Һәр халыкның тарихы сәхифәләрендә җуелмас эзләр калдырган әсәрләр - шигырьләр, җырлар була.Аларның кеше күңелен яктыртуы,җылытуы,тормышына ямь бирүе еллар узу белән дә кимеми.Кайберләре исә,торган саен игътибарны ныграк җәлеп итә, буыннардан буыннарга күчә-күчә, иң кадерлемирас булып,югалмыйча саклана.Татар халкының җыр поэзиясе тарихындагомерен шундый үлемсез җырларга багышлаган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Зәйнашева да бар.
Вложение | Размер |
---|---|
golshat_zynasheva_izhatynda_ruhi-hlakyy_kyymmtlr_hm_alarnyn_halykchan_yangyrashy.docx | 31.68 КБ |
”Гөлшат Зәйнашева иҗатында рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм аларның халыкчан яңгырашы” темасына фәнни- тикшерү эше.
Эшне башкарды: Камалова Инзилә
План.
1.Халык җырларына аваздаш иҗатының популярбулуының алшартлары.
2.Йөрәктән чыккангына йөрәккә барып җитә.
3.Шагыйрә иҗатында тормыш чынбарлыгының сәнгатьчә чагылышы.
4.Әдипнең бөеклеге гадилектә.
Яннарына барам кешеләрнең
Фикерләрен ишетеп карарга.
Җырларымда телим гомерем буе
Алар рухы белән янарга .
С.Хәким.
Һәр халыкның тарихы сәхифәләрендә җуелмас эзләр калдырган әсәрләр - шигырьләр, җырлар була.Аларның кеше күңелен яктыртуы,җылытуы,тормышына ямь бирүе еллар узу белән дә кимеми.Кайберләре исә,торган саен игътибарны ныграк җәлеп итә, буыннардан буыннарга күчә-күчә, иң кадерлемирас булып,югалмыйча саклана.Татар халкының җыр поэзиясе тарихындагомерен шундый үлемсез җырларга багышлаган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Зәйнашева да бар.
Ярты гасыр дәвам иткән күпкырлы иҗаты, ике йөздән артык җәүһәрдәй җырлары беләншигърияттә мәйдан тотып,дөньяның бөтен төбәкләренә сибелеп яшәгән татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә ГөлшатХисам кызы Зәйнашева1928 нче елның 13 нче гыйнваренда Тукай районы Иске Теләнче авылында туган.Әтисе Хисам абый кулак дип Архангельскигасөрелә.Берсеннән берсе кечкенә биш бала белән йорт-җирсез,ач-ялангач,хәерче хәлендә ялгыз калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Минзәлә районы Тәкермән авылында яшәүче туганнарына илтеп бирергә мәҗбүр була.ЯтимәГөлшатның бала чагы, яшүсмер еллары фәкыйрьлектә үтсә дә, ул белемгә омтыла.Минзәлә педагогия училищесын,1949 нчы елда Казан педагогика институтын тәмамлый.
ХХ гасырның 50 нче елларында әдәбияткә килеп,Г.Зәйнашева үз сукмагын, бердәнбер иҗади биеклеген шактый озак эзли,аны байтак гомер кичергәч кенә табу бәхетенә ирешә.Күп сикәлтәләр,каршылыклар үтеп,шагыйрә үзенең күңеле сораган, иҗатмөмкинлекләрен киң мәйданнарга яңгыратырлык, башкаларны кабат- ламастай үз сукмагын таба. Иң әһәмиятлесе шул: шигъриятьнең гаятьүзенчәлекле, халык авыз иҗаты белән турыдан-турыбәйләнгән җыр жанры белән халыкның күңелен биләп ала ул.”Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә”,-диләр.Шуңа күрә дә аның җырлары дулкынландыра, сөендерә,моңландыра,зур хакыйкатьләр турында уйлата.Халкыбызныңкүренекле композиторларыА.Ключарев,М.Мозаффаров,Р.Яхин аның күңелләргә шифа булып,үзләре үк җырлап торучышигырьләренә көйләр иҗат иттеләр.А.Ключарев көй язган “Туган ягым-Татарстан” җыры мәшһүр җырчы якташыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан төшмәде.Татарстан радиосының чакыруы булып инде 50 елдан артык татар дөньясын берләштерү гимны булып яңгырый:
Кая гына китеп, кайларга бармадым,
Сагынып кайттым Иделем таңнарын!
Бу шигыре белән авторкүпме еллар дәверендә халкы күңелендә “Бәхет биргән җире Татарстан” белән горурлану, аңа соклану хисләре тәрбияләгән.Халык җырларына аваздаш яңгыраган шигырьләре, үзләреннән-үзләре көй сорап,талантлы композиторлар кулына килеп керәләр һәмтиз арада таралып китеп,халык җырларына әвереләләр.
Г.Зәйнашева җырларының шулай тиз халыклашып китү сәбәпләре нәрсәдә соң? Минем уйлавымча,шагыйрьнең кеше күңелен үтә дә нечкә аңлавында һәм шуңа күрә аның уй-кичерешләрен, рухи ихтыяҗын нәкъ аныңча әйтеп бирү осталыгындадыр. Ә моның өчен үз халкыңның дөньясын, гореф-гадәтләрен, аның тирәнгә яшеренгән йөрәк тавышын ишетә белү зарур.Халык сине үзенең тиңе итеп яратсын, якын итсен өчен, аның канына ана сөте белән сеңгән моңын тою да кирәк.
Гөлшат апа нәкъ шундый шагыйрә дә инде.Әйтик, аныңбик күп бәхәсләргә азык булган “Менәргә иде Урал тауларына” шигыренең иң аһәңле, популяр җыр булып таралуының сере нәрсәдә булды икән соң? Мөгаен,милләтебезнең талантлы моң иясе, якташыбыз Илһам абый Шакировның композитор Мансур Мозаффаров көй язган бу җырын тиңе булмаган халыкчанлык һәм осталык белән башкаруында, сүзләренең шуларга эмоциональ тәңгәллегендә булыр.Авторлар мәһабәт Уралны матурлыкка,бөек эшләргә чакыручы киң күкрәкле баһадир кебек җанлы образ итеп кабул итәләр.Гомумән,шагыйрә иҗатында Кеше һәм туган як табигате –аерылгысыз бербөтен.Моңарчы халык җыры дип исәпләп йөртелгән “Ык буйлары” җырын алыйк.Ык елгасы,туган як чишмәләре, кичләре- аның якын дуслары, сердәшләре.Ык образы-җитез,үзе генә белгәнсерләр белән каядыр ашкынучы кыз, ләкин ул лирик геройга җан тынычлыгы бирә. Йөрәккә ял бирүчене кем генә якын итмәс икән соң?!
Бик сагындым Ык буйларын,
Ашыгып аккан суларын.
Ык сулары басар төсле
Йөрәгем ярсуларын.
Авыз иҗатының сүрелмәс җәүһәре булган халык җырларына тәңгәллекнең тиңсез үрнәге бу! Моңа ирешү өчен зур талант иясе булу кирәк.Кайда гына йөрмәсен, хезмәте белән кайларга гына барып чыкмасын,туган як образы аның белән янәшә.Сагынуы сагыну гына түгел аның, ә “сагыш дигән тирән күл”:
Туган яктан ерак китеп, диңгезләр кичтем,
Сагыш дигән тирән күлнеңсуларын эчтем.
Лирик геройның туган ягы- тау башында бакчасы, тальян гармун моңы, онытылмас дус-ишләре белән бергә үткәргән кичләре.Бик күпләребез кебек, ул да бәхетен читтә түгел, туган ягында таба.Анда бар да гади: кипарислар, хөрмәләр, бананнар түгел,таллар,миләшләр,баланнар үсә.Йолдызлар да яктырак, ай да нурлырак, бәрәңге бакчасы да ямьлеанда.Бу- лирик геройның яшәү рәвеше,шуңа күрә җаны-тәне белән сөя ул аларны.Шушы хисләрнеүтә дә җиңеллек, гадилек белән әйтеп бирү өчен шагыйрьнең халык баласы булып тууы кирәк булган.
Әдип теленең шигъри нәфислегенә сокланмый мөмкин түгел:ефәк кебексызылып аткан ал таңнар,серне ятларга түгел,гөлдән гөлләргә сөйләү.Авыр,тынгысыз хезмәт кешесеигенчегә үзе тир түккән басуларның кадерле, газиз булуын аңа якын булган эпитетлар,урынлы чагыштырулар белән тасвирлый ул.Таң сызылган сәгатьтә кырга чыга,гармун сыры буразнаны сыйпап сөя.Алардан аерылса,яна-көя.Бу хакыйкатьләрне укучыга җиткергәндә,шигъри ритм-рифма төзелешенең югары сәнгать дәрәҗәсендә булуына ирешә.
“Гадилектә- бөеклек”,-дигәннәр философлар.”Тибрәнә җыр күңелдә”җырында шагыйрә тормышямен, яшәеш асылын гаҗәеп осталык белән ачып бирә.Лирик герой фикеренчә,бәхет улкүп акчада да, матди байлыкта да түгел ,ә шулкадәр дә табигый, ясалмалылыктан ерак торган көнкүрештә:
Язын сыерчыклар кайтып, оясын тапса,
Бакчаларда алмагачлар шау чәчәк атса,
Кояш көлсә,ай елмайса илем күгендә,
Тибрәнә җыр дулкыннары минем күңелемдә.
Шундый гадәти генә тоелган,әммаүтә нечкә детальләрдән торган туган як сурәте авторның фәлсәфи гомумиләштерүләре белән үрелеп бара,сурәткә сурәт кушылып,уйга уйтоташып,халыкчан гыйбәрәләр белән яңгыраучы моң арта.Җырларның сүзләре гадилегебелән тиз истә кала,әмузыкаль аһәңнәре халык рухына туры килә, сүзләргә салынган мәгънәне дулкынландыргыч итеп ачып сала. ”Туган ягым - Татарстан”,”Менәргә иде Уралтауларына”,”Китмә,сандугач!” кебек югары яңгырашлы җырлары колач һәм караш киңлеге,хис тирәнлеге ягыннан классик музыкаль сәнгать тарихына керде. Г.Зәйнашеваның вакыт сынавын үткән башка җырларына әйләнеп карасак та,без аларның заман пафосына иярмичә,кешенең эчке халәтен үзенә генә хас җиңеллек белән тасвирлавына, табигыйлек белән яңгыравына сокланабыз.Аларда эчкерсезлек белән сугарылган җир кешесе кичерешләре,сокланырлык ритм-рифматөзелеше, профессиональ каләмосталыгы, халыкчанлык,искерми торган моң өстенлек итә.
Һәрберебезгә билгеле булганча, җәмгыятьнең бәяләп бетергесез кыйммәте-гаилә.Г.Зәйнашеваның “Аерылмагыз” җыры(Ч.Зиннәтуллина музыкасы) халык арасында инде күп еллар буе чын мәгънәсендә гаилә гимны булып яңгырый.Анда бәхетсезлек символы булган ялгыз аккошка,моңсу талларга сөялгән,сулар үргә акса да, сөйгәне белән бергә була алмаячагын уйлап үзәге өзелүче ялгыз гашыйкка һәркем чын күңелдән теләктәш.Чөнки сагыну, үкенеч,якыннарын югалту кебек тетрәндергеч хисләрне үз гомерендәбертапкыр гына булса да кичерми калган кешене табуы кыен.Барыбызга да мәгълүм:аерылышу-фаҗига.Шуныбулдырмый калуны аксиомага тиң кыска гыйбәрә белән әйтеп бирә:аерылмагыз, булсада сәбәпләре.Озын поэмалар биреп бетерә алмаслыкмәгънә салынган бу шигъри юлларга.Үз күңеленә ятышлы сүзләр белән халык рухына тәңгәл уйларын төп-төгәл шигъри осталык беләнтыңлаучыга җиткерү сәләте аны халыкның үз җырчысы итепүстереп,халык күңеле дигәниң олы, иң катлаулы һәм мактаулы дөньяга алып керде.Г.Зәйнашева үзенең җыршигъриятендә халык авыз иҗатыннан килгән,олугъ шагыйрьләребездән калган традицияләрне дәвам итеп,күп мәгънәләрне аңлаткан символларны табигый осталык беләнкулланып,әдәбиятыбыз тарихының кабатланмас таланты һәм горурлыгы булып танылды.
Тыныч табигатьле,үтә дә ярдәмчел, беркайчан,беркемгә авыр сүз әйтмәс (каләмдәшләре аны шулай хәтерлиләр)Гөлшат апа Зәйнашева инде менә ничәнче ел безнең арада юк.Быел бу талантлы якташыбызга 88 яшь тулган булыр идеӘ аның җырчы кошка ”Китмә, китмә,сандугач...Туган җирне калдырып”дигән мөрәҗәгате туган илнеяратуга чакырып, төрле кыйтгалар,төбәкләр буйлап сәяхәтен дәвам итә.Затлы җыр үзен ихтирам иткән халык кебек үк үлемсез.Исемең, затлы сүзең сәхнәләрдән яңгырап,язганнарың җыентыкларда урын алып, исемең киләчәк буыннар тарихында сакланудан да зуррак бәхет бар микән җиһанда?!
Җырлары дөнья классикасынакүтәрелгән якташыбызГ.Зәйнашева иҗатының чишмә башы- безнең Тукай районы Иске Теләнче авылы. Талантлы шагыйрәнең туган тиешле кардәшләре- бик күп Зәйнәшевләр-шул җирлектә яшиләр, ул данлаган йөгерек дулкынлы иген басуларында игелекле хезмәтләрен куялар. Анда мәшһүр җырчы Илһам Шакировка музей ачылды.Гөлшат апаның яшьлектәге эзләре калган урман куенында балкып утырган бу бинадааңа багышланган бер зал җиһазланса иде дип телим мин.Ни генә дисәң дә, әдәби иҗат өлкәсендә татар хатын -кыз язучыларыннан иң беренче булып дәүләт бүләге –Тукай исемендәге премиягә лаек булган бит ул.Минем туган авылым Шөкрәледә дә аның бертуган апасы, гомере буеукытучы булып эшләгән Галия апа Мөхәммәтова, ачлык-ялангачлык елларында туганы белән аерылуны күз яшьләре белән искә алып,Гөлшат апаны бик сагынып яшәде.Үткән көз инде ул да 88 яшендә безнең арадан мәңгелеккә китеп барды.
Күп кенә районнардаүз якларыннан чыккан күренекле шагыйрьләр, язучылар хөрмәтенә алар исемендәге премияләр булдырылып, яшь талантларга тапшырыла, урамнарга исемнәре бирелә.Мәсәлән, С.Сөләйманова, Ф.Хөсни, Ш.Маннур, Г. Исхакый, Г.Афзал, К.Булатова якташлары үз талантларын шулай зурлыйлар. Ярты гасыр буе җырлары белән матурлыкны данлаган, гаделлеккә, тугърылыкка өндәгән, туган ягы гүзәллеген мәңге күреп туймаган, гади кеше күрмәгән матурлыкны кабатланмас осталык белән кеше күңеленә салып,, яшәүнең ямен тоярга өйрәткән шагыйрәбез дә мондый хөрмәткә һичшиксез лаек,минемчә.
Җыр ул-халык тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге.Дастаннар укып, халкыбыз тарихын белгән кебек,җырлар аша да аның язмыш юлларын ишетәбез. Димәк, тарих тәгәрмәчен корал тотып, кан-яшь коеп кына тәгәрәтмиләр, анда үлемсез җырлар белән дә эз калдырып була.Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның татар җыр поэзиясехәзинәсендәге ике йөздәнартык җыры халык хәтерендә икән, димәк, ул –тарихта эзле шәхес!Татар әдәбиятының данлы тарихы күгендә якты йолдыз булып балкып торучы Кол Гали, Тукайлар,Туфаннар, Хәкимнәр яктылыгында нурлары һич тә ким булмаган Гөлшат йолдызы да мәңге балкыр .Шагыйрь, Тукай бүләге иясе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев күптән түгел генә үзенең чыгышында : "Язучыга иң зур һәйкәл- аның иҗатын халык арасында пропагандалау",- диде. Бу һәйкәлләргә эзне суытмыйк!
Кулланылган әдәбият:
1.Г.Зәйнашева.Илле җыр.Казан, 1988 нче ел.
2.Г.Зәйнашева.Сайланма әсәрләр.Казан,2006 нчы ел.
3.“Җырлап ачыла күңел”.Казан,1993 нче ел.
4.”Истәлекләр, мәкаләләр.”Гөлшат Зәйнашева”Казан, 2011 нче ел.
5.“Казан утлары”. 2008 нче ел, №1.
6.“Мирас” журналы, 2001 нче ел №8.
7. С.Хәким. Сайланма әсәрләр.Казан, 2006 нчы ел.
Искәрмә. ” Туган җирем – Татарстан”, “Китмә, сандугач!”,”Менәргә иде
Урал тауларына”, ”Ык буйлары”, “Аерылмагыз” җырларыныңкирәкле урыннарда аудиоязмаларыннан өзекләр яңгырый, шагыйрьнең фоторәсемнәре күрсәтелә.
Диг
т
т
яТ
х
Кто самый сильный?
Любимое яичко
Весенние чудеса
Как зима кончилась
Новогодние гирлянды