Туган ягым антротопонимикасына
багышланган эзләнү –тикшеренү эше
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym_tarihyn_chagyldyruchy_mktp_muzee_gzasy_bularak.doc | 643 КБ |
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы
Мөрәле урта гомуми белем мәктәбе
ЯШЕЛ БИШЕГЕМ СИН, МӨРӘЛЕМ.
(Туган ягым антротопонимикасына
багышланган эзләнү –тикшеренү эше)
Башкарды: ХI сыйныф укучысы
Тимергалиева Динә
Җитәкче:Шәрәфиева Л.Ә.
Мөрәле- 2011
Мин – Кайбыч районы Мөрәле урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, туган авылым тарихын чагылдыручы мәктәп музее әгъзасы буларак, музейны экспонатлар һәм яңа язмалар белән баетуга өлеш кертергә тырышам. Якташыбыз Каюм Насыйри (аның туган авылы Шырдан безнең авылдан ерак түгел) башланган эшнең дәвамчысы булырга теләгем бик зур. Авылымның өлкән буын кешеләре белән очрашу- сөйләшүләр миндә күп кенә нәрсәләргә кызыксыну уята.Мәсәлән, аларның исемнәренең мәгънәләре. Шундый күп белүче Наилә апаның исеме нинди мәгънәгә ия икән? Гомумән, безнең авылда иң киң таралган исем нинди икән? Урман, кыр , болын, елга, тыкрык, чокырлар нинди исемнәр йөртә? Ни өчен? Үзем дә сизмичә мин татар тел гыйлеменең ономастика дигән бүлеге белән кызыксына башладым.
Кызыксынуларым нәтиҗәсендә туган уй- фикерләремне бер тәртипкә салып язып барырга уйладым.
“Җир йөзендә һәр әйбер дә ат алган,
Ат алганга, “атама”, -дип аталган.
Һәр атамада тирән сер, могҗиза,
Кеше гомере ике булса, икесен дә
Атамаларга бирергә мин риза.
Атамалар- милли мирас, рухи байлык
Һәм мәңгелек: түгел көнлек, түгел айлык”
дип язган күренекле галим Гомәр Саттаров.(галимнең туган авылы Мулла Иле дә безнең авылдан бик ерак түгел). Милли мирасыбыз – атамаларны барлау эшенә мин дә бик теләп тотындым.
Ономастика (грек теленнән. Onomastikos- исемгә бәйләнешле) ике мәгънәдә йөри. 1) Ялгыз исемнәрне аңлата һәм 2) Ялгыз исемнәрне өйрәнә торган лексикология фәне бүлеге. Ономастика ике зур бүлектән тора. Беренчесе –топонимика, икенчесе- антропонимика. Топонимика (грек теленнән topos –урын һәм onyma –исем, атама). Топономика шулай ук ике мәгънәдә кулланыла. 1) Нинди дә булса җирнең географик атамалар җыелмасы. 2) Географик атамаларны өйрәнә торган номастика фәненең өлеше. Туган ягымда еш яңгыраган топонимнар миңа бик якын. Аларның килеп чыгышы, тарихы турында шактый кызыклы материаллар тупладым.
Минем әлеге эзләнү – тикшеренү эшем түбәндәге бүлекләрдән тора:
1.Татарстанның гүзәл почмагы – Кайбыч районының кыскача тарихы.
2. Мөрәле топонимы тарихы.
3.Исемнәр, исемнәр, исемнәр...
Кайбыч топонимы тарихы
Республикабызның иң гүзәл почмагына урнашкан, 60 авылны берләштергән, Татарстанның Яшел Үзән, Югары Ослан, Апас, Чувашстанның Яльчик, Комсомол, Канаш, Янтик һәм Ормар районнары белән чиктәш ул Кайбыч.
Замана җилләре, чор сынаулары сынаган, тарих дулкыннарында үзенчә тибрәлгән халкыбыз хискә бай, нечкә күңелле. Ә андый кешеләр яшәгән җирлектә шигырьләр, җырлар туа, иҗат өчен илһам чишмәсе чыганагы баерак була. 21 крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, җиләк- җимеш совхозы, урман хуҗалыгы, сөт- май комбинаты, балык хуҗалыгы, кирпеч, катнашазык заводы хезмәтчәннәре барлык көчләрен һәм сәләтләрен тыныч тормыш, иминлек хакына юнәлдерәләр.Мул сулы Зөяле, балыкка бай Гөбнәле, сихри күңелле, саф сулы чишмәле, урманлы, әрәмәле Кайбыч табигате белән генә түгел, тырыш халкы белән дә горурлана.
Безнең якның кыю, эшчән халкы, мәшһүр шәхесләре Ватаныбыз, халкыбыз тарихында тирән эз калдырган. Талантлы фән, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре –ягыбыз горурлыгы. Прозаик,
шагыйрь, 45 исемнән артык китаплар авторы, ГабдуллаТукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый чорында иҗат иткән, тумышы белән Чүти авылыннан булган Зариф Бәшири, Кошман авылы үстереп биргән язучы һәм шагыйрь Әбрар Сәгыйди, Олы Кайбыч чишмәләреннән илһам алган язучы Әбрар Шамин кебек үткән буын затләры татар әдәбияты тарихында танылган шәхесләр. Кайбыч урманнарыннан искән җилләр шавын тыңлаган, чишмәләр челтерәвен ишетә алган, табигатьнең серен аңлаган җан иясе каләмгә тотынмый яки җырлап җибәрми булдыра алмый. Элекке Кайбыч районы “Колхоз бригадасы” газетасы редакциясендә эшләгән чорда ук каләмен чарлый башлаган күренекле татар шагыйре, Андерсен, Тукай, М. Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Галиев (Олы Бакырчы авылы), танылган фронтовик- шагыйрь Гали Хуҗиев (Карамасар авылы), күпләгән шигырьләр, поэмалар авторы Мәгъсүм Хәкимов (Олы Кайбыч авылы) һәвәскәр шагыйрьләр.
Опера сәхнәсендә данга ирешкән сандугачлы ягыбыз сандугачы Галия Кайбицкая (Кече Кайбыч авылы), Вәли Галкин (Иске Тәрбит авылы), яки Көнчыгыш мөселман халыкларының үзенең музыкаль әсәрләре белән сокландырган күренекле композитор һәм директор Латыйф Хәмиди (Бүәле авылы), яки Республикабызда курчак театрына нигез салучы Татарстанның Халык артисты Фоат Таһиров (Шүширмә авылы), татар дөньясына җыр- моң белән хезмәт итүче танылган җырчыларыбыз Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина кебек атказанган затлар – Кайбыч төбәгенең горурлыгы, Тау ягында моң чишмәсенең, илһам чыганакларының саекканы булмады ягыбызның кыю, эшчән халкы мәшһүр шәхесләре образлары әдәби талант ияләренең кадерле иҗат җимешләрендә төбәгебезнең шигьри йөрәк тибеше, кайнар сәламе һәм ихтирамы булып җанлана.
Тау ягым син, туган ягым
Иң җылы бер почмагым.
1927 елның 13 мартында Свияжский кантоны таркалгач Кайбыч аерым район булып формалаша. Мөрәле Кошман волостена кергән. 1962 елда район Буа районы составына кертелгән. 1964 елдан Апас районына күчерелгән.
1990 елның 19 апреленнән Кайбыч районы яңадан оештырылды.
Мөрәле топонимы тарихы
Безнең авыл Татарстан Республикасы Кайбыч районы Мөрәле җирле үзидарәсенә карый. Мөрәле борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. 1565-1567 елларны эченә алган Зөя өязе теркәү кенәгәсендә Мәрәле авылы да теркәлгән, анда 82 йомышлы, 4 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. А. Артемьев түбәндәге мәгълүматны бирә: авылдагы 114 хуҗалыкта 336 ир- ат һәм 323 хатын –кыз яшәгән, анда гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. 1898 елгы хезмәттә Мөрәле авылында татарлар һәм руслар яшәгәнлеге ассызыклана.
Авыл аксакларының сөйләвенә караганда, хәзер без яши торган авылга Мөһергали исемле кеше килеп утырган һәм авылга үзенең исемен биргән. Мөрәле авылы элек хәзерге урыныннан бераз читтәрәк урнашкан иске зират янындагы Иске йорт дип аталган җирдә булган. Беренче күчеп килүчеләр арасында Үтәгән, Илмәт, Сәйкә нәселе кешеләре булган. Монда килеп утыручылар Буа якларындагы Мөрәледән килгән дигән фараз да бар. Бу күчүчеләр дулкынын Казанны Явыз Иван гаскәрләре алганнан соң чукындыру сәясәтенә каршы протест белән бәялиләр.Тора- бара авыл чик кизләве буена күчерелгән. Сазлыклы җир булу сәбәпле, халык хәзерге урынга күченгән. Мөрәле артык зур түгел. Анда Югары оч, Түбән оч, Тегәрҗеп (сыңар урам), Аръяк, Урман башы урамнары бар. Мәрәле авылы Бәрле су бассейнына утырган. Авыл урыны һәм аның тирә- юне элек калын кара урман булган, җирле халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен басу- кырларын урманнан чистартып чсаган. Урманнан чистартылган Ышна җире монда икенче төрле Урманга башалш дип атала. Халык тормыш- көнкүреш кирәкләрен булдыру өчен тимерчелек белән шөгельләнгән. Авылда ике җил (Гобәй һәм Хәмидулла) тегермәне, бер су тегермәне булган.
Су тегермәне Бәрле елгасына корылган. Тирә- як авыллардан он арттыру өчен бу авылга килгәннәр.
Авылда мәдрәсә булган,анда дин дәресләре, шәкертләрне Үз авылыннан булса да өйгә кайтармыйча 2 шәр атна укытканнар. 1917 нче елдан соң җәдитчә (кадимчә), гарәп хәрефләре белән белем биргәннәр. Директоры Шәфигуллин Ярулла мулла. Ул Казанда Мөхәммәдия
мәдрәсәсен бетергән, Г. Тукай белән бергә укыганнар Мөрәле авылында зур ШКМ (Школа колхозной молодежи) булган. Анда машина, трактор төзелешен өйрәткәннәр, слесарьлар, механизаторлар хәзерләп чыгарганнар. Аның җитәкчесеБадамшин Гариф. Тумышы буенча чиктәге Сатмыш авылыннан килгән. Монда Самат Шакир, Гали Хуҗи кебек күренекле шәхесләр белем алган ШКМга Зөя районы, Кайбыч, Апас, Югары Ослан районнарыннан килеп укыганнар.
Мәңгелеккә үтеп бара торган
Кешелекнең без бер буыны.
Алуп кара,
Әзеп ташлап кара
Чылбырдагы безнең урынны.
Революциягә кадәр авылда ярлы һәм урта хәлле крестьяннар яшәгән, Имана җирләреннән тыш, хәлле крестьяннарның сатып алган җирләре булган. XVI- XVII гасырдагы йомышлы татарлар дәүләт крестьяннарына әйләнгәч җир участоклары шул чорда да калган. Алпавытлар булмаган. 1921 нче елдагы ачлык авылны да читләтеп үтмәгән. Ачтан үлмәс өчен теләсә нәрсә ашарга туры килгән. Күмәк хуҗалыкларга берләшү 1929 елда башланган. Барлыгы 29 хуҗалык кергән. 1932 елга барлык хуҗалыклар да диярлек колхозга кереп беткән. Колхоз “Карл Маркс” исемен йөрткән.
Күмәк хуҗалык өчен терлекләр һәм атлар һәр йорттан алынган. Колхозга күрмәүчеләр арасында урта хәлле крестьяннар булган. Аларны кулак дип игълан иткәннәр. Ләкин авылым халкы нинди генә кыенлыклар килсә дә бирешми яшәвен дәвам итә. Авыр сугыш еллары да авылым эшчәннәренең яшәүгә булган мәхәббәтен какшатмый. Яңару, үсү төзелеш эшләре дәвам итә. Мисал өчен авылыбызда 1972 нче елда зур мәдәният йорты салына. Календарь бәйрәмнәре барысы да мәдәният йортында үткәрелә. Авылыбызның гүзәл почмагыда ике катлы мәхаббәт мәктәп бинасы урнашкан. Мөрәле мәктәбе элек –электән дә зур бай мәктәп булып танылган. 1930 елларда бай материаль –техник базасы, спорт залы, пиониносы булган мәктәпкә тирә -як авыллардан белемгә сусаган яшьләр җыела. Шул чорда базның мәктәптә булачак шагыйрь Гали Хуҗиев та укыган.
Мөрәле мәктәбе илебезгә күп кенә данлыклы шәхесләр биргән: курчак театры артисты Фоат Таһиров, күренекле татар генералы Ильмас Мифтахов һ.б.
Мәктәп белән 50 нче елларда күренекле шагыйрь, прозаик Самат Шакир җитәкчелек иткән.
Мәктәп бинасы
Авылыбызда 1995 елда мәчет ачылды. Мәчетне тергезүдә зур өлеш кертүче Фәргат Хәлил улы Сибгатов бу эштә зур көч куйды. Шул уңайдан мәчет “Фәргат” исемен йөртә, ягъни “Фәргат мәчете”. Авыл картлары һәр җомгада күңелләргә үтеп керерлек итеп моңлы тавыш белән азан әйтәләр.
Исемнәр, исемнәр, исемнәр...
Туган ягым топонимнары
Күренекле галим Г.Ф.Саттаров фикере буенча, “ономастика- тел белеменең (үзенә иң якын тармагы диалектология белән бергә) тел тарихын, халык тарихын, аның этник тарихын һәм этногенезын тикшерә торган бүлеге этнолингвистик состав өлешен тәшкил итә һәм бу гаять мөһим яңа тарихи- лингвистик фәнне (ягъни этнолингвистиканы) тудыра һәм үстерүдә ифрат зур рольуйный”.
Бу яктан тикшергәндә, атамалар дөньясы халыкның үткәнен, тарихын гына билгеләми. Ул аның рухын, гореф - гадәтләрен ачыкларга ярдәм итә. Моның турында Ф.Г. Гарипова түбәндәгечә яза: “Авылларыбыз, шәһәрләребез атамалары- безнең үткән тарихыбыз, ата- бабаларыбыз тарафыннан калдырган газиз мирасыбыз. Атамаларны үзгәртмичә, яңа куелган колхоз якт совхоз исемнәре белән алыштырмыйча, үзгәртелгән тарихи исемнәрне кире кайтарып, күз карасы кебек кадерләп саклау- һәрберебезнең намус эше”.
Бүгенге көндә татар теленең ономастикасы аеруча зур үсеш алды. Бу өлкәдә күп кенә галимнәр һәм тикшерүчеләр эшләп киләләр. Ономастиканың үсеше халыкның тарихи аңы уяну белән бәйле.Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова һәм башкалар эшчәнлеге нигезендә географик
атамалар өлкәсендә күп кенә кызыклы һәм мөһим ачылышлар ясалды.”Шулай итеп, татар халык географик терминнары һәм барлык төр ялгызлык исемнәренең (ономастиканың)
йөз меңгә якын берәмлеген үз эченә алган махсус банкы (бу очракта ономастиканы) булдырылды”,- дип яза Г.Ф.Саттаров үзенең хезмәтендә.
Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопонимика, антропонимика, антропотопонимика, этнотопонимика, ойконимика һ.б. мәгълүматлары) тел тарихы, тарихи лексикология, диалектология, халык тарихы, топо- һәм этногенез, этнография, крайны өйрәнү, археология, философия, этика һәм эстетика, геология, география, биология һ.б. кебек фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәрне тагын да үстерүдә үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр.
Г.Ф.Саттаров әйтүенчә, “географик объектларның атамалары (топонимнар) объектның үзе, аның тарихы һәм лингвистик табигате хакында күп төрле информация – мәгълүмат саклый. Бу мәгълүматларны өйрәнү белән топонимика фәне шөгыльләнә”.
Һәрбер телнең, шул исәптән татар теленең дә, күп тармакларны (гидрографик, орографик, геоботаник, зоонимик, ойконимик һ.б. терминнарны) үз эченә алган җирле географик терминологиясе һәм үзенчәлекле иҗтимагый бер организмын тәшкил итә.Менә шуңа топонимика- башлыча билгеле бер региондагы топонимик фактларны, күренешләрне һәм процессларны күпьяклы өйрәнеп, читен сорау проблемаларны дөрес чишәргә омтылып, ирешелгән объектив гыйлъми нәтиҗәләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкьдим итүче катлаулы комплекс фән ул.
Бүгенге топонимикада белгечләр аеруча антропотопонимика өлкәсендәге эшләрне башкардылар.Бу өлкә татар теле һәм тарихи өчен аеруча бай материал бирә һәм халык тарихының чиста битләрен ача. Чөнки тарихыбызда авылларны кеше (хәзрәт, оста, авылны башлап җибәрүче һ.б.) исемнәре белән атау киң таралган булган.
Туган ягым топонимикасына караган топонимнар җыелмасын түбәндәгечә системага салып күрсәтергә булдым:
Таулар
Чокырлар
Гөлминкә чокыры
Кырлар
Лашман кыры
Урманнар | Посадка |
| 1. Каен посадкасы |
| 2. Юкә посадкасы |
| 3. Нарат посадкасы |
4. Усак посадкасы |
Юллар | Сукмаклар |
|
|
| |
| |
| |
|
Елгалар | Инешләр | Чишмәләр |
Бәрле елгасы | Урта инеш |
|
Зөя елгасы |
| |
|
Чишмәләре күп булган чокыр
Күл исемнәре
Саз | Буа |
Мүкле күл | Үрдәк каз буасы |
Күпер исемнәре
Алан исемнәре
Дөрес, бу топонимнарның тарихы тирәнрәк өйрәнүне таләп итә, күбесенең ни өчен шулай аталуын ачыклап бетерәсе бар әле. Шуңа күрә аңлатмаларның бөтенесе дә күрсәтелмәде. Туган авылым Мөрәленең югарыда телгә алынган топонимнары тарихка кереп калып, киләчәк буыннарга да барып ирешергә тиеш дип саныйм мин.
Антропонимнар
Антропонимика – (шулай ук грек теленнән антро- кеше һәм onyma –исем, атама ),- кешеләрнең ялгыз исемнәренең, аларның чыгышын, таралышын, җәмгыяви кулланышын һ.б.
өйрәнә торган ономастика фәненең өлеше.
Татар телендә антропонимика өйрәнү зур үсеш алды. Бүгенге көндә бу өлкәдә Г.Ф.Саттаров һәм аның шәкертләре зур эш алып баралар.
Соңгы йөз ел эчендә татар антропонимикасы шактый үзгәрешләр кичерде. Татар исемнәре системасы тарих эчендә берничә тапкыр киң борылышлар ясады. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, экстралингвистик фактор белән аңлатыла. Г.Р.Галиуллина фикере буенча, “после принятия Ислама относительно продолжительное время система личных имен татар развивалась по одному направлению. Это- внедрение арабо-персидских имен и их распространение во всех слоях населения ”.
Октябрь инкыйлабы, әлбәттә, ономастикада кинәт борылыш ясау сәбәбе булып тора.
Соңрак, татар антропонимикасы тагын үзгәрешләр кичерә. Әйтик, 20- 40 нчы елларда шул ук хезмәт буенча, түбәндәге юллар буенча үсеш ала: “обновлялся состав традиционных имен; вошел обиход совершенно чужой, новый пласт личных имен; изменилось содержание именника”.
Ә соңгы елларда (XX гасырның 90 нчы елларыннан башлап ) исемнәргә карата караш шулай ук үзгәрде. Хәзерге чорда татар халкы яңадан үз исемнәренә кайтарга омтыла. Икенче яктан, татар милләтендә Ислам диненә караган исемнәр яңача кайта башладылар. Бу өлкәдә махсус исемнәр җыентыклары чыкты. Мәсәлән, Салихҗан X. “Балабызга матур исем кушыйк”, Саматов Г. “Татар –мөселман исемнәре”, Г. Саттаров “Исемең матур, кемнәр куйган” һ.б. Бу исемлекләрдә, әлбәттә, ислам диненә караган исемнәр генә бирелгән. Монда ук “кирәкмәгән” исемнәр дә китерелә. Мәсәлән, Римма, Рамил кебек исемнәрне Ислам кушмаска өнди.
Безнең авылда хәзерге вакытта күбрәк алынма исемнәр кулланыла. Шул ук вакытта гарәп- фарсы теленнән кергән исемнәр дә кулланышта йөри.
Безнең авылда иң еш очрый торган хатын - кыз исемнәре: Адилә, Алия, Гөлия, Алинә, Лилия, Миләүшә, Эльвира, Эльмира, Энҗе.
Безнең авылда иң еш очрый торган ир - ат исемнәре:Айрат, Марат, Илнар, Илназ, Илфар.
Туган авылымда яшәүче барлык кеше исемнәрен барлап, аларны алфавит тәртибендә урнаштырдым. Эзләнү – сорашулар барышында кушаматларны да барлап бардым.
Ир- ат исемнәре: Азат, Айдар, Айрат, Алмаз, Альберт, Булат, Вадыйк, Вафа, Габделхак, Гайфулла, Галим, Гариф, Гатиф, Гашикъ, Гомәр, Дилүс, Динар, Зөфәр, Илгиз, Илгизәр, Илдар, Илдүс, Илназ, Илнар, Илнур, Илсур, Илсөяр, Илфар, Инсаф, Ирек, Искәндәр, Мансар, Мансур, Марат, Марсель, Мидхәт, Миңнегалим, Миңлегаян, Надир, Наил, Низам, Нияз, Нәби, Нәҗип, Равил, Радик, Раил, Рамил, Рәмис, Рафаэль, Рафил, Рафикъ, Рафис, Рашат (Рашад), Ренат (Ринат), Рифат, Рифкат, Ришат, Рәис, Рәхимулла, Рәшит, Самат, Сәлах, Сәлим, Тавис, Тәфкил, Тәлгат, Фатих, Фаил, Фаиз, Фидаил, Фирдәүс, Фирдәвес, Фирдүс, Фәнис, Фиршат, Фәргать, Фәрит, Хәбибулла, Хәбир, Хафиз, Шамил, Шафик, Эльмир, Эльфир, Эмиль, Әнәс, Әнвәр, Әгъләм, Әгъзам, Әлфир, Җәүдәт.
Хатын –кыз исемнәре:Адилә, Азалия, Айгөл, Алисә, Алия, Алсинә, Алсу, Альбина, Асия, Бану, Вәсимә, Вафирә, Галлия, Гөлия, Гөлнара, Гүзәлия, Гөлгенә, Гөлфия, Гөлүсә, Гөлҗиһан, Гөлфирүз, Гөлзада, Гөлфизә, Гөлфирә, Гөләйсә, Гөлназ, Галимә, Дилбәр, Дилә, Динә, Дайнә, Диләрә, Динара, Диләфрүз, Зилә, Зөлфия, Илназ, Илсинә, Илүзә, Илсөя, Илсөяр, Илфия, Ильвира, Илмира, Ләлә, Лилия, Ландыш, Люция, Луиза, Ләйсән, Люзия, Ләйлә, Марсилә,
Мәдинә, Маһинур, Миңлегөл, Мөнирә, Минзамир, Минсафа, Миләүшә, Мөршидә, Мәхмүдә, Мөнәвәрә, Мөсәмирә, Минҗиһан, Наүзат, Наилә, Насия, Накыя, Наҗия, Назирә, Нурзилә, Нурзидә, Нурия, Оркыя, Рауза, Рәзинә, Рәмилә, Равия, Рәхимә, Рәмзия, Рабыйга, Рания, Рәйхана, Рушания, Рәхилә, Регина, Резеда, Рәшидә, Рисалә, Роза, Руфия, Рузилә, Рәфидә, Сания, Саймә, Сабира, Сәвия, Талия, Тәслимә, Тәнзилә, Тәскирә, Фәүзия, Фәһимә, Фирәдә,
Фәридә, Фәнзилә, Флюра, Фирдинә, Фәхрикамал, Фания, Фатыйма, Хәйрикамал, Чулпан, Шәргыя, Эльвина, Эльмира, Энҗе, Эльвира, Язилә, Әминә, Әдилә, Әнисә.
Борынгыдан килә торган исемнәре: Сәүдәҗиһан, Минкамал, Гөлҗиһан, Гөлбану, Хәйрикамал, Миңлегөл, Минзәмирә, Фатыйма, Нурдидә, Маһинур, Минхәбир, Хәбибулла, Шәрхыя.
Ешрак очрый торган исемнәре: Адилә, Алия, Гөлия, Алинә, Лилия, Миләүшә, Эльвира, Эльмира, Энҗе.
Һәр авылда булган кебек безнең Мөрәле авылында да исемнәре кыскартып әйтү бар.
Мәсәлән:
Рәйхана- Рәйхан
Гөлҗиһан- Гөлҗи
Асиябану- Асия
Маһинур- Маһи
Гөлчәчәк- Гөлчи
Миләүшә- Миләш
Кәүсәрия- Кәүсәр
Фирдәүсә- Фирди
Хәйрикамал- Хәйри
Хәбибулла (Хобулла)- Хәбиб
Минхәбир- Хәбир
Гашыйгулла- Гашикъ
Вәдыйгулла- Вәдыйкъ
Габдулла- Габдул
Габделхак- Габдел
Мидхәт- Михый
Махикамал- Майкамал
Борынгыдан килгән сирәк кулланыла торган фамилияле: Чинаев, Каюмов, Мөхетдинов, Бикчәнтәев, Әмирханов, Юнусов, Фәтхуллин, Мәгъсүмов, Шагиморданов, Газизов, Шаохметов, Габитов, Җамалутдинов, Бикаев, Җаббаров, Мусаев.
Авылдагы нәсел кушаматлы исемнәре:
Туртый нәселе
Тукран нәселе
Әкташ нәселе
Шәхси кушаматлар:
Гариф Акбаш- башы ак.
Рәхимулла мая- сүз барышында мая сүзен еш куллана.
Вадик дәүбаш- башы зур булган.
Тәлгат куян- Урманда, басуда күп йөрергә ярата.
Фәһим повар- армиядә повар булып хезмәт иткән.
Искәндәр псих- тиз кабынып китеп кешегә җилкеренеп килә торган булган
Наил эләкче- сүз йөртүче булган.
Фирдәвес патша- бабасы хәерче булса да, үзен “мин” патша диеп йөрткән.
Әгъзам- пирчук
Ринат- кузыр
Әгъләм- чабата
Фәргат- кылтыр
Фәргать- күлүк
Рәис бытыккып- тотлыга
Әсван надан- һәрбер җыелышта халыкка надан диеп әйтә торган булган.
Хәлил- чыпчык
Әлфия- тапач
Гөлсинә- кәрүч
Рифат- күркә
Рәшит- кояш
Рәшит- тугыз йөрәк
Җәүдәт- җәүди җен
Кеше исемнәрен барлау белән генә чикләнмичә, күп кенә исемнәрнең мәгънәләрен дә аңлатырга тырыштым. Алда күрсәтелгән чыгынакларны файдаланып түбәндәге классификацияне булдырдым.
Мифологик, мәҗүси төшенчәләрдән татар милләтенә килеп кергән исемнәр.
- Аида (миф. Грек.)- әүвәлге грек халкы мифологиясендә җир асты убыр, мәетләр патшалыгы.
- Венера (миф. латин.)- әүвәлге Римләр мифологиясендә мәхәббәт, ләззәт.
- Марс (миф)- 1) Борынгы рим мифологиясендә сугыш алласы. 2) Планета.
- Рафаэль (дини яһүд)- Библиядә фәрештә исеме.
- Ромил- Ромилә, Рамил- Рамилә, Румил- Румилә (миф.латин.) – Ромул исемле Рим шәһәренә
нигез салучының исеме.
Урыс, көнбатыш Европа –христиан динендә булган халыклардан татарга кергән исемнәр.
-Алиса- Әлисә (немец)- чибәр.
- Альбина (латин)- ак йөзле.
- Альберт (латин)- атаклы.
-Регина (латин)- хан, патша хатыны.
-Руслан (славян)- әүвәлге урыслардагы “Еруслан”.
-Элмир- Эльмира (инглиз) –шәһрәтле.
-Эльфир- Эльфира (грек)- ирекле.
Фәнни, сәяси төшенчәләрдән барлыкка килгән ясалма исемнәр.
- Азалия (ботаник)- зур чәчәкле декоратив үсемлек
- Гөльнар (ботаник) –утлы гөл.
- Ирек (сәяси)- азатлык.
- Лалә (ботаник)- тюльпан
- Лиана (ботан)- Юлиана- Лилиана (ботан) – ак тюльпан.
- Лилия (ботан)- төнбоек (үзе төн, үзе боек).
- Радик (химик)- Радий. Радиактив химик элемент.
- Резеда (ботаник)- х уш исле зәңгәр гөл.
- Рим (геогр)- Италиянең башкаласы.
- Роза, Розалия, Розалина (ботаник)- роза гөле.
- Тәвис (зоол)- тәвис кошы.
- Эльвира (геогр)- Испаниядә зур тау.
Гарәп, фарсы, яһүд телләреннән татарга кергән исемнәр.
- Ильнар (гарәп)- ил уты
- Рамис- Рамисә (гарәп) –сал агызучы.
- Рания, Рәния (гарәп) –төбәп караучы кыз, хатын.
- Рафил, Рафилә (гарәп)- купшы ир, хатын.
- Рафис, Рәфис, Рафисә, Рәфисә (гарәп)- аяк белән этеп, тибеп торучы.
Сүзнең аерым хәрефләреннән, иҗекләреннән кыскартылып, революцион төшенчәләрдән ясалган, ясалма исемнәр аббревиатуралар.
- Дамир- Даешь мировую революцию.
- Ленар - Ленинская Армия.
- Ренас - революция, наука, союз.
- Ренат - революция, наука, труд.
- Марат - Жан - Поль Марат - буржуаз француз революциясенең җитәкчеләренең берсе.
- Марсель – Марсиль- Марсель Кашен. Франция эшчеләр хәрәкәте җитәкчесе.
Авылыбызның ихтирамга лаек өлкән кешеләре – Равия апа һәм бик күп белүче аяклы тарихыбыз - Наилә апа
Бүген, милләтебезгә муафыйк булган мөселман исемнәре.
- Гадил- Гадилә, Адил- Адилә, Гадел, Адел- Аделә, Аделина (гарәп)- турылыклы.
- Айрат (гарәпчә Хайрат) хайран калырлык.
- Айсылу – ай кебек сылу.
- Асия (гарәп)- дәвалаучы, юатучы.
- Дил- Дилә, Диләра (фарсы)- акыл, калеб, күңел.
- Динә (гарәп) – Ислам диненә инану.
- Зөфәр (гарәп)- җиңүче.
- Илдар- Илдария (татар, фарсы) –ил дусы.
- Илназ (татар, фарсы)- илнең назы.
- Илнур (татар, фарсы)- илнең нуры.
- Илсинә (татар, фарсы)- илнең күкрәге
- Илшат (татар, фарсы)- ил шатлыгы.
- Илһам- Илһамия- иҗади дәрт, рухлану.
- Инсаф- Инсафия (гарәп) – инсафлылык.
- Камил- Камилә (гарәп)- һәръяктан да төгәл, җитешкән.
- Ләйлә (гарәп)- кара чәчле.
- Ләйсән (гарәп) –йомшак, шифалы яңгыр.
- Мансур –Мансура (гарәп)- җиңүче.
- Мидхәт (гарәп)- мактау, данлау. Аллаһыны данлау.
- Мәдинә (гарәп)- изге шәһәр.
- Наил- Наилә (гарәп)- бүләккә лаек.
- Нияз- Ниязия (фарсы)- үтенү, ялвару.
- Рави- Равия (гарәп) –яшүсмер, язгы кояш.
- Раил- Раилә (гарәп) –нигез коручы.
- Раушан- Рәүшан, Раушания (фарсы) –нур иясе.
- Рашат (гарәп)- акыллылык.
- Рифат, Рифхәт (гарәп)- югары дәрәҗәле.
- Ришат (гарәп)- туры юлдан баручы.
- Рәмзия (гарәп)- үрнәк, билге.
- Рәшид- Рәшидә (гарәп)- дөрес юлдан барган бәндә.
- Рөстәм (фарсы)- каһарман.
- Сания (гарәп)- икенче кыз бала.
- Таһир- Таһирә (гарәп)- саф, гөнаһсыз.
- Фәргать (гарәп)- күркәмлек.
- Хафиз- Хафизә (гарәп)- күңелдән Коръәнне сөйләүче.
- Шамиль- Шамилә (гарәп)- изге сыйфатлар белән бизәлгән.
- Әлфинур (гарәп)- мең төрле нур.
- Әлфия (гарәп)- мең яшәр.
- Әнвәр- Әнвәрия (гарәп)- үтә нурлы.
Үтә дә кызыклы һәм мавыктыргыч эзләнүләрем бу урында туктап калмаячак, чөнки минем барысы да алда әле.
Хезмәтемне Дагстан халык шагыйре Гамзат Цатаданың шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем.
Файдаланылган әдәбият
1.Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясына сәяхәт”, Казан, 1992
2.Г.Ф.Саттаров “Исемең матур, кемнәр куйган?” Казан,1989
3.Салихҗан X. “Балабызга матур исем кушыйк”
4.Саматов Г. “Татар –мөселман исемнәре”, Казан, 1996
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Каргопольская игрушка
Юрий Алексеевич Гагарин
Золотой циркуль
Проказы старухи-зимы