Укучының әкият язуы
Вложение | Размер |
---|---|
Иҗади эш.Хикәя Сынау | 17.9 КБ |
Сынау. Сугыш бетү бөтен җиргә шатлык алып килде.Ул безнең гаиләне дә куандырды.Әниненең :
Бенең гаиләне дә куандырды ,дип әйтүем юкка гына түгел иде.Сугыш бетәргә 2 ай калгач,әтидән үлгән хәбәре килде.Шул вакытта әнинең сабыр гына чаршау артында елауларын әле дә булса хәтерлим.Әнинең сабырлыгына шулхәтле исем китә.
Озакламый без әнинең төп йортында яши башладык.Гаилә ишле.Без дә кул арасына керә башладык.Йорттагылар “әти”дип өзгәләнеп дәшкәндә безнең дә “әти”дип дәшәсебез килде.
Шул елның көзендә гаиләбезгә тагын бер кайгы килде.Энем авырып китте,тиз арада мәрхүм булды.
Көннәрдән беркөнне әнине бер иргә димләделәр.Әни мине үзеннән калдырмады.Янә яңа йорт,яңа гаилә,яңа кешеләр.Ияләшү бик читен булды.Әнигә сүз китермәс өчен,мин кечкенә генә кулларым белән эшләдем,сөйлисе килгәндә дә сөйләмәдем.Әнине гел :”Икеләтә эшлә.үзең генә түгел,әрәмтамагың белән килдең”,-дип әрләүләрен еш ишетә идем.Йокларга яткач,юрган астында шыпырт кына елаган чакларым күп булды.
Әти дип әйтергә хыялландым, тик әйтүләре генә читен иде.Күрше әбиләр: -Әтиең эштән кайтканда, каршысына чык та ,”Әти нихәл кайтасыңмы?”-дип әйт диләр. Картлар сүзе хикмәтле с үзләр диләр, дөрес икән.
Беркөнне, урманнан утын алып кайтканда, каршысына чыктым. Көн эссе, яңгырлар юк вакыт иде.
-Эчәсең килгәндер,мә,су эч,әти, -дип чүмеч белән су бирдем. Ул да миңа ачык сарай күрсатте.
-Рәхмәт,кызым, -дип,аркамнан сөйде.Ул көнне мин бәхетле кешеләрнең берсе идем.
Көн артыннан көн үтте. Гаиләбез артты.Энем туды. Игътибар аңа артты. Әни фермада эшли иде.Иртәгә сәгать 4 тән әни эшкә киткәндә, мине уятып калдыра иде.Энекәшем елап уянса, аны юатырга,ашатырга тиеш идем мин.Бервакыт ,уйнаганда, ялгыш энекәшемне егылтырган өчен, үги әбинең суктырганы күңелемнән бер дә китми.
Әни күпме генә эшләсә дә, ярый алмады.Тормышлар авыр иде.Туйганчы ашау,туйганчы йоклау рәхәтлекләренә ирешмәдем мин.Укулар башланды. Мәктәптән к айтканда, үз әтиемнең әниләре , әбиләр урамыннан утә идем мин.Шуннан үтеп йөрү – мине бәхет итте.Минем кайтуны әби саклап тора иде капка төбендә.Күрәсең, әти төсе булып, мине якын иткәндер.Башта кысып-кысып кочаклый иде,аннары бит алмамнан и үбә иде,и үбә иде,бөтен битемне суландыра иде.Елаганын сизми идем.Әби дә сабыр гына, сиздермичә генә елагандыр, күрәсең.Мин аны хәзер генә аңладым.Аннары чүпрәккә төреп:
-Шыпырт кына ашап йөр ,әтиең бае булыр, - диеп ипи,шикәр кисәге бирә иде.
Укып бетереп,эшкә киттем.Акча эшләп,туйганчы ашап-эчеп ,гомер итә башладым . Әни әллә күпме арттыра алмады.Тик аның булуы, аның акыллы киңәшләре миңа бик кирәк иде.Эшли башлап ,беренче хезмәт хакына әти-әнигә күчтәнәч алып кайту аларны шатландырды.
Менә кияүгә дә чыктым.Килен булдым...Каенанам усал иде.Язмышым шундый булгандыр ,күрәсең ,тормышта гел ярап яшәргә туры килде миңа...
Тәрәзәдән табигатьне күзәттем. Көзге ачы җил сызгыра .Ничә көн рәттән гел яңгыр ява. Әйтерсең минем тормышым. Яңгырга кушылып, минем дә әкрен генә җыерчыклы битемнән яшь ага ,күңелем тыныч кына елый. Күрше кызы чаба-чаба кайтып бара. Әтисе каршысына йөгереп килә ,әтисе аны күтәреп ала.Нинди бәхет!Шуннан минем дә балачагым янәдән искә төшә. Сугыш минем Әтине юк итте,сугыш.Рәхәтләнеп , туйганчы әти дип әйтергә ,”әтием” дип яратырга ирек бирмәде.Хәзер сугыш та юк,күрә торып балаларын әтиләреннән аеручы аналар бар.Аларга кычкырып”алай эшләмәгез! Дип әйтәсе килә..
Балаларым да башлы-күзле булды.аларга беренче теләгем: “Ятим итмәгез балаларыгызны.кушылдыгыз икән, тигезлектә үстерегез,мәңге бәхил түгел теләгемне үтәмәсәгез,-дидем.
Тормыш кешегә сынаулар әзерли тора. Адәм баласына тормыш итү өчен сабырлык кирәк...
ТР Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Гөлүзә (укытучысы: А.М.Максудова)
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Фокус-покус! Раз, два,три!
Золотая хохлома
Девочка-Снегурочка
Рисуем ананас акварелью