кайларда гына ятып калмадылар икән алар?!
Мин үзем әле бу якты дөньяга килеп күп яшәмәдем.Авыр хәсрәтләр, кайгылар да күрмәдем һәм күрергә дә язмасын. Ләкин бөтен йөрәгем белән тоям:бу һәйкәлгә исемнәре язылган авылдашларым – минем Ватанымның данлы тарихын язучылар, илемнең, халкымның йөзен ак, киләчәген якты, бәхетле итүчеләр.
Яшь гомерләрен туган иле азатлыгы өчен биргән авылдашларым исемнәре арасында минем бабамның абыйсы Галиев Мөдәррис Миннегали улы исеме дә бар. Минем бабам сугыштан исән кайткан, туган җирендә якыннары белән очрашу шатлыгын татыган, балалар үстергән. Җиңеп кайткан фронтовик булып, юбилейларда, бәйрәмнәрдә тагын да орден - медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш елларындагы фронт дуслыгы, авыр яралардан терелгәч, кабат сугышка кереп, Ленинград блокадасын өзүдә катнашуы турында балаларына горурланып сөйләгән.
Ә соң Мөдәррис абыем?! Ул 25 яшендә Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була . Мөдәррис абыем сугышның беренче көнендә үк фронтка ничек киткән, кемнәр белән киткән – бу турыда минем әти - әниемнәр дә белми. Бабамнар сөйләмәгән, күрәсең. Ә менә бу хикәят, һичшиксез, буыннан буынга сөйләнгән, аны минем туганнарым барысы да белә. Мөдәррис абыемны, аягы нык яраланып, хәрби госпитальдан өйгә – Иске Дөрешкә кайтарып җибәрәләр. Ул вакыттагы Ворошилов районы (Теләнче Тамак авылы) хәрби комиссариатына инструктор итеп билгелиләр. Ул анда сугышка алынасы егетләрне хәрби һөнәргә өйрәтә. Йөргәндә, яралы аягы аксаганын сиздермәс өчен , күн итеге үкчәсенә агач күтәрмә кадаклый һәм әнисеннән: –Әнәй, (алар әбиемә шулай эндәшә торган булалар ) карап тор әле, йөргәндә аксаганым сизелмиме? – ди. Биеп тә күрсәтә. – Мин монда ятсам, сугыш озакка сузылыр, абыйларны да тизрәк кайтарырга кирәк, балаларын үстерсеннәр. Китәм мин, – ди. Яралы аягы да төзәлер-төзәлмәс килеш фронтка яңадан китә ул шулай. Бу вакытта Идел ярында урнашкан Сталинград шәһәре өчен каты сугышлар бара, аны шунда жибәрәләр.Тыныч тормышта укытучы булып эшләгән Мөдәррис абыемны командир итеп билгелиләр.Бер адым да артка чигенмәскә, туган илебезнең һәр карыш җире өчен соңгы сулышкача көрәшергә, дошманга бирелмәскә өнди ул үзенең солдатларын.Ләкин дошман аяусыз,көчләр тигез түгел.Сталинград өчен барган хәлиткеч сугышларның берсендә дошман пулясы әле 26 яше дә тулмаган Мөдәррис абыемның гомерен өзә.
1943 елның февралендә әбиемә аның һәлак булуы турында кара кәгазь генә килә. Башка бернәрсә дә...
Әбиемнең фронттагы тагын ике улы, бәхеткә каршы, исән - сау, җиңү белән әйләнеп кайтканнар, аның йөрәк әрнүләрен әз булса да киметкәннәр. Бу бабамнар үз гомерләре буе Мөдәррис абыемны сагынып, аның турында якты истәлекләр сөйләп яшәгәннәр. Үзләренең улларына сөекле энеләре Мөдәрриснең исемен кушканнар,аннан калган тальян гармунда Мөдәррис абый көе дип “Алмагачлары”н уйный торган булганнар .Бәйрәм көннәрендә классташларым, укытучыларым белән һәйкәл янына чәчәк салырга килгәндә дә, мактаулы постларда торганда да абыемның исемен укыйм да, күңелемә: “Әгәр исән булса, я берәр могҗиза белән телгә килсә, ул миңа ниләр әйтер, ниләр сөйләр иде икән?” – дип уйлыйм.
Йөрәкләрне тетрәндереп, Җиңү маршы яңгырый.Мәшһүр җырчы Лев Лещенконың “Күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм” җыры күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылып үтә. Радиодан үзебезчә, татарча җыр яңгырый:
Кичер, әнкәй, мине,
Кичер, әнкәй, кичер
Яу кырыннан кайта алмавымны ...
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә ятып калганымны...
Зәңгәр күктә якты кояш. Балалар шат. Яшисе килә! Ә җыр яңгырый... Һәйкәлгә исемнәре язылган билгесез батырлар авазы бу. Шушы яшисе гомереңне яшәп бетермәгән, туган җиреңнең татлы чишмә суларын сусавың басылганчы эчә алмаган кадерле абыем! Син безгә рәнҗемә! Без геройлар турында күп сөйлибез,аларны данлыйбыз. Хөкүмәтебез Бөек Ватан сугышыннан исән кайтүчыларны зурлый,хөрмәт итә, хәтта фатирлар бирде аларга. Рәхәтен генә күрсеннәр. Сезгә генә тиешле игътибарны күрсәтеп бетермәдек кебек тоела миңа.Исемеңне меңнәр түгел, без генә белсәк тә,син дә, җырда әйткәнчә, каһарман:
Утларга кердең,курку белмәдең,
Ватан йөзенә,тап төшермәдең.
Минем уйлавымча,Туган илне дошманның явыз тырнакларыннан санаулы геройлар гына берничек тә коткарып кала алмый. Җиңү өчен Сталининград фронтында яшь гомере өзелеп калган Мөдәррис абыем да кирәк булган. Данлыклы геройлар меңләгән булса, исемнәре “Хәтер китабы” нда гына мәңгеләштерелгән Мөдәррис абыйлар миллионлаган! Бу китапның (1995,Казан) Тукай районы буенча исемлегеннән Галиев фамилияле солдатларны гына да 25 не санадым. Менә нәрсә язылган аның 287 нче битендә: “Галиев Мөдәррис Миннегали улы, 1917, Иске Дөреш авылы Ворошилов РХК мобилизацияләнгән, өлкән сержант, 25.10.1942 нче елда һәлак булды. Волгоград өлкәсе Городище районы, Кузмичи авылының туганнар каберлегендә җирләнде”.
Укытучыбыз безгә әдәбияттән илебезнең Сталинград фронтында җиңүенә 70 ел тулу уңаеннан сочинение язарга тәкьдим итүе мине чиксез шатландырды.Чөнки миңа исеме беркайда да телгә алынмаган, Бөек Җиңү белән горурланып, күкрәк киереп туган иленә кайта алмаган, җаны чит җирләр туфрагында гөл булын үсеп калган Мөдәррис абыем турында язарга мөмкинлек туды. Моңарчы беркем белән дә уртаклашмаган уйларым күңелемнән ургылып чыгып, йөрәгем тантана итте. Мин синең алдыңдагы зур бурычымны әз генә булса да үтәдем кебек хис иттем,үз гомереңдә бер генә тапкыр да “улым”,”кызым” дип балаларыңны сөя алмаган газиз абыем!
Минем уйларым, шушы язганнарым сине, синең кебек иле өчен гомерен биргән, чит җирләрдә туфрак булган якташларым, милләттәшләрем рухын шатландырсын иде. Абыема багышланган бу язмамны күренекле шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил абый Фәйзуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә. Ул минем абыемны белгән,бу шигырен аңа атап язган диярсең :
Сугыш фаҗигасен онытмасын еллар.
Язмышлары синдәй –
миллионнар!
Барысын илгә бирдең, –
Күпме көчең булды.
Һәлак булуың да
Халкың өчен булды.
Үсеп җитәрмен. Идел ярындагы Кузмичи авылындагы туганнар каберлегенә барырмын ,чәчәкләр куярмын. Синең өчен изге, кадерле булган туган авылыңның бер уч туфрагын алып килеп, Идел ярындагы мәңгелек йортың өстенә сибәрмен...
– Тыныч йокла, абыем.Син – безнең белән, – диярмен. Синең турыда балаларыма сөйләрмен.Тормыш дәвам итәр.
Сила слова
Петушок из русских сказок
Золотая хохлома
Кто самый сильный?
Каргопольская игрушка