Минем булачак һөнәрем темасына инша.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_bulachak_honrem.docx | 16.63 КБ |
Бала туа, үсә һәм Кеше була. Бер кайгысыз балачак, мәшәкатьле мәктәп еллары белән алышына. Төрле түгәрәкләр, күңелле кичәләр, кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар белән беррәттән сиздермичә генә чыгарылыш көне якынлаша. Барлык баланың башында бер уй: ничек ялгышмыйча үзеңне табарга?
Һәрбер укучы үз гомерендә төрле адымнар ясый. Шуның иң мөһимнәренең берсе – һөнәр сайлау. Сайлый башлар алдыннан башка төрле-төрле әллә нинди уйлар килә. Үзеңне я бер рольдә, я икенчесендә итеп хис итәсең. Балачактан бөтен кызлар да диярлек җырчы, биюче, актер булырга хыяллана. Ә малайлар арасында космонавт булырга теләмәүчеләр бик сирәктер ул. Ләкин балачак хыялларын бик сирәк кеше генә тормышка ашыра.
Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны салып ташлап та, еш алыштырып та булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.
Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым. Танылган тикшерүчеләр, табиблар , укытучылар , артистлар турында китапларны күп укыдым.
Мин дә бу темага күптәннән инде уйланып йөрим. Якында гына кондитер фабрикасы булганлыктан, үземне шунда итеп күз алдына китереп карыйм. Кызыктыра, ләкин минеке түгел.
Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Хәзер бөтен уйларым белән мин медицинада. Бу кешеләр безгә сәламәтлек өләшүчеләр. Көчен , сабырлыгын кызганмыйча авыруларга үзләренең шифасын бирүче, язмышларны дәвам итүче. Шуңа да һәр кеше медик була алмый. Аның өчен табигатьтән табиб булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр минемчә бик хак әйтелгән. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Мәсәлән теш авыруын сарымсак белән, аяклар сызлавын бака үләне белән, баш авыртуына әрем һәм мәтрүшкә суы эчеп үз-үзләрен дәвалаганнар. Минемчә, үзең ярдәм иткән кешенең сөенүен күрү нинди бәхет бит ул. Чын табиб өчен шуннан да бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул. Алар : бөркетнеке кебек үткен күзләре, юлбарысныкы кебек кыю йөрәкләре, яшь киленнеке кебек йомшак һәм җитез куллары булган кешеләр. Аларның девизы: кешегә зыян салмаска, эшләргә, яшәргә һәм көрәшергә. Безнең авылдагы шәфкать туташларыбыз бик яхшы. Кайчан гына алардан ярдәм сорама, алар шат күңел белән бик теләп булышалар, кулларыннан килгәнне эшлиләр.
Хак сүз: без булдырабыз!
Үстерәбез. Дәвалыйбыз.
Терелгәнгә куанып,
Дога кылып торабыз.
Үзебез эшләгән эшкә
Арта хөрмәт.
Иң соңгы казанышны
Йөрмибез читтән эзләп.
Ниһаять , дәваладык диеп,-
Дөньядан яшь алабыз
Тайпылмасак шул юлдан,
Әлбәттә, булдырабыз!
Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.
Есть в осени первоначальной...
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Акварельные гвоздики
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Два петушка