Цели: развивать у школьников умение излагать мысли, развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой активности учащихся, умение пользоваться дополнительную литературу; воспитать любовь к родному языку и родному краю.
Задачи: Общеобразовательные: развитие интереса к активной творческой деятельности, сформировать навыки самостоятельной работы, работа с литературой, научить высказать свое мнение, добиться более глубокого и прочного освоения изучаемой темы ,повышение интереса к знаниям языку; Развивающие: развитие логического мышления, памяти, внимательности; Воспитательные: развитие познавательного интереса, логического мышления.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_-_militsionertatar.doc | 34 КБ |
Чистай муниципаль районы
1 нче урта мәктәбе.
Тема: Минем әтием – полициядә эшли.
Эшне үтәде:
8”А” сыйныф укучысы
Мухаметзянова Р.
Укытучы: Мифтахова Г.М.
Чистай 2016год.
Тормышта һәр кеше алдында шундый мизгел була, нинди карар кабул итәргә, кайда укуны дәвам итәргә, я кая эшкә барырга. Һөнәрләр бик күп, ә менә яратканын сайлап кара.
Иң авыр, иң җаваплы һөнәрләрнең берсе – бу милиционер. Бу кешеләрнең җилкәсенә җаваплылыкның иң авыры төшә. Кайсы бер кешеләр кануннарны белми, кайсылары кануннарны инкяръ итә. Еш кына кешеләр җинаятьчеләр корбаны була. Тормыш безне милиция формасындагы кешеләргә башкача карарга мәҗбур итә.
Минем әтием полициядә эшли. Мин бу эшнең нинди авыр, вакыт – вакыт бик тә куркыныч икәнен беләм. Әти иртә таңнан эшкә китә, соң гына өйгә кайта. Миңа әти белән аралашырга вакыт та калмый. Мин яшьтәшлә- ремнән бик көнләшәм, чөнки кайсылары әтиләре белән кинога бара, балык тотарга йөри. Миңа мондый көннәр бик сирәк була. Ә менә шәһәр читенә чыгулар бик нык истә кала. Әти үзенең минем каршыда гаепле булуын сизә һәм мине бик нык шатландырырга тырыша.
Безнең тынычлыкны, безнең намусны, безнең тормышыбызны саклаучы кешеләргә мин ихтирам белән карыйм. Полициягә эшкә килгән кеше үзенчәлекле кеше. Ул күп төрле көчкә ия булырга тиеш. Бу –акыл көче ышаныч көче ... Физик көч һәм хакимият көче дә бик әһәмиятле. Алар бит җинаятьчеләр дөньясы белән эш итә.
Без дөреслек эзләп хөкем органнарына, киңәш һәм ярдәм сорап адвокатларга бик сирәк мөрәҗәгать итәбез. Безнең күбебез юридик – киңәшләшү оешмасының кайда урнашканын белми. Ә менә якында урнашкан полиция бүлеген, мөгаен барысы да беләләр. Очраклы рәвәштә микән бу? Юк.
Полиция киеме кигән кешеләр безнең мәктәпкә берничә мәртәбә килделәр. Алар безгә күп нәрсәләр турында сөйләделәр, кисәттеләр, хәтта юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ә кемгә юл-сак хезмәткәрләре таныш түгел?! Карлы һәм яңгырлы вакытта, эссе Һәм көчле салкында алар үз эшләрен башкаралар, аварияләр булмасын өчен кисәтәләр, үз вакытында җинаятьчеләрне коралсызландыралар.
Кайсыбыз да булса үзенең яки ата-анасының полиция хезмәткәләре белән аралашуын моңсу яки ачы елмаеп искә ала торгандыр. Шул ук вакытта йөрәге рәхмәт хисе белән тулып, полиция фуражкасы астыннан чалынган итәгатьле, арыган, акыллы күз карашлы хезмәткәр яныннан сокланып узучылар да бик күп.
Теләсә кайсы профессия –беренче чиратта кешеләр. Ә кешеләр төрле була: мәрхәмәтле һәм явыз, ялкау һәм эш сөючән, саран һәм эчкерсез.
Менә хәзер дә безнең, мәктәп партасы артында утыручылар арасында, бертөрле кешеләр юк. Күпмедер вакыт узар һәм безнең беребез, ак халат киеп яки станок артына басып кешеләргә яхшылык өләшер, икенчебез – үзенең бурычын үтәп, безнең тормышыбыз сагына басар. Безнең тормыш кайчак детектив хәтерләтә. Нәрсә күрәбез? Кайсыбер погонлылар, яхшы тормыш артыннан куып, җинаятьчел юлга баса. Кем бу җинаять дөньясын юк итәргә тиеш? Явызларның тамырын юк итеп булмавын белсәк тә, полиция формасы кигән кешеләр җиңәр дип ышанасы килә.
Безне яклаучыларның һәлак булуы бик зур әрнү. Һәм аларны яхшы сүз белән генә түгел, ә законнарга хөрмәт белән, шул законнарга буйсынып искә алырга кирәк. Бу турыда без еш кына әти белән сөйләшәбез.
Андый сөйләшүләр вакытында мин уйга калам: бәлки миңа да полиция булыргадыр?!
Мин Шерлок Холмс, аның ничек эшләрне ачуы турында хикәяләрне күп укыдым; көнбатышның батыр полицейскийлары турында кинолар карадым. Ничек итеп җинаять ачуым, закон бозучыны эләктерүемне күз алдыма китерә идем. Мин алып барган эшләр катлаулы һәм чуалчык, ә мин һәрвакыт җиңеп чыгарга тиеш идем, һәрвакыт кабинетта утырып отчетлар язу, начальникка рапорт язу минем өчен түгел. Җинаятьче артыннан илдән – илгә йөрү, көн-төн засадада утыру, куыш, атыш - менә ничек күз алдына китерәм мин бу профессияне.
Һәм мин үзем өчен карарга килдем – мин дә әтием кебек милиционер булам һәм кешеләрне явызлардан яклап, җинаятьчеләрне эзлим!
Мин үземнең әтием һәм аның профессиясе белән горурланам!
Пчёлки на разведках
Серебряное копытце
Компас своими руками
Лепесток и цветок
Рождественские подарки от Метелицы