Укучының эшендә якташ шагыйрәбез Р. Арсланованың туган як темасына язылган шигырьләре анализланган.
Вложение | Размер |
---|---|
r.arslanova_izhatynda_tugan_yak_temasy.konferentsiyag.docx | 32.2 КБ |
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Рушания Арсланова иҗатында туган як темасы.
Эшләде: 10нчы А сыйныфы
укучысы Ахмадышина А.А
Җитәкче: Югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Арсланова З.Җ.
2015-2016 нче уку елы
Эчтәлек.
III.Йомгаклау........................................................................................8
IV.Кулланылган әдәбият......................................................................9
Кереш
Горурланам җирең-суың белән,
Бай төбәгем,минем Чүпрәлем.
Гасырларны әле сокландырыр,
Синдә туган асыл кешеләрең.[1]
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә. Чүпрәле төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. З. Нури, Ш. Мөдәррис. Р. Рәкыйпов, Гөлнур, Р. Арсланова шигырьләрендә мәдхия җырлаган иксез-чиксез тугайлары-кырлары, талгын гына агучы Чынлы елгасы белән Чүпрәле табигате искиткеч матур һәм кабатланмас.
Табигать темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла. Биредә кеше табигатьнең бер өлеше итеп карала, аның холык-фигыле һәм эчке халәте табигатьтәге үзгәрешләр аша күрсәтелә. Табигать образының аллегорик образ буларак кулланылуы еш күзәтелә. Әсәрләрдә кеше табигать белән каршылыкка керә һәм без аның табигатьтән ерагаюы зур проблема булуын, кешегә афәт китерү мөмкинлеге ачылуын күрәбез. Эзләнү эше шушы максаттан чыгып эшләнде. Якташ язучыбыз Рушания Арсланова иҗатына күзәтү ясалды. Туган як образына мисаллар китерелде.
Төп өлеш
1.Авырлыкларга бирешмәгән шәхес
Китереп сукканда сынмыйм-
Җиргә кадәр иеләм.
Тал чыбыгыдай сыгылма
Булганыма сөенәм.[2]
Рушания Арсланова, катлаулы тормыш һәм ачы язмыш белән көрәшеп, һәр тумыш көнендә гомере буе батырлыклар кылып яши.Ул үлем белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашып та,һәрвакыт җиңеп чыккан асыл затларыбызның берсе.Рушания үзенең күңел сырхауларын, яну-сусауларын йөрәгеннән тәлгәш-тәлгәш булып өзелеп төшкән шигырь юллары белән баса.
Рушания районыбызның Кече Чынлы авылында туып үсә. Беренче зур фаҗигане дә 1948 елда Кече Чынлы мәктәбендә бишенче класста укыганда кичерә.Ул, физкультура дәресендә чаңгыда ярышкан вакытта ялгыш егылып билен имгәтә.Шуннан соң ул аягына баса алмый,урынга ята.Умыртка баганасы зарарланган баланы бер ел буе өйдә дәваларга тырышып карыйлар. Рушания, авырту-сызлануларын онытырга тырышып, әтисе ясап биргән караватта яткан килеш җидееллык мәктәп программасын үзләштерә,авыл һәм мәктәп китапхананәләрендә булган барлык китапны укып чыга.
Аякка басу теләге аны Ульяновск өлкәсенең Селингино хастаханәсенә китерә. Ике ел дәвалана ул биредә. Яшәргә омтылыш көчле була. Ул култык таяклары ярдәмендә акрын-акрын аягына баса. Яшь баладай өряңадан йөрергә өйрәнә. Ә күңел күкләргә омтыла.
Бераз аякка басып йөри башлагач,укырга һәм яшәргә омтылыш аны туган нигездән кубарып, Идел ярларына китереп төшерә.Җиде классны хастаханәдә укып тәмамлаган кыз, Казанның 18 нче эшче-яшьләр мәктәбенә укырга керә. Бер үк вакытта Дәүләт статистика нәшриятында секретарь вазыйфасын башкара.
Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда,хыялының тормышка ашуына куанып,канатланып йөри,андагы иҗади мохиттә яшәп,җылы лиризм белән сугарылган күп кенә шигырьләрен төрле газета-журналларда бастыра.
Университет еллары артта кала.Дуслардан аерылышыр вакытлар да килеп җитә.Студент елларында хезмәттәшлек иткән газета-ңурналларның берсендә эшләп калу мөмкинлеге дә була.Аның күңелен балалар дөньясын ярату,укытучы буласы килү хыялы буйсындыра.Ул,бәхетемә тигән көмешем дип,юллама буенча Лаеш районының бер авыл мәктәбенә китеп эшли башлый.Бу әле берничә ел элек кенә ятакка кадакланган,инде инвалид ярлыгы тагылган кыз өчен зур җиңү,олы бәхет һәм әйтеп бетергесез батырлык була.
Өч ел укытучы булып эшли ул авылда.Ул балаларны,укучылар аны яратып өлгерә,укытучыларның да теләктәшлеген таба.Әмма күрәселәр алда булган әле.Ул машина белән юл фаҗигасенә очрый.Бу вакытта ул авырып китә.Табиблар аңа йөклелекне өзәргә киңәш итәләр,ләкин Рушания катгый рәвештә баш тарта.Табиблар ярдәме белән баласын тудыра.Ана булу бәхетенә ирешә .
Рушания Арсланова,нык адымнар белән йөреп китә алмаса да,тормышка оптимистикларча карарга үзендә көч таба. Менә шулай ничәмә-ничә Әҗәлнең якасыннан тотып җилтерәткән батыр йөрәкле кеше ул Рушания.
Рушания Арсланова,адымнары көннән-көн көчсезләнә барса да,төннәрен сызланып үткәрсә дә, һәр иртәдә көнне каршылап урыныннан күтәрелә, дусларын онытмый, каләмен кулыннан төшерми. Аның күзләре 2014нче елның 3 октябрендә мәңгелеккә йомыла.
2.Рушания Арсланова иҗатында туган як образы.
Гүзәл авылым иртәләре,
Гүзәл авылым кичләре.
Кайда булса бармы икән
Шундый бәхет илләре?[3]
Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган як темасы алып тора. Туган як темасы Рушания Арсланова шигырьләрендә дә чагыла.
Аның Чүпрәлегә, Кече Чынлыга багышлап язылган шигырьләре бихисап.Аларда ул күктәге тургайлар сайравына,арыш диңгезенең дулкынлашуына,карабодай кырларына соклана,туган як матурлыгын әкияткә тиңләп,аны бәхет иле ди.”Кырлар иле - Чүпрәлем” шигырендә.
Игелекле җире,
Чын-чын бәхет иле,
Китә калсаң,ешрак кайткала.
Чүпрәлем, минем Чүпрәлем,
Мине әсир иткән кырларыңа
Серләремне сөйләп үтәмен.
Көлеп торган өйләр,
Әкият бу,диләр,
Килгән-киткәннәр дә,таң калып.[4]
“ Чүпрәлем” шигырендә Р.Арсланова төбәгендә туып үскән,туган телебезне,әдәбиятны һәм мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез белән горурлана:
Каләм тибрәндергән Мөдәррисләр,
Шигъри җанлы Зәки агалар.
Һидият ага Солтан,Нурмөхәммәт Хисам -
Бар да синең уллар бит алар.[5]
Туган авылы Кече Чынлыга багышлап язылган “Кече Чынлы” җырында ул туган авылының уңган,булдыклы халкына мәдхия җырлый, узенең бу авыл кешесе булуы белән горурлана:
Күтәренке шуңа күңелем,
Тудым Кече Чынлыда.
Авылым минем,халкың синең,
Көчле,дәрле,моңлы да.[6]
- Әй, авылым, саклый гына күр син
Гүзәллекне,сихри моңыңны.
Китмим әле, синдә калам әле,
Күп күрмәссең әле кызыңны,[7]
-дип яза ул”Авылда кунакта” дигән шигырендә.Монда ул туган якның ак карларыннан алып,җәйнең сихри иртәләренә кадәр тасвирлый;әтәчләренә,күбәләкләренә, тал-тирәктә сайраучы кошларына игътибар итә.
Шулай ук туган як темасы аның “Балачакның якты хатирәсе”, “Юлда”, “Авыл төне”, “Күңелем ашкына авылга”, “Шәҗәрә агачы” һәм башка шигырльләрендә бар.
Ни өчен соң Р. Арсланова иҗатында туган як темасы шундый әһәмиятле урын тота? Башка шагыйрьләр белән чагыштырганда аның үзенчәлеге, яңалыгы нәрсәдә соң?
Язучының, бигрәк тә шагыйрьнең, туган табигатькә, табигый матурлыкка мөнәсәбәте бала чактан тәрбияләнә. Яшьлек хатирәләре аның өчен илһам чыганагы, алдагы тормышында маяк булып тора.
Гомумиләштереп әйткәндә, Р. Арсланова иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрә. Ул туган иленең матурлыгына соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме - аның белән горурлана.
Йомгаклау.
Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Чүпрәле ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Безнең халык һәрчак белемгә, яктылыкка омтылган, киләчәк буынны да шул рухта тәрбияләгән. Тирә-ягыбызда милли рухлы кешеләр булганда, уңдырышлы ягыннан әле байтак талант ияләре чыгар.
Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту –киләчәгебез турында кайгырту ул. Чүпрәлеләр үз якларын яраталар, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланалар, байлыкларын арттыралар.
Шулай итеп, эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Кулланылган әдәбият
1.Арсланова Р.Вакытның вакыты күп. – Казан – 2014.
2.Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
3.Субаев Р.Чүпрәле:авыр сынау елларында. –Чүпрәле – 2009.
4.Субаев Р.Чүпрәле:узган еллар,үткән юллар. –Чүпрәле - 2000.
[1] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[2] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[3] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[4] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[5] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[6] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
[7] Арсланова Р.Моңнар бүләк итәм. –Казан: Идел-пресс – 2004.
Почта
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Никто меня не любит
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Акварельные гвоздики